Реклама
Казанда һава температурасы -27 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тиә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының түбән төшү ихтималы турында кисәтә. Әлеге хезмәт мәгълүматларына караганда, 31 гыйнварга каршы төндә һәм иртән Татарстанда урыны белән 25-30 градус салкын булачак. Казанда максималь һава температурасы 27 градуска кадәр җитә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз