Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Галия Камалова “Инде хәзер “Пирамида” сәхнәсе турында хыялланам”

Чыпчык авылында гомер итүче якташыбыз Галия Камалова “Тәртип” радиосы оештырган “Үз илемдә - үз көем” бәйгесенең ГранПри иясе булды. Галия апа бәйгедә татар халкының мәшһүр “Уел” җыры белән катнашты. Сүз уңаеннан, жюри әгъзалары барлыгы йөздән артык видео кабул иткән. Катнашырга теләк белдерүчеләр арасында Татарстаннан гына түгел, Мәскәү шәһәре, Башкортстан республикасы, Пермь, Киров өлкәләреннән дә милләттәшләребез булган. Бүгенге әңгәмә - Җиңү тәме, “Җыр дөньясы” хакында. Кунагым - җырчы сандугачыбыз Галия Камалова.

- Хәерле көн, Галия апа! Иң әүвәл сине шушы мәртәбәле җиңү белән тәбрик итәсе килә. Мондый шатлыклы мизгелләр тормышыңда әле күп булсын. Бәйгеләрдә болай еш катнашасыңмы?

- Хәерле көн, Гүзәлия! Алай еш катнашам дип әйтә алмыйм үзе. Минем яшемдә активлык бераз кими инде ул. Яшь чакларымда үз көчемне төрле бәйгеләрдә сынап карый идем. Шундыйларның берсе: 1969 елны Башкортстанда узган Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге конкурс. Мин анда җиңү яуладым. Исемле сәгать тә бүләк иткәннәрен хәтерлим. Шунда минем тавышымны тыңлап, укырга да чакырганнар иде.

- Син риза булдыңмы соң?

- Әлеге конкурс гыйнвар аенда үткәрелде. Студентлар дүрт айлап белем алып өлгергәннәр иде. Мин бернинди имтихансынауларсыз тиз арада алар рәтенә бастым. Бер айдан соң укуымны өзергә карар кылдым. Бүгенгәчә моның сәбәбен аңлый алмыйм. Шул вакыттан җыр өлкәсеннән дә бөтенләйгә киттем, дияргә була.

- Галия апа, чыннан да синең язмышың бик гыйбрәтле. Тормыш дигәннәре кая гына илтмәгән дә, нинди генә һөнәргә өйрәтмәгән үзеңне. Шундый талантлы кыз баланың гомере авыл хуҗалыгы, трактор эшендә узган. Шулай да соңгы вакытларда синең исемең кабат җыр белән бәйле. Моны янәдән теләк уяну дияргәме, әллә сәбәп башкамы?

- Әйе, Гүзәлия, лаеклы ялга мин машина-трактор рулен тотып чыктым. Аннан соң да әле озак еллар хастаханәдә ашыгыч ярдәм машинасын йөрттем. 1994 елны Таҗикстан якларыннан Биектау җиренең Чыпчык авылына әйләнеп кайттым. Мин күченеп килгән елны биредә зур күләмле, бик матур фестиваль оештырылды. Әлегәчә хәтеремдә: аны бүгенге көндә бик танылган журналист Илдар Кыямов алып барган иде. Катнашучылар арасында Шәпше, Мүлмә, Дөбьяз кешеләре дә күп иде. Мин анда “Син утырткан муел” җырын башкардым. Менә бу очракны алсак та, ул күңелнең бер уянып алуы кебек булгандыр. Ни кызганыч, аннан соң да иҗат уты белән дөрләп янып китә алмадым.

- Ул елларны авылларда концертлар кую бик популяр иде, дип истә калган. Син андый үзешчән чараларда еш катнаша идеңме?

- Чыпчык авылында оештырылган чараларда актив катнаштым. Ул елларда бүгенгедәй бар мөмкинлекләр дә тудырылмаган иде. Салкын биналарда ничә сәгатьләп җырлап йөргәннәремне Чыпчык халкы әле дә искә ала. Бер елны авылыбызга Хәния Фәрхи дә килде. Аның каршында да чыгыш ясарга туры килде.

- Галия апа, иң яраткан чыгышың кайда һәм кайчан булды? Гомумән, бармы ул?

- Әйе, Гүзәлия. Мин аны 2012 елны “Балкыш” фестивалендә ясаган чыгышым дияр идем. Шул көннән мин янәдән җыр белән канатлана башладым. Иң беренче елны фестиваль сәхнәсендә данлыклы, бик матур “Уел” җырын башкардым. Алга таба районның мәдәният җитәкчелеге мине “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатынкыз күзлегеннән” бәйгесенә тәкъдим итте. Мин Кукмарада узган зона этабында үз номинациям буенча беренче урынга күтәрелдем. 2013 елның апрель аенда Мәскәү шәһәренә чакыру алдым. Анда да чыгышымны иң югары урынга бәяләделәр.

- Галия апа, димәк, “Балкыш” фестивале синең тормышыңда зур урын алып тора?

- Ә й е , Г ү з ә л и я , ялгышмыйсың. Шул вакыттан җырларымны яздырып, клип төшерәсем килә башлады. “Гөлҗамал” җырын “Мәйдан” каналында да күп тапкырлар яңгыраттылар. Шулай берсендә Марат Готович Әхмәтовның и г ъ т и б а р ы н д а җ ә л е п иткәнмен. Ул чакларда авыл хуҗалыгы өлкәсен җитәкләгән министр мине үз кешеләре аша эзләп таптырды. Мин Чаллыда ял иткән җиремнән Казанга “Авыл хуҗалыгы бәйрәме”ндә чыгыш ясарга кайттым. Бу 2016 нчы еллар. Шуннан соң мине таный башладылар дисәм, ялгыш булмас. Еллар узган саен “Балкыш” фестиваленә, оештыручылары Хәбир Газизовичка, Шамил Әхмәтҗановка олы рәхмәт әйтеп яшим. Үз мисалымда җыр ул мине яшәтә, яшәртә, дип әйтә алам. Саллы гына яшемдә дә мине хөрмәт итәләр, яраталар икән, мин моңа сөенеп туя алмыйм. Тормыш булгач, кеше сүзләренә дә, гайбәтләргә каршы торырга да миңа шушы шөгылем ярдәм итә. Бер көнемне дә җырламыйча уздырганым юк әле.

- “Тәртип” радиосы оештырган бәйге хакында да сөйләшик әле. Бу конкурстан нинди тәэсирләр алдың?

- Әлеге конкурс хакында миңа баянчы Ринат Гыйльметдинов әйтте. Рәхәтләнеп катнаштым мин анда. Тәэсирләр, алган хис-кичерешләр бары тик уңай гына. “Тәртип”нең алып баручылары да миңа бик җылы мөнәсәбәт күрсәттеләр. “Татмедиа” бинасында да рәхәтләнеп җырладым. Рәхмәт аларга. “Пирамида” сәхнәсендә генә чыгыш ясаганым юк әлегә. Үз баянчым Ринат уйнап, мин шунда җырлау турында хыялланам.Чыгыш ясасам да, бары тик аның белән генә.

Реклама

- Мәшһүр Әлфия апа Афзалова (кабере нур белән тулсын) кебекме?

- Әйе. Дөресен генә әйткәндә, аның төркеме белән бер елга якын концерт куйган чаклар да булды. Бик акыллы, ярдәмчел, оста, җор телле, моң иясе иде Әлфия.

- Аның берәр киңәше истә калмадымы?

- “Мин сиңа киңәш биргәнче, син миңа бирәсең” дия торган иде Әлфия. (көлә). Бик шаян кеше иде. Чыннан да, ул һәр чыгыш азагында бик дөрес сүзләр, акыллы киңәшләр әйтә иде. Бервакыт “Син Әлфиянең кызы түгелме?” дип тә сораганнары булды.

- Илһам ага Шакиров белән очрашкан булдымы?

- Булды. Ул вакытларда миңа 45 яшьләр тирәсе иде. Илһам Шакиров минем тавышыма мактау сүзләре әйтте ул чакны. “Шушы юлны дәвам итсәң, синнән җырчы чыгачак”, - дигән иде. Башкорстанда шундый югары бәяне Бәхти Гайсин белән Фәридә Кудашевадан алу белән бик бәхетле кеше мин. 8 сыйныфта укыган чагымда мине тыңлап, җыр буенча укырга кертүчеләр дә алар иде. Мин укуны ташлагач, озак вакыт алардан шелтә алдым. Нишлисең, күрәчәк булган инде.

- Еш үкенәсеңме?

- Юк, Гүзәлия. Үкенеп, елап утырырга яратмыйм. Димәк, шулай тиеш булган. Машинатрактор йөртү дә кирәк бит бу тормышта.

- Киләчәгеңне ничек күрәсең?

- Саулык һәм җыр белән, Гүзәлия. Бүгенгедәй исәнлектәсаулыкта, иминлектә, җырлап яшәргә язсын. Алда бәйгеләр булса, әле катнашырмын дим үзе.

- Бүгенге көндә синең кебек икеләнеп, нинди юл сайларга белмәгән укучыларга нинди киңәш бирер идең?

- Хөрмәтле балалар! Бүгенге заманда мөмкинлекләр зур. Сезне хөрмәт итеп чакыралар, укырга дәшәләр икән, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Биектау, Татарстан данын яклап яшәгез. Барыгызга да изге теләкләр генә юллыйм.

- Рәхмәт , Галия апа! Сине тагын бер кат җиңү белән!

Әңгәмәне Гүзәлия ВАФИНА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев