Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Эшкә теләк булганда, дәүләт карышмый

    Республиканың агросәнәгать комплексы мәсьәләләре һәрчак стратегик мәсьәләләрдән саналды. Соңгы елларда кече хуҗалыклар статусы шактый күтәрелде, тулаем продукция күләмендә шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының өлеше артты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларга конкрет ярдәм итү буенча максатчан эш алып бара. Шул тема буенча халыкка аңлатмалар бирүен үтенеп, без Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад эшчәнлеге буенча консультанты Анна Цымбалюкка мөрәҗәгать иттек.

    - Анна Владимиров - на. Авылларда халык җыеннарында күтәрелгән мөһим мәсьәләләрнең берсе - фермерларга дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсе иде. Бүгенге көндә районда үз эшен башлап җибәрергә теләүче фермерларга һәм бу өлкәдә тәҗрибәле хезмәткәрләргә дәүләт нинди ярдәм итү чаралары күрә?

    - 2017 елдан Татарстан Респу- бликасында үз эшен башлап җибәрергә теләгән фермерларга матди ярдәм күрсәтү программа- сы эшләп килә. Программа 2020 елга кадәр, агымдагы елны да кертеп, дәвам итә. Әлеге про- грамма буенча аерым шартлар бар: фермерлык хуҗалыгының эшчәнлеге 24 айдан да артмаска тиеш. Тагын бер шарт - бирелә торган грантның 10%ы күләмендә үз акчаң булуы. Ит һәм сөт җитештерү максатыннан мөгезле эре терлек асрарга теләүчеләргә - 5 млн сум, ә дуңгызчылык, кошчылык, ат, куян асрау, бәрәңге, яшелчә, гөмбә үстерергә теләүчеләргә 3 миллион сум акча бирелә. Бирелгән грант җир сатып алу, проект документларын эшләү, төзелеш эшләрен алып бару, җитештерү объектларын төзекләндерү һәм башка максатларда кулланылырга тиеш. Кызыксынучылар тулырак мәгълүматны район авыл хуҗалыгы идарәсенә килеп белә ала. Мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр гариза яза, бизнесплан төзи.

    Татарстанда тагын бер төр грант алу мөмкинлеге бар. Анысы «Кече һәм урта эшкуарны үстерү» илкүләм проекты кысаларында эш башлаучы фермерлар өчен «Агростартап» программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты. Ул 2024 елга кадәр гамәлдә. Бу программаның асылы нидә? Әлеге грантка теләге булган барлык физик затлар һәм фер- мерлык стажы 1 елдан да артык булмаган кешеләр мөрәҗәгать итә ала. Әмма конкурс комисси- ясен узу беренчел шарт булып тора. Физик зат конкурстан уза ала икән, грант аның кулында дигән сүз. Грант отып, 15 көн эчендә физик зат үз фермер- лык хуҗалыгын рәсми рәвештә теркәргә тиеш. Грант алу өчен, беренче очрактагы кебек үк, шәхси эшмәкәрнең алыначак грантның 10%ы күләмендә үз акчасы булу шарт.

    Үз эшен 24 айдан артыграк алып барган фермер хуҗалыклары өчен бик җитди программа эшләп килә. Ул гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы. Үзләрен авыл хуҗалыгында ышанычлы фермер хуҗалыклары итеп күрсәткән гаиләләргә 30 миллионга кадәр грант бирелә. Әлбәттә, грант бирү шарты да бу очракта катгыйрак таләпләр куя. Фермерлык хуҗалыгы эшчәнлеге 24 айдан күбрәк һәм үз акчаң алыначак грантның 40%ы күләмендә булырга тиеш. Бу очракта да мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнүчеләргә - 30 миллион, ә башка авыл хуҗалыгы телекләре асрарга теләүчеләргә 20 миллион сум грант каралган. Мондый грантны алу өчен дә гариза һәм бизнес-план таләп ителә. Грантны тагын нинди максатларда кулланып булуын белергә теләүчеләр район авыл хуҗалыгы идарәсенә килеп белә ала.

    - Субсидия яисә грант алырга теләүче фермер эшне нидән башларга тиеш?

    - Иң беренче чиратта безгә - район авыл хуҗалыгы идарәсенә килергә тиеш. Без аның һәр адымын тәфсилләп аңлатып җибәрәчәкбез. Соңыннан ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына барып, гариза һәм үзенең бизнес-планын тапшыра. Анда фермерга киңәшләр бирәләр һәм аның документларын конкурска кабул итәләр. Министрлыктан соң кабат район авыл хуҗалыгы идарәсенә килергә туры киләчәк.

    - Әлбәттә, бу грантлар эшне зур масштабта алып барырга теләүчеләр өчен кулай. Ә зур булмаган шәхси хуҗалыклар өчен субсидияләр бармы?

    - Әлбәттә бар. 2020 елда да шәхси хуҗалык ларга субсидияләр бирү программасы каралган. Сыер, кәҗә асраучы- ларга, сөт җитештерү буенча мини-фермалар төзүчеләргә субсидияләр бирелә. Таналар са- тып алу өчен дә дәүләт ярдәме каралган. Субсидиянең төгәлрәк суммасы турында мәгълүматны безгә килеп белергә була.

    - Искәртеп үткәнегезчә, шәхси фермерлык хуҗалыкларына ярдәм итү программалары күп төрле. Җаның кайсын тели - шунысын сайлап ал. Теләгең генә булсын. Документлар тутырырга ярдәм итәргә дә әзер торасыз икән.

    - Бик дөрес. Биектау районы авыл хуҗалыгы идарәсе гамәлдә булган барлык программалар буенча да халыкка даими аңлату эшләре алып бара, фермерларга грант алуда ярдәм итә. Безгә сораулары булган кешеләр Биектау тимер юл станциясе, Школьная урамы, 17 йортка килеп, үзен кызыксындырган со- рауларга җавап алырга мөмкин. Безнең белгечләр иң четере- кле мәсьәләләрне дә уңай хәл итәргә тырыша.

    - А н н а В л а д и м и р о в н а , әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.

    Әңгәмәне Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА алып барды, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: