Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Гадел хөкем сагында

    3 декабрьдә район суды коллективы юристлар көнен билгеләп үтте. Юрист төшенчәсенә адвокатлар, хөкемдарлар, тикшерү эшләре алып баручылар, прокурорлар, нотариуслар һәм юридик киңәш бирүчеләр керә. Юрист һөнәре - ул законлы гаделлекне урнаштыруда ярдәм итә. Биектау район суды үзенең эшчәнлеген 1935 елда башлап җибәрә. Ул район үзәгендә, Биектау станциясендә урнаша. Административ-җирлекнеүзгәртеп кору...

    3 декабрьдә район суды коллективы юристлар көнен билгеләп үтте. Юрист төшенчәсенә адвокатлар, хөкемдарлар, тикшерү эшләре алып баручылар, прокурорлар, нотариуслар һәм юридик киңәш бирүчеләр керә.
    Юрист һөнәре - ул законлы гаделлекне урнаштыруда ярдәм итә.
    Биектау район суды үзенең эшчәнлеген 1935 елда башлап җибәрә. Ул район үзәгендә, Биектау станциясендә урнаша. Административ-җирлекнеүзгәртеп кору чорларында суд статусы да төрле үзгәрешләр кичерә. 1962 елда Биектау районы бетерелә. 1963-1965 елларда ул Питрәч районы халык суды каршындагы Биектау сессиясе булып тора. 1965 елның февралендә, яңадан Биектау районы оешкач, район суды да үзенең тарихи статусына әйләнеп кайта. Суд барак рәвешендәге агач бинада урнашкан буллу сәбәпле, коллективка шактый гына кысынкы шартларда эшләргә туры килә. Бүген инде бу бина урынында район халкы яратып өлгергән җыйнак, ямьле парк үсеп чыкты. 1997 елда юл аша гына яңа гадел хөкем сарае пәйда булды. 2010 елда Татарстан Республикасы суд идарәсе департаменты ярдәме белән бина яңартып төзелде. Бүгенге көндә ул республикада иң яхшы суд биналарының берсе булып тора, районның архитектура төрлелеген баета.
    Биектау район судының беренче рәисе Шәйхелислам Хәйрислам улы Хәйрисламов була. 1976 елда район суды рәисе булып Мәгәфүр Ханнан улы Ханнанов эшли башлый. Суд эшенә ул үзенең 29 ел гомерен багышлый. "Биектау районын мин үземнең туган ягым кебек якын итәм. Монда минем иң нәтиҗәле хезмәт елларым узды",- дип искә ала Мәгәфүр Ханнанов.
    1986 елда Мәгәфүр Ханнановны Эльвира Рахман кызы Мельникова алыштыра. Ул Биектау район судын 1996 елга кадәр җитәкли. 1996 елда Биектау район судына яңа җитәкче Харис Хасимҗан улы Вәлиуллов килә. Район судының яңарыш чоры нәкъ менә аның исеме белән бәйле. 2013 елның 29 августында Биектау район судына яңа җитәкче - Айдар Фатих улы Галиәкбәров килә. Аның хезмәте дә хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә: Айдар Фатихулы Галиәкбәров "Татарстан Республикасының атказанган юристы", Россия президентының Идел буе федераль округы Тулы вәкаләтле вәкиленең Мактау хаты белән бүләкләнә. Айдар Галиәкбәров заман сулышын тирән аңлый торган бүгенге көн җитәкчесе.
    2000 елда Биектау районында җәмәгать хөкемдарларының ике суд бүлекчәсе оеша. Һади Хәмидулла улы Кыямов беренче җәмәгать хөкемдары итеп билгеләнә. Беренчегә беркайчан да җиңел булмый. Шуңа да карамастанул 7 ел гадел хөкем сагында тора. Һади Хәмидулла улы бүгендә әле коллективта үз кеше, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул оста чаңгычы, район күләмендә уздырыла торган ярышларда спортчы чаңгычыларны да артта калдырып, беренче килә.
    2014 елда Биектау районында суд утырышлары уза торган 60 кеше сыешлыя ңа зал ачылды. Мондагы техник җиһазлар, эш шартлары халык өчен дә, суд хезмәткәрләре өчендәуңайлы, җайлы, ямьле. Суд утырышын видеоконференция ярдәмендә дә уздырып була.
    Район суды хезмәткәрләре үзләренең тарихи музейлары белән дә горурланалар. 80 еллык тарих - барысы да музей экспонатларын да чагылыш таба. Шунда УК коллективның төрле спорт чараларында яулаган казанышлары кубоклар, Мактау хатлары рәвешендә урын алган. Иң мәртәбәле урында шәрәфле хөкемдарларның протретлары галереясы, сугыш ветераннарына багышланган күргәзмә урнашкан.
    Биектау район суды коллективы районның җәмәгать тормышыннан да читтә калмый. Өмәләр дисеңме, хәйрия чаралары, фестиваль, спорт ярышлары - берсе генәдә суд хезмәткәрләреннән башка узмый. Узган ел район мәдәният йортында "Мәхкәмә - муза бердәмлеге" дигән шигар астында хөкемдарларның беренче республика конкурсы узды. Биектау хөкемдарлары республиканың 7 районыннан килгән коллегаларын - иҗат әһелләрен кабул итте. Нәтиҗәдә, Биектау хөкемдарлары беренче урынныя улады.
    Бөек җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә район суды үзенең ветераннарын тагын бер кат зурлады. Аларга Мактау хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
    Биектау район судының үз сайты бар. Монда судның эш планы, судта карала торган эшләр турында белешмә һәм башка файдалы, оператив мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Суд бинасының үзен дә эшли торган электрон табло да мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итә. Биредә эшләүче һәр кеше, заман таләбенә җавап бирүче һәр техника гаделлек һәм канунлыкның гаранты булып тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: