Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Халык контроле” татарстанлыларның күңеленә хуш килде

    Дәүләт хезмәтләренең республика сайтында махсус бүлектә барлыкка килгән яңалыкны татарстанлылар хуплап каршы алдылар. "Халык контроле"нә теләге булган һәркем конкрет хезмәтләр эшендәге җитешсезлекләр, йорт тирәләрен төзекләндерү һәм башка күп нәрсәләр турында яза ала. Агымдагы ел башыннан гына да "Халык контроле"нә Татарстанда яшәүчеләрдән 9622 уведомление килгән, шуларның 5471е буенча карарлар кабул ителгән,...

    Дәүләт хезмәтләренең республика сайтында махсус бүлектә барлыкка килгән яңалыкны татарстанлылар хуплап каршы алдылар. "Халык контроле"нә теләге булган һәркем конкрет хезмәтләр эшендәге җитешсезлекләр, йорт тирәләрен төзекләндерү һәм башка күп нәрсәләр турында яза ала.

    Агымдагы ел башыннан гына да "Халык контроле"нә Татарстанда яшәүчеләрдән 9622 уведомление килгән, шуларның 5471е буенча карарлар кабул ителгән, 1809ы "планлаштырылган", 774е буенча чаралар күрелә, 1568е нигезле рәвештә кире кагылган. Әлеге саннарны "Татарстан Республикасында "Халык контроле" проектын тормышка ашыру барышы турында" ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская китерде. 2012 елның апреленнән эшли башлаган "Халык контроле"нә 14 мең 468 гариза кабул ителгән. Шәһәр халкын да, авыл кешеләрен дә дулкынландыра торган төп мәсьәләләр территорияләрне төзекләндерүгә (4644 мөрәҗәгать), юл хәрәкәтен оештыруга (4566), хәрәкәткә кома-чаулаучы машиналар, җәмәгать транспорты, чыбыксыз элемтә һәм чүплекләргә кагыла.

    "Халык контроле"нә килгән гаризалар белән сыйфатлы эшләүче министрлыклар арасында Сәрия Сабурская ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын (хәл ителгән гаризалар 94 процент), Эчке эшләр министрлыгын (88), Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгын (85), Экология һәм табигый ресурслар министрлыгын (83) атады.

    Республикадагы муниципаль районнар арасында Әгерҗе, Баулы, Зәй, Түбән Кама, Әлмәт районнарында уңай хәл ителгән гаризалар күп һәм нигезсез кире кайтарулар юк диярлек.

    - Биредә гаризалар белән эшләү системага салынган, һәр гариза игътибар белән карала. Һәм шуның нәтиҗәсе буларак, уңай карарлар кабул ителә, - диде Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

    ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында уңай хәл ителгән гаризалар саны бик аз.

    - Әтнә районында бер генә уңай карар да юк. Яңа Чишмә, Арча, Чүпрәле районнарында хәл ителгән проблемалар нибары 24-35 процент кына. Питрәч районында - нибары 36 процент, Казанда - 42. Шулай ук Яр Чаллы, Чистай, Кукмара, Спасск районнары - 44 процент, Тукай - 46. Анда әле гражданнардан килгән гаризалар белән дә эшләргә кирәк, - диде Сәрия Сабурская.

    Брифингта игътибар шулай ук "Халык контроле" эшендәге тагын бер проблемага юнәлтелде. Бу - гаризаларны карау сроклары. Ул 10 эш көне тәшкил итә. Моны Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы үтәми. Муниципаль бе-рәмлекләрдән мондый проблема Яр Чаллыга һәм Казанга хас.

    Гаризаларны карау срокларын үтәмәүнең төп сәбәбе итеп ТРның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле башкару өчен җаваплы кешеләрнең дисциплинасы җитмәүне; "Халык контроле" системасында эшләүчеләрнең квалификациясе түбән булуны; турыдан-туры башкаручыларның гаризаларны эшкәртү срокларын үтәүгә һәм сыйфатка контрольлек итү бурычларын җиренә җиткереп үтәмәвен; шулай ук гаризаларны категорияләргә бүлеп, тиешле адресларга җибәрүче-ләрнең сүлпән эшләвен ассызыклады.

    Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, "Халык контроле" системасы эшләгән дәвердә Биектау районы буенча 165 гариза юлланган, шуларның 104 е карап-тикшерү өчен кабул ителгән.

    Проблемалар барыннан да бигрәк юл хәрәкәтен оештыру өлкәсенә кагыла. 31 гаризада сүз авыллар арасындагы юлларның торышы, ясалма каршылыклар һәм светофорларның ничек эшләве турында бара. Еш күтәрелгән темаларның чираттагысы территория-ләрне төзекләндерүгә кагыла. Әлеге темага багышланган 25 гаризада урамнар яктыртылмау, ауган баганалар һәм су ерган урындагы аварияле хәл турында язылган. Иң мөһим өч проблема арасында сыйфатлы кәрәзле элемтә белән тәэмин итүгә кагылышлысы да бар. Элемтә операторларыннан (нигездә Мегафон һәм МТС) зарланып, 19 шикаять җибәрелгән.

    Рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплекләр ясау һәм территорияләрнең санитар торышы, шулай ук больница һәм мәктәпләр эшенә кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүләр тулысынча район службалары контролендә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: