Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Әфган кайтавазы

    Илебез халкы Әфган сугышын әле дә йөрәк әрнүе белән искә ала. 15 февраль - Әфганстаннан совет гаскәрләрен тулысынча чыгару көне. Быел әлеге вакыйгага 28 ел тулды. Бу беркемгә дә кирәк булмаган коточкыч сугыш меңләгән совет солдатын юк итте. Көрәш кырларында 15 мең совет солдаты, шул исәптән 261 татарстанлы һәлак булды....

    Илебез халкы Әфган сугышын әле дә йөрәк әрнүе белән искә ала. 15 февраль - Әфганстаннан совет гаскәрләрен тулысынча чыгару көне. Быел әлеге вакыйгага 28 ел тулды. Бу беркемгә дә кирәк булмаган коточкыч сугыш меңләгән совет солдатын юк итте. Көрәш кырларында 15 мең совет солдаты, шул исәптән 261 татарстанлы һәлак булды. 15 мең гаиләгә кургаш табут кайтты, дигән сүз. Күпме аналар бүген дә Әфган тауларында калган уллары өчен күз яшен түгә.
    Әфган сугышы совет халкы өчен 10 ел дәвам итә. Ул 1979 елда башлана. 25 декабрьдә Әфган җиренә беренче совет гаскәрләре кертелә. Ул елларда бу турыда газеталарда язу, телевидение аша сөйләү тыелган иде. Хаттә Әфган җирендә сугышкан солдатның да үз туганнарына үзенең кайда икәнлеген хәбәр итәргә хакы булмаган.
    Биектау районында сугышчы-интернационалистлар байтак. Әфган сугышында катнашкан ир-егетләрне соңыннан шундый исем белән атый башладылар. Сугышчы-интернационалистлар. Якташыбыз Тәлгать Әлимов та Әфган сугышында катнашкан. Ул туган җиренә 1987 елда әйләнеп кайта. Япь-яшь егет сугышны бөтен барлыгы белән үз күзләре белән күреп, йөрәге, җаны аша үткәреп кайта. Аның өчен хәзер бу сугыш куркыныч бер төш кебек кенә, әмма ул төш бүгенгә кадәр хәтерне, йөрәкне, җанны җәзалый. Әле кичә генә кайткан кебек.
    "Анда син һәрвакыт төзәү (прицел) астында йөрисең. Качып өлгерсәң, исән каласың. 19 яшьлек балалар идек бит әле без ул вакытта. Канның кайнар чагы. Үлемгә каршы йөгергән вакытлар да булды. Үтерсәләр үтерәләр инде, берни эшләр хәл юк, дип уйлый идек. Хәзер искә төшә дә ул чаклар, йөрәк сызлана башлый", - дип искә ала Тәлгать Әлимов.
    Әйтәләр бит, сине өзелеп, яратып көтүче кеше бар икән, һичшиксез, әйләнеп кайтасың, дип. Тәлгаткә әнисе көч бирә, сөйгән кызы - булачак хатыны - рухландырып тора.
    "Әнием мәрхүм инде, - дип дәвам итә Тәлгать Әлимов. -Телевизордан Әфган сугышы турында яңалыклар сөйли башласалар, әни дога укый-укый, елый-елый минем исәнлекне теләгән. Көн саен шундый хәл. Әнинең йөрәге телгәләнеп беткәндер, мөгаен".
    Булачак хатыны белән алар Кадыш мәктәбендә укыганда ук танышкан булалар. Ул вакытта Кадыш авылы Биектау районына кергән булган.
    "Безнең мәхәббәт бик кызык кына башланды, - ди Тәлгатьнең тормыш иптәше Гүзәлия Әлимова. - Миңа 12 яшь кенә иде ул вакытта, Тәлгать миңа дуслар булырга тәкъдим итте. Тәлгать ул вакытта 9-нчы сыйныфта укый иде, ә мин - 7-нче сыйныфта. Шундый дуслык олы мәхәббәткә әверелер дип уйламаган да идем мин".
    Гүзәлия сөйгән егетен армиядән көтеп ала. Авыр елларда алар бер-берсен бер генә минутка да истән чыгармыйлар. Хатлар язышалар, бер-берсенә ышаналар, көтәләр. "Безнең заманда сөйгән егеткә кул яулыгы чигеп бүләк итү гадәте бар иде. Матур гадәт. Егетләр ул яулык белән армиягә китәләр. Бу бер-береңне бәйләп торучы олы бер символ иде ул", - ди Гүзәлия ханым.
    "Армиядә хезмәт иткәндә якыннарыңнан хат алу бик зур шатлык инде ул, - дип дәвам итә Тәлгать әфәнде. - Хат алмаган егетләр дә бар иде. Аларның хат язар кешеләре булмагандыр инде. Без аларга үзебезнең хатларны биреп укыта идек". Тәлгать 3 елдан соң әйләнеп кайта.
    "Авылда шулай бит инде ул, нинди генә хәбәр булмасын, бик тиз тарала. Мин ул вакытта Кадыш мәктәбендә инглиз теле укыта идем. Хәбәр килеп иреште: Тәлгать кайткан. Мин үз дәресләремнән балаларны җибәрдем дә, йөгереп өйгә кайтып киттем. Өйдә, үз бүлмәмдә аны көтеп утырам. 3 ел көтү белән бер булган кебек тоелды миңа ул минутларны уздыру. Ул килде. Баһадир кебек, чып-чын ир-егет. Йөзләре эссе кояштан кызарып беткән. Без аның белән бер-беребезгә ташландык та ычкына да алмый торабыз", - дип хәтирәләр яңартты Гүзәлия ханым.
    Быел Әлимовларның бергә яши башлауларына 30 ел була. Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары үсеп килә.
    "Минем бәхет чыганагым - ул минем әнием һәм сөекле тормыш иптәшем Гүзәлиям булды, - ди Тәлгать Мөнирович. - Мәхәббәт сугышта исән калырлык көч бирде, тынычта яшәргә дәрт бирде. Без аңлашып яшибез ".
    "Безнең мәхәббәт балачактан ук килә. Шуңадыр, бәлки, аңа кер дә кунмады, еллар узды - ә ул көн саен көчәя генә бара", - Гүзәлия ханым.
    Тәлгать Әлимов Биектау районы янгын-коткару гарнизонында эшли. Биредә аны үз итәләр, хөрмәт итәләр. Гарнизон башлыгы Азат Кәлимуллин сүзләренә караганда, Тәлгатькә имәнгә таянган кебек таянып була. Аның өчен бурыч, кешеләр алдында җаваплылык һәрвакыт беренче урында тора. Ә аның эшкә карата мөнәсәбәте башкалар өчен үрнәк. Шундый хезмәткәрләр коллективның терәге булып тора да инде.
    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: