Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Җеннәр белән очрашкан Илдус Исмәгыйлев: «Аллаһ миңа җәһәннәмне күрсәтте»

Иске таш мәчетендә эшләүче Илдус абыйның җеннәр турында сөйләве йокымны качырды. Нинди генә рәвештә очрамаганнар: кеше булып гырлаганнар да, йөргән тавышлары да ишетелгән… Ә иң тетрәндергәне — Илдус абыйның чигәсе кысыла башлап, авызыннан начар ис чыгуы. Героебыз «Интертат»ка җеннәрдән ничек котылуы турында сөйләде.

Илдус абый Иске таш мәчетендә 5 ел сакчы вазифасында эшли. «Мәчеткә сакчы кирәкми, аны Аллаһы Тәгалә Үзе саклый», — дип өстәп куя ул. Сакчы дию бик гади әйтелгән кебек. Административ эшләрне дә Илдус абый алып бара икән. Икенче төрле «кизү торучы имам» булам», — дип таныштырды ул үзе белән. Төп эше мәчеттә булгач, ул көне буе монда, кайчак кунып та калган чаклары була.

— Даими килеп йөрүче хәзрәт булмагач, иртәнге намазны мин һәм тагын бер-ике кеше укырга килә. Көндезен намаз укырга килүчеләр бар, шөкер. Мәчет булгач, биш тапкыр азан әйтелергә, намазлар укылырга тиеш. Ә менә иртәнге намазларны кайчак берүземә генә укырга туры килә. Әгәр дә укылмый икән, гаепле кеше җәһәннәмгә оча. Шуңа күрә үземнең хезмәтне үтәгәндә җаваплылык кирәк.

Базарга әйбер алырга чыгам икән, сәгатькә карап торам: азан кайчан була икән дим дә, тизрәк кайтырга чыгам. Озакка китәм икән, үзем урынына бер кешене калдырам, — дип башлады ул сүзен.

«Тундрада -40 градус салкында намаз укырга өйрәнеп кайттым»
— Илдус абый, дингә ничек килдегез?

— Кайберәүләр миңа карап гаҗәпләнә инде, чөнки 45 елдан артык машина йөртүче булып эшләп йөрдем. 1990нчы елларда илебезгә дин керә башлагач, Коръәннең тәфсирен укып чыгарга булдым. Ул вакытта диннең нәрсә икәнен белмәдек бит инде, исебез китми иде. Тәфсирне алты ай укыдым. Үзем укып чыкканнан соң, 35 ел мәктәптә укыткан әниемә дә тәфсир белән танышып чыгарга тәкъдим иттем. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә иманны акрынлап йөрәккә сала башлады.

Йөртүче булгач, күпчелек машиналарда асылынып торган бөтиләргә күзем төшә иде. Динне белгән кешедән сорадым: бөти эчендә Аятел Көрси догасы язылган икән. «Аять машинада тагып йөрер өчен язылганмы? Без аны укый белергә, мәгънәсен аңларга тиеш», — дидем. Алты ай буе Аятел Көрсине ятладым.

Берзаман, 2015 елда «Северный поток — 2» газ проводын эшләүдә катнашырга Воркута шәһәренә җибәрделәр. Анда да машина йөртүче булып эшләдем, кирәк әйберләр ташыдым. Эшчеләр өчен каралган ял итү, ашау-эчү вагоннары арасында намаз укый торган вагон да бар иде. Анда 5-6 кеше йөрде.

Мин дә шул вагонга кердем. Ул вакытта намаз укый белми идем, Аятел Көрсине укып, намаз укучы егетләрнең кырыйларында утырырып тордым. Дагыстаннан берсе миңа: «Синең белүең кирәкми, безнең арттан кабатла», — диде. Шулай, боларга ияреп, «Аллаһу Әкбәр», «Сөбханаллаһ», «Әлхәмдүлилләһ» дип кабатлап утырдым. Йөри торгач, сүрәләр өйрәнергә кушты болар. Кыска сүрәләрне өйрәндем.

Ноябрь азагы иде ул. Гадәттәгечә, намаз укырга кердем. Тышта яңгыр ява башлады. Миңа кадәр кергән кешеләр инде намазын төгәлләп, чыгып киттеләр. Вагонда берүзем калдым. Беренче рәкагәть намаз укыганда өске яктан нур килеп төште. «Яңгыр бетеп, аязган икән», — дип уйлап куйдым эчтән генә. Икенче рәкагәтьне укып бетергәч, шул кояш нуры сүнде. Аязып алган да, яңадан яңгыр ява башлаган, дип уйладым.

Сәламнәр биреп, укып бетереп урамга чыксам, бөтен күк йөзе кап-кара тора. Ник бер җирдә бер ачык җир булсын… Мин моны намазның көче дип уйладым инде. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә минем киләчәктә мәдрәсәдә укыячагымны, хаҗга барасымны белгән, шул рәвешле, миңа юл күрсәткәндер, дим. Кешегә сөйләгәч, ышанмадылар. Кояш нуры төшәрлек, син кем соң, дип елмаешты егетләр.

Икенче көнне намаз укыганда хаҗга барырга ният кылдым. Бер атнадан инде мин калган егетләр белән бер рәткә басып намаз укый башладым. Кырда, тундрада минус 40 градуста намаз укырга өйрәнеп кайттым, ә сез җылыда намаз укырга өйрәнергә иренәсез, дим халыкка. Кайсылары хәтер юк, дип җавап кайтара. Хәтерләре бар! Әнә, кино карагач, бөтен нечкәлекләре белән сөйләп бирәләр. Ялкаулык кына ул, — ди Илдус абый.

«Аллаһы Тәгалә миңа җәһәннәм сасысын күрсәтте»
Илдус абыйга 2016 елның җәендә хаҗга барырга насыйп була. Дини гыйлем алыр өчен ул Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә укырга керә.

— Эшне ташлап, тулаем укуга бирелдем. Шул чакта Иске таш мәчетенә каравылчы булырга чакырдылар. Миннән башка да килергә теләүчеләр күп булды, тик ниндидер сәбәпләр аркасында килмиләр. Аллаһы Тәгалә җибәрмидерме…

Авылда өйне төзетә башладым, акча эшләү ниятеннән, «Восточный» космодромында эшләп кайттым, соңрак М-12 трассасын ясарга булышырга Кайбыч якларына киттем. Минем урынга калучылар булды. «Иртәнге намазны калдырмагыз! Калдырсагыз, җеннәр җыела башлый», — дип кисәтеп куйдым.

Төрле язмалар тыңлый торгач, Аятел Көрсине көйгә салып укый башладым. Мәчеткә керүгә хәзер бөтен бүлмәләргә кереп, шулай көйләп укып чыгам. Бер атна да үтмәде, температура, кан басымым күтәрелде. Битнең чигәсеннән кыса башлады. Вакыты-вакыты белән авыздан сасы ис чыга. «Эчтә берәр тән әгъзасы череп ята микән, авыру бар микән», — дигән уйлар килде башка.

— Нинди ис соң ул?

— Бу дөньядагы сасы түгел иде ул. Чүп ташучы булып та эшләп алганым булды, чүпнең исен, аның никадәр озак ятканына кадәр әйтеп бирә алам. Бу ис шуннан да начаррак, түзәрлек түгел иде. «Аллаһы Тәгалә миңа җәһәннәм сасысын күрсәтә», — дип уйлап куйдым.

Шунысы искә төште: мәчеттә тәһарәт алганда ир-атлар аякларын юып, тапочкига баса. Аннан соң гөмбә авыруы эләктерәләр. Бөтен тәһарәтханә юеш кала. Чисталык өчен көрәшеп йөрим, үземчә. «Мәчеттә кешегә кисәтү ясарга ярамый», — дип укыганым булды. Аннан соң, кая гына барма, ризыкны авызга калганда һәрчак «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип кабырга кирәк. Сихерләнгән була калса да, ул сиңа хәләл булып керә.

Сәҗдәгә киткәч, борыннарын тартып утыручылар да булды. «Энем, дәвалан инде. Сарымсак аша, Аллаһ каршысына басасың бит, борыныңнан маңка тама», — дип әйткәнем булды. Бу сынау кирәкмәгән җиргә тыгылуым өчен микән?

…Ис чыгу — минем янга бер җеннең килүе белән бәйле булып чыкты. Ике атна узганнан соң, бу хәл тагын кабатланды. 25 тонна төягән машина белән йөк илткәндә авыздан начар ис чыга башлады.

«Теге җәяү килеп җитте әллә», — дип уйлап куйдым. Сихерме, җенме икәнен баштан белмәдем. Икенче тапкыр да шундый ис килде, башның чигәсеннән кыса башлады. «Аллаһу Әкбәр! Аллаһу Әкбәр!» — дидем дә кинәт башым кысылудан туктады. Минем янга җен килгән булып чыкты.


«Кем сине җибәрде — шуңа бар, дидем»
— Җен эчегезгә керде дип уйладыгызмыни?

— Юк. Эчкә керсә, син тыныч кына утырып та, йөри дә алмыйсың. Йөрәгең сикерә башлый, үзеңне контрольдә тотып булмый. Кулыңнан эш килми. Мин андый хәлгә юлыкканнар белән күп сөйләштем.

Ә бу җен мине кулы белән сыпырып җибәргән. Чигәне кыса башлауга «Аллаһу Әкбәр» дип 5-6 тапкыр әйтергә гадәтләндем, сасы ис чыгарга өлгерми иде. Шулай әйтүгә җиңеләеп китә. Бу җен көн саен шулай килә башлады. Бөтенләй азды. Эшемне бетереп шәһәргә кайткач, мәчеттә булганда да килде. Бер көнне хәтта дүрт тапкыр килде…

Белә торган догаларны, җеннәрне куа торган сүзләрне әйттем. Минем янда утырганын сиздем. Соңгы сүзем шул булды: «Тыңла әле, син минем янга килеп йөрмә. Кем сине җибәрде — шуңа бар», — дидем. Җенне миңа кемдер җибәргән, ахры. Шуннан соң башка мондый хәл кабатланмады. Аллаһы Тәгалә җибәргән булса, алай килеп йөрмәс иде…

Реклама

Мондагы иптәшләргә сөйләгәч, барысы да шаккатты.

— Җен белән башка очрашмадыгызмы?

— Ул җен башка килмәде, ләкин мәчеттәге җеннәр турында сөйлисем килә. Мәчет ишегеннән кергәндә үзем дога укыйм, үземнең артта тыр-пыр җеннәр йөргәнен ишетәм. Үзләре күренми алар, идәндә кеше йөргән шыгырдаган тавышлар ишетелде. Икенче көнне иртән мәчеткә килгәч, җеннәр азая башлады — идән тактасында йөргән тавышлар кимеде. Шулай, бер-ике айдан соң болар бөтенләй юкка чыкты, тавышлар бетте.

Ярый ла, хәзер көндезге вакытта бернәрсәдән дә курыкмыйсың кебек. Ә менә төнге 2-3тә мәчеттә караңгыда тынлыкта берүзең утырулары батырлык сорый. Шалт-шалт иткән тавышлар ишетелеп алгалый. «Әһә», — дим. Җеннәр йөри…

Бер таныш, өйдә ремонт бара дип, мәчеттә кунып калырга сорады. Өне алынган: «Күрше бүлмәдә сөйләшеп утырдылар. Батареяга суктылар», — ди. «Соң синнән башка мәчеттә кем булсын? Берүзең калган идең», — дидем.

Бервакыт мин дә мәчеттә кунарга булдым. Телефонда «Мүлк» сүрәсенең язмасы бар, бер гарәп көйгә салып, шуны укый. Шуны кабызып, диванда ятып тыңлап тордым. Аудио сүнгәч, тагын кабызып җибәрде. Ун тапкыр тыңладым бугай. Төнге ике җиткәч, инде йокыга китеп бара идем, телефонга басмадым. Тынлыкта берәүнең гырылдап йоклаганын ишетеп алдым. «Берсе йоклап калган инде, миңа ник әйтмәделәр икән», — дип күзләремне ачтым.

Диваннан торып, күрше-тирә бүлмәләрне карап чыктым — беркем юк. Гырлау мин яткан диван янында гына, ап-ачык каты ишетелә иде. Нәкъ кеше гырлавы инде. Җен булып чыкты. Минем янга ятып, йокыга киткән, күрәсең. Мин тыз-быз йөргәндә уянды ахры — гырылдавы бетте. «Әгүзе билләхи минәшайтан ирраҗим бисмилләһир-рахмән иррахим», — дип әйттем.

Икенче төнне шулай ук диванда ятып торганда манара баскычыннан кеше төшкән тавышы ишетелде. Уянып киттем. Торып утырдым. Шул атлаган тавыш ишеккә кадәр килде. Шулай ук дога укыдым. «Өйгә чыгып китим микән? Куып та җитә ала», — дип уйландым. Таң аткач, юк булды.

Әле дә ярый Аллаһы Тәгалә пәрдә куя, кешеләргә җенне күрсәтми. Җеннәр безгә күренә торган булса, мәчеткә кеше дә килмәс иде. Бу сөйләгәннәр элек булган хәлләрдән, хәзер дә шулар дәвам итә дип уйламасыннар иде, — дип өстәп куйды Илдус абый.

«Җеннәр турында күп сөйләшергә, аларга реклама ясарга да ярамый»
— Җен кеше эченә керсә, аны ничек чыгаралар?

— Җенне чыгарыр өчен көчле кеше кирәк. Чечен халкы көчле, диләр. Йомшак энергияле кеше булса, җен курыкмый, телгә килә ди. «Чыкмыйм, чыкмыйм», — ди икән. Дога уку гына булышмый. Аңа кычкырып җавап бирергә кирәк. Шул кешенең аяк табаннарына чүкеч белән суккалыйлар, ди. Бер генә тапкырдан чыгарып булмый аны.

Моның өчен аерым коттеджны арендага алалар. Фатир яки мәчеттә генә булмый, чөнки кеше кычкыра, төрле хәрәкәтләр ясарга мөмкин. Тирә-яктагы халык «кеше үтерәләр» дип, аңламыйча калуы бар. Җен кергән кеше эт кебек тә өрә хәтта.

Гади кеше генә җенне чыгарттырса, җен шул кешегә кире килә ди, имеш. Ә көне буе Коръән укып йөрүче хәзрәтләрдән җен курка, алар янына килми икән. Хәзрәтләр җенне тизрәк чыгара. Шуңа күрә нинди әйберне алсаң да, «Бисмилләһ» дип алырга, нинди генә ризыкны капсаң да, «Бисмилләһ», — дип кабарга кирәк.

Өстәлгә куелган ризыкны, әйберләрне дә капларга кирәк. Төн эчендә җеннәр ризык өстенә «пес» итеп тә китә ала.

Догалар яздырылган аудиолар кабызып куярга яратам. Миңа: «Җеннәр көнләшә», — диделәр. Бу мәчеткә инде 220 ел, кем белгән, бәлки, җеннәрнең атаманнары утырадыр. Хаҗга баргач та, Камил хәзрәт Сәмигуллин безгә: «Егетләр, монда шайтаннарның атаманнары утыра. Кем намаз укымый, аның янына шайтан да килми, киресенчә, хаҗга килгән кешене бутарга килә», — дигән иде.

— Җен тимәс өчен нишләргә?

— Каты сихер булса, җен синнән чыкса да, яңадан эчеңә кереп утыра ала, ди. Кешене дога укып йөрү саклый.

Һәрвакыт «Бисмилләһ» дип әйтеп йөрергә кирәк. Өеннән бисмилла әйтеп чыккан кешене 70 мең фәрештә саклап йөрер. Ишектән чыкканда да, өйгә кайтып кергәндә дә, телефоннан сөйләшә башлаганда да «Бисмилләһ»не әйтегез. Хәзер социаль челтәрләргә фотосурәтләрен эләләр. Шуннан да күз тия, шуны кулланып бозым ясарга мөмкиннәр.

Гел тәһарәтле йөрегез, зекер итегез, намаз укыгыз. Сокланып караганда, сөбханалла сүзен әйтегез. Шәригать кушканча киенегез, бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла.

Йоклар алдыннан кулларыгызны күтәреп, өч тапкыр «Ихлас», «Фәләк», «Нәс»не укып тәнегезне сыпырып чыгыгыз, шул рәвешле шайтаннардан сакланырсыз.

Иртә-кич түбәндәге доганы укыгыз: «Лә иләһә илләлаһү вәхдәһү лә шәрикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галә күлли шәй-иң кадир!» («Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы юк. Мөлкәт — Аныкы, мактау да Аңа хастыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә!»).

Сихер эләктеме — өшкеренегез. Өшкерә торган хәзрәтләр дә бар. Ләкин шуны да истә тотыгыз: җеннәр турында күп сөйләшергә, аларга реклама ясарга да ярамый. Иң төп корал — Аятел Көрсине уку.

 

Илдус Исмәгыйлев — Яшел Үзән авлы Мамадыш-Әкил авылыннан. Бер улы бар. 1980 елдан Казанда яши. 18 яшеннән водитель булып эшкә урнаша һәм 45 ел дәвамында төрле җирдә машина йөртүче булып эшли. Хәзерге вакытта Казанның Иске таш мәчетендә сакчы вазифасында.

Тулырак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев