Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Иң яхшы муниципаль берәмлек башлыгы Биектау районында эшли һәм яши

    Биектау муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин җирле үзидарә органнарында 20 елдан артык эшли инде. Хезмәт биографиясен ул мәктәп елларында ук Саба районы Теләче авылында киномеханик булып башлап җибәрә. Шуннан бирле узган еллар Рөстәм Кәлимуллин өчен көчле, энергияле, нык ихтыярлы җитәкче дәрәҗәсенә ирешү мәктәбе була. Зур...

    Биектау муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин җирле үзидарә органнарында 20 елдан артык эшли инде.

    Хезмәт биографиясен ул мәктәп елларында ук Саба районы Теләче авылында киномеханик булып башлап җибәрә. Шуннан бирле узган еллар Рөстәм Кәлимуллин өчен көчле, энергияле, нык ихтыярлы җитәкче дәрәҗәсенә ирешү мәктәбе була. Зур тәҗрибәсен һәм оештыру сәләтен истә тотып, 1992 нче елны аны яңа оешкан Теләче районы башлыгы итеп билгелиләр. 2002 нче елдан башлап, ул тугыз елга якын Мамадыш районын җитәкли.

    2010 нчы елның ию-неннән Рөстәм Кәлимуллин - Биектау муниципаль районы башлыгы. Ул җитәкчелекне кабул итеп алганда, район үсеше кыенлыклар кичерә иде. Эшкә тотынуының беренче көннәреннән үк, Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрне һәм аларның толларын торак белән тәэмин итү, мәктәпләр, мәдәният йортларын, башка объектларны төзекләндерү кебек зур масштаблы программаларны нульдән диярлек башлап җибәрергә, су белән тәэмин итү, газ кертү, юлларны төзек-ләндерү һәм яңаларын салу проблемаларын хәл итәргә туры килә аңа.

    Соңгы елларда ирешел-гән уңышлар - район башлыгы һәм аның командасының, хезмәт коллективларының, туган яклары язмышына битараф булмаган хезмәт сөючән биектаулыларның тырышлыгы нәтиҗәсе.

    - Республика конкурсында җиңү, безнең барлык казанышларыбыз - район халкының уртак тырышлыгы белән ирешелде, - дип ассызыклады Рөстәм Кәлимуллин.

    Биектау районына ул җитәкчелек иткән дүрт елдан артык вакыт эчендә барлыгы 765 фатирлы 16 күпкатлы йорт төзелеп файдалануга тапшырылды, Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр һәм аларның толлары торак белән тәэмин ителде. Ипотека төзелеше программасын тормышка ашыру масштабы да киңәйде. Хәзерге вакытта 453 фатиры булачак 6 торак йорт төзелә, тагын 9 күпкатлы йорт төзү планлаштырыла. Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасы нигезендә 721 кеше торак шартларын яхшырта.

    Социаль, мәдәният, көнкүреш объектларын эшләтүгә һәм торак фондын тиешенчә карап тотуга зур игътибар бирелә. Бу чорда 19 мәктәп, 13 мәктәпкәчә балалар учреждениесе, район мәдәният йорты һәм 14 мәдәният учреждениесе, үзәк район хастаханәсе биналары, 32 сәламәтлек саклау объекты капиталь төзекләндерелде, күпфатирлы 36 йортка капиталь ремонт ясалды, полиция участок уполномоченныйлары өчен 4 йорт файдалануга тапшырылды, районның 5 торак пунктында модульле яңа ФАПлар ачылды, 9 торак пунктка баручы автомобиль юллары төзелде, дистәләгән чакрым озынлыкта су белән тәэмин итү, электр элемтәсе линияләре сузылды, Биектау авылындагы һәм район үзәгендәге күпфатирлы йортларга энергия саклаучы ике контурлы казаннар урнаштырылды, Биектау подстанциясе үзгәртеп корылды.

    Рөстәм Галиулла улы эшли башлаганнан бирле, районда «Казан -Әгерҗе» тимер юлы аша юл кичүе, район үзәгендә яңа урта мәктәп бинасы, Биектау авылында - «Бәләкәч», «Сандугач», Ямаширмә авылында «Йолдыз» балалар бакчалары, ике яңа мәдәният йорты бинасы, ясалма шугалаклы Боз сарае, Җиңү паркы, Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар хөрмәтенә Геройлар аллеясы, Тикшерү идарәсе филиалы, Пенсия фонды идарәсе һәм Халык мәшгульлеге үзәге административ биналары, «Күпфункцияле үзәк» теркәү хезмәте бинасы, Дөбъяз авылында ветеринария пункты, алты торак пунктта универсаль спорт мәйданчыклары төзелде.

    Рөстәм Галиулла улы барлык службаларның, бүлекләрнең тырышлыгын төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгын алга җибәрү өлкәсендәге дәүләт программаларын һәм башка төрле максатчан программаларны әзерләүгә һәм тормышка ашыруга, барлык өлкәләрдә дә хуҗалык итүнең перспективалы яңа формаларын кертүгә юнәлтә.

    Икътисади яктан катлаулы чор булуга да карамастан, 2015 елда күп чаралар уздыру планлаштырыла. Тәгаен әйт-кәндә, полиция участок уполномоченныйлары өчен 2 йорт, Биектау станциясендә поликлиника, Биектау станциясендә һәм Березовка бистәсендә 2 балалар бакчасы (220 урынга), Айбаш авылында яңа мәдәният йорты, 4 спорт мәйданчыгы, Биектау авылында 560 урынлы яңа мәктәп, Сәнгать йорты, Чыпчык һәм Айбаш авылларында ветеринария пункты төзеләчәк. Шәпше авылы мәдәният йорты, 3 авыл мәктәбе, Дөбъяз участок хастаханәсе, Усад дәвалау амбулаториясе, 7 авылда фельдшер-акушерлык пунктлары капиталь төзекләндереләчәк, 2 торак пунктта - су белән тәэмин итү, ә унысында урамнарны яктырту системасы алмаштырылачак.

    Районда сәнәгать парклары булдыру өстенлекле юнәлеш булып тора. Хәзерге көндә Биектау районы территориясендә «Высокая Гора», «Развитие», «Паландия» дип аталучы өч сәнәгать мәйданчыгы аккредитация узды. Аларның максаты - районның инновацион куәтен үстерү, яңа җитештерү тармаклары, югары технологияле эш урыннары булдыру. Сә-нәгать паркларын үстерү бер ел эчендә паркта кимендә 20 резидент урнаштыруны, кимендә 500 эш урыны булдыруны күздә тота.

    Аерым игътибарны Рөстәм Галиулла улы мәгариф, физкультура һәм спорт, балаларны һәм яшьләрне рухи һәм әхлакый тәрбияләү өлкәсенә, халыкның сәламәтлеген ныгыту буенча системалы эшкә бирә. 2013-2014 нче уку елы йомгакларына күз салсак, республиканың мәгариф учреждениеләрендә физкультура-сәламәтләндерү һәм күмәк спортны үстерү буенча безнең район иң яхшы өч район арасына кергән. Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны, 28 проценттан 39 процентка кадәр артып, 17 мең тәшкил итә.

    Кыска гына вакыт эчендә Рөстәм Галиулла улы җитештерүнең барлык тармаклары үсешенең уңай динамикасын, авыл хуҗалыгында эшләрнең җайга салынуын тәэмин итә алды.

    Терлекчелекне алга җибәрү буенча районыбыз әйдәп баручыларның берсенә әверелсен өчен, күп көч куйды ул. Хәзерге вакытта көн саен 100 тоннага якын сөт сатыла, терлек азыгы җитештерү, терлекчеләргә тиешле эш шартлары тудыру мәсьәләләре уңышлы хәл ителә, терлекләрнең баш санын арттыру буенча конкрет чаралар күрелә, аларның токым сыйфатларын яхшырту эше алып барыла.

    Районда төрле яңалыклар кулланып, җитештерү куәтенең арта башлавын, хуҗалык итүнең барлык өлкәләре киңәюне дә Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин килү белән бәйләргә мөмкин.

    Казаклар авылында 326 млн сумлык бик зур куян үрчетү комплексы булдырылды. Ул йорт куяннарын тиз үрчетүнең Европа технологиясе буенча эшли. Куян ите җитештерү күләмен елга 500 тоннага җиткерү планлаштырыла. «Әсән» ширкәтендә «Де Лаваль» фирмасының «Елочка» саву залы булган 480 башлык сөт комплексы төзелә.

    Кече эшмәкәрлекне үс-терү, авылда агробизнес булдыру буенча нәтиҗәле эш алып баруга да зур игътибар бирә ул. Соңгы ике елда 25 гаилә фермасы төзелде, «Эш башлап җибәрүче фермерларга ярдәм итү» һәм «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программалары буенча 27,5 млн сумлык грантлар алынды.

    Хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле төрләреннән берсе - халыкка субсидияләнүче кредитлар бирү. Соңгы елларда гомуми суммасы 443 млн сум булган 2124 кредит алынган.

    Хәзерге көндә 477 кече бизнес предприятиесе, 876 эшмәкәр эшчәнлек алып бара. Кече эшмәкәрлек субъектлары өлешенә район товар әйлә-нешенең 28 проценты һәм 3 меңгә якын эш урыны, ягъни район предприятиеләрендәге барлык хезмәткәрләрнең 26 проценты туры килә. Кече һәм урта предприятиеләрдән җирле бюджетның гомуми табышының 40 проценты керә.

    Районда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына актив әзерлек бара. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының фатирларын төзекләндерү, аларны электр энергиясе, җылылык, су белән тәэмин итү, мәктәп укучыларын тукландыру, телефон кертү программасын гамәлгә ашыру мәсьә-ләләре Биектау районы башлыгының катгый контролендә тора.

    Рөстәм Галиулла улының бөтен нәрсәдә эше бар һәм ул, Биектау районын тагын да матуррак, баерак итү өчен, ирешелгәннәр белән канәгатьләнеп калырга җыенмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: