Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Халык иминлеге сагында!

    Кичә 10 ноябрь Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үттеләр. Ул Россиядә 1917 елның ноябрендә кабул ителгән документ нигезендә милиция патрульләрен тәртип сагын булдыру өчен шәһәр урамнарына чыгару белән тарихка кереп калган. Шул уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Рөстәм Минҗанов белән әңгәмә...

    Кичә 10 ноябрь Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үттеләр. Ул Россиядә 1917 елның ноябрендә кабул ителгән документ нигезендә милиция патрульләрен тәртип сагын булдыру өчен шәһәр урамнарына чыгару белән тарихка кереп калган.

    Шул уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Рөстәм Минҗанов белән әңгәмә кордык.

    - Рөстәм Гарифович, районның полиция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен нинди казанышлар һәм эш нәтиҗәләре белән каршылыйлар?

    - Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау бүлеге хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне лаеклы рәвештә каршылый. Оператив вазгыять бездә начар түгел. 9 ай эчендә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу 81,6% тәшкил итте. Бу узган елның шушуы чоры белән чагыштырганда 10,3% ка артыграк. Җинаятьләрнең күп өлеше милек ияләренә каршы кылына. Шул исәптән урлау, мошенниклык, талау һәм юлбасарлык очраклары да байтак. Аларны ачыклау һәм фаш итү 100% җитте. Бүгенге көндә 285 җинаять ачылды, шуларның 80 нән артыгы аеруча авыр җинаятьләр төркеменә керә.

    Агымдагы елда милек ияләренә каршы кылынган җинаятьләрнең 75% ачыкланды. 71% судка җибәрелде. Узган ел бу сан 54,5% тәшкил иткән иде. Барысы да бик әйбәт дип әйтә алмыйм. Җинаятьчелекне шушы дәрәҗәдән арттырмас өчен безгә зур көч куярга туры килә. Быел күрелгән оператив-тикшерү чаралары нәтиҗәсендә без ике җинаятьче төркемне тоткарладык. Алар Биектау районында гына түгел, Питрәч, Казан шәһәренең Совет, Авиатөзелеш районнарында күп кенә җинять эшләре кылганннар, урлау-талау белән шөгыльләнгәннәр. Алар тарафыннан кылынган 41 урлау очрагы ачыкланды.

    Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте һәм безнең тарафтан уздырылган профилактик чаралар нәтиҗәсендә Биектау районының җәмәгать урыннарында җинаятьчелек 20% ка кимеде. 5 рөхсәтсез корал йөртү очрагы, шулай ук наркотик матдәләр белән бәйле 5 очрак ачыкланды.

    - Безнең район халкы бик актив тормыш алып бара. Үзәктә бик күп кенә бәйрәмнәр уздырыла. Халыкның күңелле ялын тәэмин итүдә Сезнең бүлек хезмәткәрләренең роле нинди?

    - Бу мәсьәләне чишүдә өлешчә булган резервларны табу, яңа чаралар, заманча фән-техника казанышларын куллану булыша. Быел без җәмәгать урыннарында тәртип саклау буенча район җитәкчелеге белән берлектә җитди генә эшләр алып бардык. Авыл җирләрендә уза торган чараларда да үзебезнең көчне ныгыттык. Сайлаулар вакытында безнең бүлек хезмәткәрләре аеруча бердәм булды. Аңлашылмаучылык очраклары булса, алар итәгатьлек саклап, мәсьәләне низагсыз гына хәл итәргә булыштылар. Шуңа күрә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында җәмәгать тәртибен бозучылар күзәтелмәде.

    - Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау бүлегендә барлыгы ничә хезмәткәр эшли? Сезнең күзлектән караганда, аеруча фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән хезмәткәрләр бармы, кемнәрне "иң яхшылар" исемлегенә кертер идегез?

    - Бүгенге көндә бүлектә 122 кеше эшли. Алар барысы да һөнәри белемле, тәҗрибәле хезмәткәрләр. Бәйрәм уңаеннан аларның берничәсен атап үтәргә телим: участок полиция хезмәткәрләре башлыгы Фәрит Нигъмәтҗанов, участоклардагы өлкән хезмәткәрләр Геннадий Жиленко һәм Әнвәр Арсланов, тикшерү бүлеге башлыгы Айрат Әхмәтгалиев.

    - Җирле администрация һәм башка хокук саклау органнары белән тиешле элемтә һәм үзара аңлашучан мөгамәлә - сезнең эш нәтиҗәлелегенең төп факторы булып тора. Үзара аңлашучанлык, ярдәм тоясызмы?

    - Район җитәкчелеге белән без бик яхшы мөгамәләдә, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшлибез. Район хакимияте безнең гозерләргә һәм мөрәҗәгатьләргә бик оператив рәвештә җавап бирә, ярдәм итә. Биектау районында хакимият башлыгы ярдәме белән һәм республика программасы кысаларында участок полицияләре өчен барлыгы 8 административ-торак комплексы төзелде. Алар барысы да халык өчен уңайлы, җылы, барлык коммуникация челтәрләре дә үткәрелгән. Татарстан Республикасының башка районнарында нибарысы 4-5 шундый комплекс бар.

    - Гражданнар тарафыннан ярдәм сизәсезме?

    - Төрле характердагы җинаятьләрне ачкан вакытта халык безгә бик тә ярдәмле. Кайбер гражданннарның актив позициясе ярдәмендә без күп кенә җинаятьләрне кайнар эздән үк ачабыз. Районда халык дружиналарын кире кайтардык. Кайчандыр, мәсәлән, ишегалды себерүчеләр чисталык өчен генә җавап бирмәгән, тәртип тә саклаган. Берәр нәрсә була калса, сыбызгы сызгыртканнар һәм шунда ук полицейскийлар йөгереп килгән. Халык дружиналарын бүген авылларда да оештыра башладык. Алар массакүләм чаралар уздырганда безнең зур ярдәмчеләр булып хезмәт итәләр.

    - Эчке эшләр бүлегендә нинди яңалыклар бар, эшне оештыру ягыннан гына түгел, технологик яңалыклар турында соравым?

    - Без югары технологияләр чорында яшибез. Яңа техник чаралар, заманча фән-техника казанышларын куллану, әлбәттә, җинаятьләрнең кимүенә илтүче факторлар булып тора. Кеше күп йөри торган урыннарга, ишегалларына, йорт подъездларына куелган видеокамералар җинаятьләрне ачуда, тәртип саклауда ярдәм итәләр.

    Шунысын да онытмаска кирәк, җинятьчеләр дә заман технологияләреннән бик оста файдалана. Өйдән дә чыкмыйча, интернет челтәре аша гына җинять эшләүчеләр дә күбәеп китте. Банк карталарыннан акча урлау белән бәйле җинаятьләр артты. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында мондый төр җинятьләр белән шөгыльләнүче махсус бүлек тә бар.

    - Рөстәм Гарифович, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан үзегезнең коллегаларыгызга нинди теләкләр юллар идегез?

    - Иң элек районыбыз иминлеге өчен озак еллар хезмәт куйган ветераннарыбызны бәйрәм белән котлыйм. Аларга саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге, якын кешеләренең һәрвакыт ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәүләрен телим. Үзебезнең бүлектә хезмәт итүче барлык коллегаларымны һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Районның эчке куркынычсызлыгын, халыкның тынычлыгын, иминлеген тәэмин итү ул стратегик күзаллауны, тактик белемне һәм тәҗрибәне сорый торган катлаулы эш. Сезнең профессиональ һәм шәхси сыйфатлар алда торган бурычларның уңышлы үтәлешен тәэмин итә. Катлаулы һәм авыр хезмәтегездә һәрвакыт уңышлар гына юлдаш булсын. Гаиләгез дә республиканың эчке эшләр көчләре кебек үк ныклы, имин, тыныч булсын! Эчкерсез хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Бәйрәм белән!

    Район халкы тыныч яшәсен, һәр тармакта уңышларга ирешсен өчен имин яшәү шартлары тудыру бик мөһим. Көндәлек хезмәттән тыш, бәйрәм булсынмы, төрле мөһим чарамы, полиция хезмәткәрләре һәрчак сафта. Алга таба да яхшы хезмәт итәргә, сәламәт булырга язсын.

    Рузалия ТИМЕРБАЕВА

    Фәнил Мөхәрләмов фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: