Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Халык участок инспекторы” конкурсында катнашучы райондашыбыз өчен тавыш бирик!

    "Халык участок инспекторы" дип аталган Бөтенроссия конкурсының икенче турына узучылар өчен онлайн-тавыш бирү бара. Тавыш бирү 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең беренче этабы Республика районнарында сентябрь аенда уздырылган иде. Бәйгенең икенче турында район данын полиция өлкән лейтенанты Дилүс Абдуллин яклый. Өлкән лейтенант Каенлык һәм Шуман авыл җирлекләрендә участок инспекторы...

    "Халык участок инспекторы" дип аталган Бөтенроссия конкурсының икенче турына узучылар өчен онлайн-тавыш бирү бара. Тавыш бирү 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең беренче этабы Республика районнарында сентябрь аенда уздырылган иде.

    Бәйгенең икенче турында район данын полиция өлкән лейтенанты Дилүс Абдуллин яклый. Өлкән лейтенант Каенлык һәм Шуман авыл җирлекләрендә участок инспекторы булып эшли. Әлеге авыл җирлекләренә түбәндәге авыллар керә: Каенлык, Өнсә, Мамонино, Соловцово, Чыршы, Шуман, Бәерле, Олы Починок, Кече Починок һәм Олыяз авыллары.

    Түбәндәге сылтама аша кереп https://народный участковый Дилүс Абдуллин өчен һәркем тавыш бирә ала. Активрак булыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: