Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Газета турында уйлану

    Газета-журналларга язылу кампаниясе башлану уңаеннан үз укучыларыбызның газета турындагы фикерләрен ачыклауны дәвам итәбез. Сорауларыбыз гади: кайчаннан бирле газетага языласыз, нинди темалар ошый, эчтәлеген яхшырту өчен нинди теләкләрегез бар. Дөбъяз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Хәйруллина безгә үз фикерен язмача җиткерергә вәгъ-дә итте. Әйткән сүз - аткан ук....

    Газета-журналларга язылу кампаниясе башлану уңаеннан үз укучыларыбызның газета турындагы фикерләрен ачыклауны дәвам итәбез. Сорауларыбыз гади: кайчаннан бирле газетага языласыз, нинди темалар ошый, эчтәлеген яхшырту өчен нинди теләкләрегез бар.

    Дөбъяз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Хәйруллина безгә үз фикерен язмача җиткерергә вәгъ-дә итте. Әйткән сүз - аткан ук. Газетаның туган көнен дә онытмыйча, үз фикерен безгә җиткерде. Менә ниләр яза ул:

    - Газета-журналлар инде күптәннән иң мөһим мәгълүмат чараларының берсе булып тора. Газета аша кешеләр дөньяда булган яңалыклар белән таныша, үз фикерләре белән уртаклаша.

    Безнең районыбызда чыга торган "Биектау хәбәрләре" газетасына менә инде 78 ел. Шушы озын гомер дәверендә ул күп кенә кыенлыклар, шатлыклы минутлар аша уза. Никадәр вакыт үтсә дә, ул үзенең алдына куйган максатыннан читкә тайпылмый. Аның беренчел максаты: дәүләт хакимияте органнары эш-чәнлеген халыкка җиткерү. Газета битләрендә авыл хуҗалыгын күтәрү, район тормышы, илебез турында яңалыклар белән танышырга мөмкин. Бер генә биттән башланган 1500 тиражлы газетаның бүгенге көндә тиражы 4000 гә якын. Без атнага ике сан алабыз, җомга көн килә торганы сигез битле, шуның өстенә «Атна вакыйгалары» дигән кушымтасы да бар.

    78 ел... Күпме генә вакыт үтмәсен, бүгенге көндә дә газетаны күп йортта түземсезлек белән көтеп алалар дип саныйм. Газета районда булган бар мөһим яңалыкны да үзендә чагылдырып бара бит. Нәкъ беренче саннарындагы кебек, алдагы битләрдә район башлыгы, башкарма комитет эш-чәнлеге, авыл хуҗалыгы яңалыкларын күрәбез. Кайсы гына санны ачып карама, фермер хуҗалыгы, спорт турында мәгълүмат тапмый калмассың.

    Газета битләрен ачам... Районыбызда яшәгән күп кенә кешеләрнең тормышларын белмибез дә икән бит! Ә алар район өчен, илебез өчен күпме тырышкан. Менә шул кешеләрнең эшчәнлеге турында газета битләрендәге мәкаләләр өчен журналистлар аерым рәхмәт сүзләренә лаек дип саныйм. Әгәр дә район газетабызда бу мәгълүмат бирелмәсә, без новатор укытучыларыбыз, алдынгы механизаторлар, терлекчеләр, спорт өлкәсендәге батырларыбыз, хөрмәтле ветераннарыбыз турында һәм башка яңалыкларны кайдан белер идек?!

    Мәктәп укучыларының газетада басылып чыккан күпсанлы мәкаләләре - журналистика өлкәсендә ясаган беренче адымнары булып торадыр, мөгаен. Алар газета битләрендә мәктәп яңалыклары, укытучылар, сыйныф җитәкчеләре турында язып, безне куандырып тора. Мәктәп укучыларының мәкаләләре басылмаган бер генә санны да күрмәссең. Димәк, яшь алмаш үсә.

    Һәр районның үз газетасы бар. Без дә үзебезнең район газетасы булуы белән бик бәхетле. Газетабызның туган көне уңаеннан редакция хезмәткәрләренә рәхмәтлә-ремне җиткерәсем килә. Аларга яңадан-яңа иҗат уңышлары телим. Район газетасы һәр гаиләгә дә килсен, һәр гаиләне дә шатландырып торсын иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: