Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Гүзәллек иҗат итәләр

    "Бәләкәч" балалар бакчасында берничә елдан бирле, гаилә иҗаты күргәзмәләре оештырыла. Мондый шөгыль, уртак кызыксынулар тудырып, гаиләне тагын да ныграк татуландыра, берләштерә. Әниләр көненә багышлап, кәгазьдән ясалган киемнәр кидерелгән курчаклар күргәзмәсе менә шундый бердәм тырышлык нәтиҗәсе булды. Шушындый үзенчәлекле күргәзмәне иҗат иткәндә әти-әниләр хыялыйлыкларын да, дизайнерлык сәнгатен дә эшкә җиктеләр! Курчакларны...

    "Бәләкәч" балалар бакчасында берничә елдан бирле, гаилә иҗаты күргәзмәләре оештырыла. Мондый шөгыль, уртак кызыксынулар тудырып, гаиләне тагын да ныграк татуландыра, берләштерә.

    Әниләр көненә багышлап, кәгазьдән ясалган киемнәр кидерелгән курчаклар күргәзмәсе менә шундый бердәм тырышлык нәтиҗәсе булды.

    Шушындый үзенчәлекле күргәзмәне иҗат иткәндә әти-әниләр хыялыйлыкларын да, дизайнерлык сәнгатен дә эшкә җиктеләр! Курчакларны кичке күлмәкләргә, заманчаларына, тарихтан гына укып белгән костюмнарга "киендергән" әниләрнең зур тырышлык, пөхтәлек таләп иткән кул эшләре гаҗәеп матур килеп чыкты. Татар хатын-кызларының милли киемнәре балаларда туган як мәмдәниятенә хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

    Бу чын мәгънәсендә бер-берсен кабатламый торган зиннәтле, күркәм, купшы күлмәкләр һәм костюмнар бәйрәменә әверелде һәм ул балаларда да, әти-әниләрдә дә күп матур хисләр уятты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: