Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Халыкка электрон хезмәтләр күрсәтү

    2015 нче елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларга 24,9 млн. электрон хезмәт-ләр күрсәтелде. Бу 2014 нче елның шул чоры белән чагыштырганда 76 процентка артык. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы битләрен кешеләрнең 116,5 млн. тапкыр караганнары теркәлгән. Гражданнарның "Шәхси кабинет"лары саны 33 процентка артып, 1,38 миллионга җиткән. Татарстанда яшәүчеләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша...

    2015 нче елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларга 24,9 млн. электрон хезмәт-ләр күрсәтелде. Бу 2014 нче елның шул чоры белән чагыштырганда 76 процентка артык.

    ТР Дәүләт хезмәтләре порталы битләрен кешеләрнең 116,5 млн. тапкыр караганнары теркәлгән. Гражданнарның "Шәхси кабинет"лары саны 33 процентка артып, 1,38 миллионга җиткән. Татарстанда яшәүчеләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша 1 млн. электрон гариза биргән - 2014 нче елның беренче яртыеллыгындагыга караганда 64 процентка артыграк. Электрон чиратка язылуларның саны 3,7 миллионга җиткән.

    Бу уңайдан аеруча алга киткән районнар - Балык Бистәсе (электрон хез-мәтләр күрсәтү фактлары анда 1000 кешегә 1494,2 тәшкил итә), Түбән Кама (1107,8), Зәй (926,4).

    Портал аша акча тү-ләүләр суммасы 2015 елның беренче яртыеллыгында 2,4 млрд. сумга җиткән. Гомумән алганда, бу чорда 2 миллионнан артык түләү тер-кәлгән. Ә виртуаль түләүләр өлеше 89 процент булган.

    Әлеге статистика электрон хезмәтләр күрсә-түнең Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында популяр булуын һәм аңа ихтыяҗ барлыгын күрсәтә.

    Хәзерге вакытта Татарстанда хезмәт күрсә-түләрнең һәм сервисның 222 төре электрон рә-вешкә күчерелгән. Торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендәге электрон хезмәтләр, табибка кү-ренү өчен язылу, ЮХИДИ хезмәтләре, балалар бакчаларына электрон чират, шулай ук элемтә һәм Интернет хезмәтләре өчен түләү халык арасында аеруча зур популярлык казанды.

    Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталы ышанычлы иминлек системасына ия. Кулланучыларның банк карталары мәгълүматлары серверда сакланмый, шулай итеп мәгълүматның явыз ниятле кешеләр кулына эләгүеннән өстәмә рәвештә яклануы тәэмин ителә. Барлык электрон түләү-ләр вакытында, түләүне башкару өчен пароль кертүне таләп итүче иминлек системасы кулланыла. Бер генә тапкыр кулланыла торган пароль Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән кулланучыга смс рәвешендә килә.

    Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталы аша һәм мобиль кушымта ярдәмендә түләгәндә, комиссияне киметү буенча ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы зур эш башкарды. Бу юнәлештәге мөһим адым виртуаль карталар чыгару булды. Алар ярдәмендә порталда да, мобиль кушымтада да теләсә нинди хезмәт күрсәтүләр өчен комиссиясез түләргә мөмкин.

    Виртуаль карта бер мизгел эчендә бер ел срокка чыгарыла. Аны теләсә нинди банк картасыннан, комиссия түләмичә генә, кимендә 5 мең сумга тулыландырырга була. Портал виртуаль карта белән барлык түләүләр турындагы тулы мәгълүматны кулланучының "Шәхси кабинет"ында бирә. Түләү-ләрнең хезмәт хакы картасына бәйләнмәгән булуы онлайн-түләүләр башкарганда өстәмә рәвештә якланганлыкны тәэмин итә.

    Биектау районында 1000 кешегә 264,1 электрон хезмәтләр күрсәтү туры килә.

    Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкка 35 төрле дәүләт хезмәте күрсәтә. Шуларның берничәсе РФ Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге тарафыннан да күрсәтелә.

    РФ Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенең Юл хәрәкәте иминлеге дәү-ләт инспекциясе бүлекчәсе күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре икәү:

    - юлдагы хәрәкәт өлкә-сендә административ хокук бозулар турында мәгълүмат бирү;

    - автомототранспорт чараларын һәм аларның тагылмаларын теркәү.

    Җаваплы кеше - ЮХИДИ бүлеге начальнигы Р.Р. Әминов. Телефон: 30717.

    РФ Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенең лицензия-рөхсәт эшләре (алга таба - ЛРЭ) төркеме таныклыклар, лицензияләр, корал сатып алуга, саклауга, куллануга, транспортта алып баруга рөхсәтләр бирүгә бәйле 27 төрле дәүләт хезмәте күрсәтә.

    Мондый дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә җаваплы кеше - ЛРЭ өлкән инспекторы Р.Р.Туктаров. Телефон: 24002.

    РФ Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге штабы 3 төрле дәүләт хезмәте күрсәтә:

    - Россия Федерациясе территориясеннән читкә алып чыгылырга тиешле рәсми документларга апостиль кую;

    - хөкем ителгәнлекнең һәм (яки) җинаять кылган өчен эзәрлекләнү фактының булуы (булмавы) яисә җинаять өчен эзәрлекләнүнең туктатылуы турында белешмәләр бирү;

    - Россия Федерациясендә кешеләрнең үз ирке белән дәүләт дактилоскопия теркәлүен үткәрү.

    Җаваплы кеше - штаб инспекторы В.А.Хәйдәрова. Телефон: 2-40-02.

    http://www.gosuslugi.ru сайтында әлеге мәгълүматны алырга һәм гариза бирергә була.

    Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында гражданнарга мәгълүмат бирү өчен, абонент номеры (843) 221-20-02 булган "кайнар линия"не гамәлгә кертте.

    Юлдагы хәрәкәт өлкә-сендә административ хокук бозулар турында мәгълүмат бирү һәм хөкем ителгәнлекнең һәм (яки) җинаять кылган өчен эзәрлекләнү фактының булуы (булмавы) яисә җинаять өчен эзәрлекләнүнең туктатылуы турында белешмәләр бирү буенча дәүләт хезмәте шулай ук ТР Дәү-ләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең Биектау районындагы күп функцияле үзәгендә дә күрсәтелә.

    Күп функцияле үзәкнең адресы: Татарстан Республикасы, Биектау авылы, Полковая урамы, 9 нчы йорт.

    Телефоны: 8(84365) 3-28-57, 12 нче һәм 13 нче тәрәзәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: