Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • «Җиңү урманы» утыртабыз

    Безнең бурыч - шәһит киткән геройлар истәлеген күп буыннар онытмаслык итеп мәңгеләштерү. Баш өстебездәге тыныч күк йөзенә сөенеп яши алуыбыз белән без алар алдында мәңге бурычлы. 1941-1945 нче елларда фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмиятен истә тотып, Биектау муниципаль районында "Җиңү урманы" дигән акция уздыру планлаштырыла. "Җиңү урманы" - киң...

    Безнең бурыч - шәһит киткән геройлар истәлеген күп буыннар онытмаслык итеп мәңгеләштерү. Баш өстебездәге тыныч күк йөзенә сөенеп яши алуыбыз белән без алар алдында мәңге бурычлы.

    1941-1945 нче елларда фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмиятен истә тотып, Биектау муниципаль районында "Җиңү урманы" дигән акция уздыру планлаштырыла.

    "Җиңү урманы" - киң күләмле халык проекты. Аны Россия Федерациясенең 80 төбәге һәм кайбер чит илләр: Әзербайҗан, Венгрия, Бельгия, Болгария, Босния һәм Герцеговина, Германия, Грузия, Италия, Македония, Монголия, Сербия, Словакия, Хорватия, Черногория, Чехия хуплап каршы алды. Проектның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы истәлегенә берәр агач утырту.

    Биектау районында агачлар утырту 2015 елның 25 апреленә планлаштырылган.

    Агачларны сугыш ветераннары һәм һәлак булучыларның гаиләләре катнашында утыртырга, исем язылганнарын да утыртырга тәкъдим итеп, барлык битараф булмаган кешеләрне берләштерергә кирәк. "Сез үзегез һәм батырлыгыгыз онытылмады!" дигән лозунгны тормышка ашырыйк!

    Район кешеләрен "Җиңү урманы" акциясенә кушылырга чакырабыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: