Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ

    2012 елның дүртенче кварталы йомгаклары буенча Биектау муниципаль районының иң яхшы оешмасы конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре арасында - Красносельский авыл җирлегенең "Рябинушка" балалар бакчасы, мәктәпләр арасында - Ямаширмә урта мәктәбе, авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, предприятиеләр арасында - "Тулпар-геликоптерс". Болар финанс-хуҗалык эшчәнлегендә һәм социаль-икътисади...

    2012 елның дүртенче кварталы йомгаклары буенча Биектау муниципаль районының иң яхшы оешмасы конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
    Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре арасында - Красносельский авыл җирлегенең "Рябинушка" балалар бакчасы, мәктәпләр арасында - Ямаширмә урта мәктәбе, авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, предприятиеләр арасында - "Тулпар-геликоптерс". Болар финанс-хуҗалык эшчәнлегендә һәм социаль-икътисади үсештә югары күрсәткечләргә ирешүчеләр. Агымдагы атнаның дүшәмбесендә олы планеркада район башлыгы Р.Г.Кәлимуллин әлеге оешмаларның җитәкчеләренә кубоклар һәм акчалата сертификатлар тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: