Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Геннадий Штенников “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнде

    Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген башкалабызның "Корстон " күңел ачу сәүдә үзәгендә республика авыл хуҗалыгы хезмәт алдынгыларын кабул итте. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. "Бөреле" җәмгыятендә 52 елдан артык хезмәт куючы Геннадий...

    Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген башкалабызның "Корстон " күңел ачу сәүдә үзәгендә республика авыл хуҗалыгы хезмәт алдынгыларын кабул итте.

    Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. "Бөреле" җәмгыятендә 52 елдан артык хезмәт куючы Геннадий Штенников "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнде. Хәзерге вакытта җәмгыятьнең механик мастерскоенда көйләүче мастер булып эшләүче Геннадий Иванович моңа кадәрле Татарстанның атказанган механизаторы исеменә дә (1997 ел) лаек булган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: