Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Хатын-кыз җәмгыятьтә киң урын били

    15-17 нче майда Татарстан башкаласы Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Бу форумда Татарстан, Россия Федерациясе җирлегендә яшәгән татар хатын-кызлары белән берлектә чит төбәкләрдән дә һәм, әлбәттә, чит илләрдә яшәүче татар хатын-кызлары да килгән иде. Форумда барлыгы 500 дән артык делегат катнашты. Биектау районыннан форумга "Ак калфак" район иҗтимагый оешмасы...

    15-17 нче майда Татарстан башкаласы Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Бу форумда Татарстан, Россия Федерациясе җирлегендә яшәгән татар хатын-кызлары белән берлектә чит төбәкләрдән дә һәм, әлбәттә, чит илләрдә яшәүче татар хатын-кызлары да килгән иде. Форумда барлыгы 500 дән артык делегат катнашты. Биектау районыннан форумга "Ак калфак" район иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлсинә Шакирова барды.

    - Гөлсинә Шәфыйковна, шундый абруйлы форумнан нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?

    - Мондый дәрәҗәле очрашуда әле беренче генә тапкыр катнашуым. Башта каршы алдылар, кунакханәләргә урнаштырдылар һәм Казанның татарча укытыла торган гимназияләрендә, лицейларында булдык. Безнең төркем Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге иң мәртәбәле 2 нче номерлы гимназиясенә барды. Биредә бик яхшы кабул иттеләр, капкадан килеп керешкә курайчылар ансамбле татар көйләре уйнап каршылады. Гимназия директоры Камәрия ханым, безне якты чырай белән каршылап, гимназия буенча сәяхәткә алып китте. Сүз уңаеннан әйтеп китим инде, Казанда милли белем бирүне үстерүгә зур өлеш керткәне, укучыларның тирән белем алуын тәэмин итүе, аларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштергәне өчен аңа "Казанның мактаулы гражданины" дигән исем бирелгән.

    Гимназиянең ирешелгән уңышлары бик күп икән.

    - Татар мәктәбендә укыса, бала БДИны бирә алмый дигән сүзне минем ишетәсем дә килми һәм бу дөрес тә түгел. Безнең гимназия укучылары, татарча сынаулар биреп, Россия күләмендәге баллардан да югарырак күрсәткечләргә ирешәләр. Бу - укучының тырышлыгы, ә укытучының үз эшенә фанатикларча бирелгәнлеге нәтиҗәсе, - диде ул.

    Безне музейлары белән дә таныштырды. Дөрестән дә, музейлары бик бай. Сәяхәтебезне гимназистлар оештырган концерт карау белән тәмамладык. Саф татарча сөйләп, җырлап күрсәттеләр укучылар.

    - Форум мәдәният елында узды. Бу аның программасында чагылдымы?

    - Әлбәттә. Делегатларга Г.Камал исемендәге академия театрында Р.Зәй-дулланың татар хатынының милләте өчен, халкы өчен үзен аямаган ачы язмышын тасвирлаган "Үлеп яратты" спектаклен күрсәттеләр. 1937 нче елларда барган бу вакыйгалар бүгенге көн кадагына суга дисәм бер дә ялгышмам. Икенче көнне, пленар утырыш буларак, эш академия театрында дәвам итте. Президиумда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән татарларыбызның йөзек кашы булган асыл затларыбыз түрдә утырдылар. Ф.Мөхәммәтшин үзенең чыгышында татар хатын-кызларын хөрмәт итүен, аларга соклануын белдерде. Татар иленә җыелышып килеп, шундый зур әңгәмә корганнары өчен зур рәхмәтен әйтте. Татарның истәлекле зур театрында җыелулары өчен шатлануын белдерде һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен җиткерде. Ул, үзенең чыгышында "Ак калфак" оешмасына аерым игътибар биреп, бу оешмага зур өметләр баглавын белдерде.

    Мине иң сокландырганы - Фәрит Хәйрулловичның дөрес һәм саф татарча сөйләве булды. Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, ике көн барган форумда рус телендә ник бер чыгыш булсын. Монысы өчен аерым рәхмәтне, мөгаен, Татар конгрессы җитәкчелегенә әйтергә кирәктер.

    Пленар утырышта чит регионнардан һәм чит илләрдән килгән делегатларның чыгышларына күбрәк игътибар бирелде. Ә аларның әйтәсе сүз-ләре дә, күрсәтәсе эшләре дә шактый икән. Төркиядә туып-үскән, әмма нәселенең башлангычы Татарстанда булган Гөлтания Ураллы үзенең ата-бабасының туган җирен өзелеп сагынуын сүз белән генә аңлата алмагач, җыр белән дәвам итте һәм көчле алкышларга күмелде.

    - Сез "Ак калфак" Биектау иҗтимагый оешмасы делегаты булып бардыгыз. Форумда нинди мәсьәләләр кузгатылды һәм кемнәр чыгыш ясады?

    - Форум делегатлары "Ак калфак" Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызының чыгышын кызыксынып тыңладылар. Ул яшьләрнең яр сайлый белмәүләре, язылышмыйча гына яшәп, гаилә коруга игътибар итмәүләре, табигать кануннарын бозып, баланы карыннан ярып алуның аяныч хәлләргә китерүе, балага исем кушуларның дөрес башкарылмавы турында ачынып сөйләде. "Ак калфак" шушы юнәлештә аңлату алып барачак, диде, яшьләр арасында, мәктәпләрдә әлеге эшләрне хәзердән үк башларга, соңармаска кирәклеген төшендерде.

    Милләтебезнең атаклы шәхесләренең берсе булган язучы Фәүзия Бәй-рәмова чыгышы да игътибарга лаек булды.

    - Без монда җыелып сөйләшкән вакытта шуны онытмагыз, хөрмәтле җәмәгать, - диде ул, - Уралның теге ягына чыксаң, анда инде татар юк дәрәҗәсендә, 80-90 % катнаш никахлар, татар хатыннары чит милләтне арттыра, бу зур афәт. Ирләр - илнең канаты, хатын-кыз - илнең җаны. Тел бетсә, дин китә, тарих бетә, - диде ул.

    Икенче көн дә күңел-ләрдә калырлык булып узды. Шул ук татар театры бинасында "Сөембикә" журналына 100 ел тулу көненә багышланган әдәби кичә-концерт карадык.

    Безгә заманча милли киемнәр күрсәттеләр, милли татар ризыклары күр-гәзмәсе дә булды. Һәр делегация дә үзе белән халкыбызның нинди дә булса милли ризыгын алып килергә тырышкан. Безнең район монда да калышмады.

    Ә инде өченче көнне форум ябылды һәм без өйләребезгә кайтып киттек. Өч көн буена татарның иң-иң каймаклары булган хатын-кызлары белән аралашкач, кү-ңелдә мактанулы уй барлыкка килде - үзеңнең милләтеңнең дә бер дә төшеп калганнардан булмавына масаю хисе туды. Ә моның белән масаю гына түгел, горурланырга да кирәк.

    - Форум турында кызыклы итеп сөйләвегез өчен рәхмәт. "Ак калфак" җәмгыятендәге эшчәнлегегездә уңышлар телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: