Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Газетага яздыру акциясе бара

    Хөрмәтле биектаулылар! «Высокогорские вести» - «Биектау хәбәрләре» газетасы 1 - 10 декабрь көннәрендә "Газета бүләк ит" акциясен уздыра. Районның социаль яклауга мохтаҗ 2 мең кешесен үзебезнең газетага яздыру мөмкинлеге бар. Без мәрхәмәтле кешеләрне әлеге акциядә катнашырга чакырабыз. Теләгән һәркем мохтаҗларга ярдәм йөзеннән аларны ярты елга район газетасына яздыра ала. Акция...

    Хөрмәтле биектаулылар!

    «Высокогорские вести» - «Биектау хәбәрләре» газетасы 1 - 10 декабрь көннәрендә "Газета бүләк ит" акциясен уздыра. Районның социаль яклауга мохтаҗ 2 мең кешесен үзебезнең газетага яздыру мөмкинлеге бар. Без мәрхәмәтле кешеләрне әлеге акциядә катнашырга чакырабыз. Теләгән һәркем мохтаҗларга ярдәм йөзеннән аларны ярты елга район газетасына яздыра ала. Акция вакытында 2017 елның беренче ярты елына язылу бәясе нибары 400 сум тәшкил итә.

    Сездән шалтыратулар көтеп калабыз. Телефоныбыз: 8 (84356) 2-36-48; адресыбыз: Биектау тимер юл станциясе, Мәктәп урамы, 16 йорт.

    Акциядә катнашучыларны газетада язып чыгачакбыз һәм «Биектау FM», «Биектау ТВ» каналлары аша күрсәтәчәкбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: