Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Фермерлар сөт бизнесын отышлы диләр

    Биектау районында өстенлекле юнәлешләрнең берсе - авыл хуҗалыгын, аерым алганда сөт бизнесын үстерү. Әлеге продукт бәяләре аның ничек сатылуына карап үзгәрә. Әгәр дә сыер хуҗасы сөтне арадашчысыз үзе сата икән, ул чакта аның бер литры 40 сумга да җитәргә мөмкин. Каенлык авыл җирлегенең Олыяз авылында яшәүче Тәскирә Шиһапованың шәхси хуҗалыгында...

    Биектау районында өстенлекле юнәлешләрнең берсе - авыл хуҗалыгын, аерым алганда сөт бизнесын үстерү. Әлеге продукт бәяләре аның ничек сатылуына карап үзгәрә. Әгәр дә сыер хуҗасы сөтне арадашчысыз үзе сата икән, ул чакта аның бер литры 40 сумга да җитәргә мөмкин.

    Каенлык авыл җирлегенең Олыяз авылында яшәүче Тәскирә Шиһапованың шәхси хуҗалыгында 3 сыер асрала. Һәр иртәне диярлек ул сатарга 25 литрлап сөт алып бара. "Сыер асрау минем өчен авыр түгел, бу эшкә кечкенәдән үк күнегеп үселгән. Аларны каравы да әллә ни кыен түгел. Ә табышы әйбәт", - ди ул.

    - Аллага шөкер, файдасы бар. Бүген сөтне 23 сумнан алалар. Без 3 сыер сөтен тапшырабыз, 15 көндә шактый җыела ул. Шушы акчага яшибез дә инде, - ди Тәскирә Шиһапова.

    Тәскирә Шиһапова кебекләр авылда күп. Биредә 46 хуҗалыкка 72 сыер туры килә.

    Сөт җыючылар көн аралаш авылда һәм якын-тирә бистәләрдә йөреп чыгалар. Фәттаховлар гаиләсенең шушындый кечкенә генә шәхси бизнеслары авыл кешеләренә продукцияне урнаштыруда бик әйбәт ярдәм булып тора.

    Продуктка бәяләр дә аның ничек сатылуына карап үзгәрә.

    - Минем үз бизнесым бар - кибет тотабыз. Аннан тыш 3 сыер асрыйбыз. Тиздән сыерларны 5кә җиткерергә уйлыйбыз. Аларга тоткан чыгымнар аклана. Гаиләгә дә әйбәт, акча да килә, - дип аңлатты Фирадия Галиәхмәтова.

    Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, литрына 40 сум - отышлы бәя. Шәһәрдә аксым һәм кальцийдан торган коктейль кыйммәтрәк тора, әле майлылыгы да түбәнрәк. Сөт бизнесы белән шөгыльләнүнең отышлы булуы катлаулы икътисади нигезләүләр уздырмыйча да аңлашыла.

    Сыер асрауның алай ук катлаулы булмавын Каенлык авыл җирлеге башлыгы Эльвера Әхмәдуллина үз мисалында да күрсәтә. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 16 баш мөгезле эре терлек асрала. Эше күп инде аның, ди ул. Сөтне арадашчысыз, үзләре тапшыралар икән.

    Реклама

    - Эше күп булса да, миңа бик ошый бу шөгыль. Сөт күбрәк сатыла башлагач, шатланасың инде, - ди Эльвера Әхмәдуллина.

    Сөт килеп җыючылар өчен калмый да. Авыл кешеләре алып бетерә. Төрле авыллардан 20дән артык гаилә нәкъ менә аларның сөтен яратып ала. Эльвера Әхмәдуллинаның үз сүзләре белән әйткәндә, син җитештергән продукт кемгәдер ошый икән, авырлыклар да куркытмый.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов аңлатмасыннан:

    - Безнең районда сөт җитештерү белән 12 хуҗалык шөгыльләнә. Хәзер сөтнең сатып алу бәясе бик әйбәт. Гомумән алганда да, шулай ук район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тарафыннан да шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да җәлеп итү турындагы мәсьәлә кузгатыла. Без кешеләрнең сөтне литрын 20-23 сумнан арадашчыларга түгел, ә бәлки литрын 25 сумнан хуҗалыкларга тапшыруын телибез. Сыер асраучыларга 2 сум табыш кала - 1 литр сөттән бу аз түгел. Эре хуҗалыклар аннары сөтнең литрын 30-32 сумнан тапшыралар. Башкача әйткәндә, хуҗалыкларга да бу әйбәт табыш китерәчәк.

    Хуҗалык җитәкчеләре җирлекләрдә мөгезле эер терлекләр асраучылар белән тыгыз элемтәдә торып эшләячәкләр.

    Мондый эш киләчәктә уздырылачак һәм җайга салыначак. Бу район өчен яхшы күрсәткеч булыр, дип уйлыйбыз. Башка районнар мондый тәҗрибәдән күптән файдаланалар - барысы да канәгать, барысына да файда.

    Әлегә исә төп бурычларның берсе - сөт җыю һәм ташу өчен техника алу. Җәйгә эш җайга салыныр, дип планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: