Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Иң яхшы балалар оешмасы билгеле булды

    15 сентябрьдә 1990 нчы елда оештырылган "Татарстан мирасчылары союзы"ның туган көне билгеләп үтелде. Союзның төп идеясе - туган якның һәм Ватанның мәдәни-тарихи традицияләренә якынайту аша анда катнашучыларның үзлегеннән үсүенә, гражданлык үзбилгеләнешенә булышлык итү. "Мирасчылар"ның максатын кыскача гына "алдагы буыннарның мәдәни байлыгын үзләштереп, лаеклы рәвештә киләчәккә атларга" дип тасвирларга мөмкин. "Татарстан...

    15 сентябрьдә 1990 нчы елда оештырылган "Татарстан мирасчылары союзы"ның туган көне билгеләп үтелде. Союзның төп идеясе - туган якның һәм Ватанның мәдәни-тарихи традицияләренә якынайту аша анда катнашучыларның үзлегеннән үсүенә, гражданлык үзбилгеләнешенә булышлык итү. "Мирасчылар"ның максатын кыскача гына "алдагы буыннарның мәдәни байлыгын үзләштереп, лаеклы рәвештә киләчәккә атларга" дип тасвирларга мөмкин. "Татарстан мирасчылары союзы" балалар хәрәкәтен үстерү өчен 15 нче сентябрьдә Әлдермеш мәктәбендә балалар иҗтимагый оешмаларының "Мы вместе! Без бергә!" дигән слеты узды.

    Ел саен иң яхшы балалар оешмалары балалар иҗтимагый оешмаларының "Дружба-Дуслык" район союзы һәм "Биектау" балалар район думасының укучылар үзидарәсе органнары слетына чакырылалар. Оешмалар анда үзләре, эшчәнлекләре белән таныштыралар.

    "Иң яхшы балалар оешмасы" дип аталу хокукы өчен барлык мәктәпләр көч сынашты, тик җиңүче күчмә кубогын нибары бер генә мәктәп алды.

    Балалар иҗтимагый оешмаларының читтән торып уздырылган смотр-конкурсы йомгаклары буенча бүләкләнделәр:

    1. "Балалар оешмалары эшчәнлеге программалары" конкурсы: 1 нче урында - Чыпчык мәктәбе, "Ватан мирасчылары", 2 нче урында - Күлле мәктәбе, "Бердәмлек", 3 нче урында - Биектауның 2 нче мәктәбе, "Кызлар һәм малайлар республикасы".
    2. Балалар оешмалары бүлмәләре (почмаклары) смотры: 1 нче урында - Мүлмә мәктәбе, "Дуслык", 2 нче урында - Чыпчык мәктәбе, "Ватан мирасчылары", 3 нче урында - Коркачык мәктәбе, "Балачак планетасы".
    3. Балалар оешмасы эшчәнлеген яктырту - Күлле мәктәбе , "Бердәмлек", 2 нче урын - Мәмдәл мәктәбе, "Дуслык", "3 нче урын - Дөбьяз мәктәбе, "Кояшкай".
    4. Иҗади отчет: 1 нче урында - Биектауның 2 нче мәктәбе, "Кызлар һәм малайлар республикасы", 2 нче урында - Биектауның 3 нче мәктәбе, "21 нче гасыр яшьләре", 3 нче урында - Айбаш мәктәбе, "Җидегән йолдыз".
    5. "Биектау районында изге гамәлләр көне" проекты буенча презентация. 1 нче урында - Усад мәктәбе, "Балачак планетасы", 2 нче урында - Күлле мәктәбе, "Бердәмлек", 3 нче урында - Мүлмә мәктәбе, "Дуслык".

    Финалда Айбаш, Мүлмә, Күлле, Чыпчык һәм Биектауның 2 нче мәктәпләре командалары чыгыш ясады. Балалар "Безнең иҗтимагый оешмабыз" дип аталган тематик күргәзмә, үз-үзләренә "Без - лидерлар командасы" дигән презентация әзерләделәр, тамашачылар белән "Лидер һәм аның командасы" уенын, "Иртәнге зарядка" флешмобын уздырдылар.

    Турыдан-туры катнаша торган конкурста урыннар түбәндәгечә булды:

    Дипломантлар: Айбаш мәктәбеннән "Җидегән йолдыз" һәм Биектауның 2 нче мәктәбеннән "Кызлар һәм малайлар республикасы".

    3 нче урында "Ватан мирасчылары" (Чыпчык мәктәбе), 2 нчедә - "Дуслык" (Мүлмә мәктәбе).

    Җиңүчеләр - Күлле мәктәбенең "Бердәмлек" командасындагы балалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: