Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

И, гомернең күркәм мизгелләре!

“Әлдермешкә кайтам әле” җырының мәдәни тормышыбызга күңелле яңалык булып килеп кергәненә август аенда 25 ел тулды. Аны дөньяга Хәния Фәрхи танытты, җыр тәүге тапкыр башкарылу белән үк чын хитка әверелде. Ә җырның авторы Тәслимә Низами төп чыгышы белән Әлдермештән дә, хәтта Биектау районыннан да түгел.

Әлеге җырга клипны 1998 нче елда Әлдермеш авылында төшергәннәр. Рольләрне авыл кешеләре үзләре башкарган, бернинди актерлар да җәлеп ителмәгән. Әлдермешне хәзер танырлык түгел: авыл үзгәргән, матурайган һәм анда уңайлылыклар да арткан. Иң ямьле һәм чиста-пөхтә авыл дигән исемгә Әлдермеш, рәсми төстә булмаса да, 1996 нчы елда ук ия булган. Бу халыкның үз фикере. Кешеләр арасында йөри торган мондый хәбәрләрне журналист Тәслимә Низами да ишетеп ала. Һәм җырның беренче дүрт юлы 1996 нчы елда Әлдермеш чишмәсе янында басып торганда ук рифмага салына. Соңрак әлеге юллар легендар җырның кушымтасына әверелә. Ә болай алганда җыр өч көндә иҗат ителә. Сүз уңаеннан авторның үз версиясенең без бүгенге көндә тыңларга күнеккән җырдан бераз аерылып торуын әйтеп китү дә урынлы булыр.

- Урал Рәшитов җырны бераз үзгәртте. Бик шәп оранжировка ясады, әмма сүзләре тулысынча минеке. Җыр, әлбәттә, бик әйбәт килеп чыкты, - диде Тәслимә Низами.

Табигать хозурлыкларына соклану, гүзәллекне күрә белү Тәслимә Низаминың канына сеңгән күркәм сыйфат. Йорт урнашкан участок нибары өч сутый биләп торса да, андагы чәчәкләрнең күплегенә сокланмый мөмкин түгел. Легендар җыр авторы шундый ямьле, җыйнак, ихлас матурлыкта яши һәм туганнары, якыннарының кунакка килүләрен көтә. Һәм шул чакта, әлбәттә инде, күңелләрне рәхәтләндереп яраткан җыр яңгырамый калмаячак.

Тәслимә Низами дүрт бала тәрбияләп үстергән һәм хәзерге вакытта аның өч оныгы бар. Балалары, әниләре эзеннән китмәсәләр дә, һәммәсе дә иҗади шәхесләр. Матур тавышка ияләр һәм уен коралларын да үзләренә буйсындыралар. Әниләренең шундый танылган кеше булуының тормышта бары уңай йогынтысы гына сизелгән.

Реклама

- Дуслар белән бергә җыелышканда арабызда һәрвакытта да иҗади кешеләр була. Теләсә кайсы компаниядә яраткан җырларны җырламый калмыйбыз. Минем Тәслимә Низаминың улы икәнлегемне белгәннән соң гадәттә : “Менә каян икән синдә боларның барысы да”, - диләр. Тәслимә Низаминың, татар мәдәнияте өлкәсендәге абруйлы, зур кешенең улы булу - һәрвакытта да әйбәт һәм позитив күренеш булды, - дип сөйләде Илшат Шәрәфетдинов.

“Әлдермешкә кайтам әле” җыры Биектау районында уздырылган барлык бәйрәмнәрдә, концертларда һәм Сабан туйларында 25 елдан бирле яңгырый инде. Шушыңа кагылышлы риваятькә әверелгән бер тарих та бар әле - җыр танылып кына килгән вакытта Сабан туенда “Әлдермешкә кайтам әле” җырын кем башыннан азагына кадәр җырлап күрсәтә ала, дип сорыйлар. Беренче булып Ризәлә Уткузова җавап кайтара.

Җырның киң танылган, иң популярлашкан вакыты 2000 нче еллар башына туры килә, әмма бүген дә аны Татарстан чикләреннән тыш та беләләр һәм җырлыйлар. Әлеге җырны Россия төбәкләрендә, якындагы һәм ерактагы чит илләрдәге гастрольләр вакытында да башкаралар.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев