Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Эльвира Ибраһимова: “Аллаһы Тәгаләнең үземнән канәгать булуына ирешә алсам иде...”

    Әллә тормыш агымы кызуланды, әллә үзебез... Еш кына "бүген", "менә хәзер" дигән эшләргә өлгерми калабыз. Таузар кызы, республикада танылган журналист Эльвира Ибраһимова белән дә шулай булды. Аның белән әзерләнгән әңгәмәбез ике атна элек әзер булса да, туган көне тирәсенә бирербез дип уйлаган идек. Ни кызганыч, 42 яше туларга берничә көн...

    Әллә тормыш агымы кызуланды, әллә үзебез... Еш кына "бүген", "менә хәзер" дигән эшләргә өлгерми калабыз. Таузар кызы, республикада танылган журналист Эльвира Ибраһимова белән дә шулай булды. Аның белән әзерләнгән әңгәмәбез ике атна элек әзер булса да, туган көне тирәсенә бирербез дип уйлаган идек. Ни кызганыч, 42 яше туларга берничә көн кала, фаҗигале юл һәлакәтендә югалттык шул Эльвирабызны. Инде бу сәхифәбез рухына дога, туганнарына якты хатирә булып барып ирешсен дибез.
    Яраткан төсе: Тормышның бөтен төсләрен дә яратам мин. Ачык, якты төсләрне...
    Яраткан ел фасылы: язларын ялгышлы булганга яратам, көзләрен әллә сагышлы булганга, әллә инде төсләр балкышы җанны үзенә бәйли. Кышның салкын булганын яратам. Ә җәйләрне яратмый һич мөмкин түгел бит.
    Яраткан ризыгы: әнием пешергән гөбәдиянең тәме тел төбемдә.
    Тормыш девизы: Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә балык белер дип әйтә иде әнием гел. Ул исән чакта, бәлки, аңлап та бетермәгәнмендер бу сүзләрнең мәгънәсен. Ә хәзер, аның васыяте кебек, минем яшәү рәвешем шул.
    Аның тавышы чишмә челтерәвен хәтерләтә. Саф, чиста. Күңел түреннән бәреп чыккан хисләр ташкыны нәкъ чишмә кебек тыныч кына тамашачы йөрәгенә юл ала. Тыңлаган саен тыңлыйсы килә.
    - Эльвира, укучыларыбызны үзегез белән якыннанрак таныштырып үтсәгезче.
    - Балтач төбәгенең Таузар Иле авылы кызы мин. Әтием Түбән Кенә мәктәбендә эшләп йөргән чагында сәхнәдә "Уракчы кыз" җырын сузган әниемә гашыйк булган. Алар бер елгы, тик әни җиденчене тәмамлагач, ярлылыклары сәбәплеме, укудан туктап торган була. Үзеннән кечерәкләр белән укып бетерә ул тугыз-унны. Шул чор кешеләре хәтерлидер, "Илдар белән Әкълимә мәхәббәте" тарихы бер кешене дә битараф калдырмаган, дип сөйлиләр. Кызыклы, үзенчәлекле тарих була ул. Менә шул көчле мәхәббәттән туган бала булуым белән бәхетле мин. Без биш бала. Тик әти, төпчек энебезгә 52 көн булганда үлеп китә. Миңа 5 яшь иде. Бүгенге күзлегемнән карап әниемнең көчлелегенә шаккатам. Шундый йомшак күңелле, кешегә күтәрелеп бер сүз дәшми торган яшь хатын безне ялгызы тәрбияләп үстерә, укыта, кеше итә алган. Әтинең әнисе йөри алмый, утырып кына тора иде. Аны әни хөрмәтләп тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Һәм шунысы кызык, без үскәндә дә, үзебез гаилә корып таралышкач та, әтинең рухы һәрчак безнең арада булды. Әниемнең аңа тугрылыгы, яшьлегендәге төсен җуймаган сөюенең көче шулай иткәндер аны. Без әниебезне бакыйлыкка озаткач кына әти дә китте кебек.
    - Журналистикага ничек килдегез?
    - Очраклы гына булды ул дияр идем, әгәр бу сорауны яшь чагымда биргән булсалар. Казанда педагогия училищесын тәмамлап, балалар бакчасында эшләп йөргән чагым иде. Дәү абый үзе язган шигырьләрен "Шәһри Казан" гәҗите редакциясенә илтергә кушып, миңа биреп җибәрде. Шулкадәр дулкынланып бардым мин ул редакциягә. Чөнки, кечкенә чакта гел хикәяләр, шигырьләр язып, "Ялкын" журналына, «Яшь Ленинчы» гәҗитенә җибәрә идем. Ә аннан миңа гел хат язалар: "Әле бераз эзләнәсең бар, күбрәк китаплар укы, өметеңне өзмә, безнең белән элемтәдә бул", - дип. Шуңа күрә минем берочтан редакцияләрдә утыра торган кешеләр нинди булганын да күреп чыгасым килә иде. Шулай итеп "Шәһри Казан"ның Илһамият бүлеге мөдире, шагыйрь Госман Садә янына килеп кердем. Күзлек астыннан сөзеп кенә карап шактый сөйләштерде бу кеше мине. Нигәдер, каләм тоттырып бер ситуациягә карашымны кыскача гына сырлап куюымны сорады.
    Саубуллашканда, әгәр дә шундый мөмкинлек чыкса, безгә эшкә киләсеңме, дип сорап, телефон номерымны алып калды. Очып кына кайттым ул көнне. Редакциянең рухы, кәгазь-кара исе, пәрдәсез, шыксыз тәрәзәләре, ничектер искечә киенгән кешеләре шулкадәр якын булды күңелемә. Баштарак гел шалтырату көтеп йөрдем, аннары инде өметемне өзеп онытылып та киткән идем. Беркөнне мөдир бүлегенә чакырталар үземне. Телефонга, ди. Трубканы алсам, Госман абый. Үзе! "Сеңлем, йокысыз төннәр, ачлы-туклы тормыш куркытмаса кил, көтәбез үзеңне,"- ди. Бардым. Башымда кырык төрле уй. Кулымда Казан педагогия училищесы дипломы. Өстемдә апамның матур пәлтәсе. Үземнеке иске иде. Госман абый (без мәктәптә шигырьләрен укып үскән шагыйрь бит ул!!!) баш мөхәррир Илдус Илдарханов янына алып керде. Ә анысы әллә ни сораштырып та тормады, 3 төрле задание бирде дә, иртәгә сәгать 9да көтәм, диде. Беренчесе Дәрвишләр бистәсендәге Ленин мәдәният йортында булган бер чараны яктыртырга. Икенчесе, Бауман урамындагы «Родина» кинотеатрында шул чорда яңартылган "Титаник" фильмын карап аның турында язарга, өченчесе Казанның кайсыдыр мәктәбендә татар теле буенча ниндидер бер чарада булып, аннан мәгълүмат алып кайтырга иде. Башкалада тиз йөрешле маршруткалар йөргән чор түгел иде әле ул. Озак йөри торган зур «Икарус»лар заманы. Киттем Дәрвишләр бистәсенә, ипи-тозлык кына белгән урысчам белән Ленин мәдәният йортын эзләп таптым. Госман абый «журналист кеше кыю булырга тиеш, берәүдән дә оялып торма, сорауларыңны тутырып бир» дип өйрәтеп калган иде. Ничек итсәм-иттем, кирәкле мәгълүматны алып кайттым,шөкер. Аннан теге калган икесен дә белешеп кайтып, төн буе хәбәр яздым. Ике сәгать кенә йоклап, иртән эшкә әзер материалым белән бардым. Ул ниндиерәк булгандыр инде, хәтерләмим. Өчесен дә гәҗиткә бастырып чыгардылар аның. И, горурланган идем шул гәҗитне кулыма алгач. Менә шулай кереп киттем мин журналистикага. Бер карасаң, очраклы кебек. Тик, үскәндә табиб булам дип хыялланган, медицина училищесында укый башлап, моргта булганнан соң ташлап кайтып авылда 11не бетергән, аннан соң укытучылыкка укыган, балалар бакчасында эшләп йөргән кеше ич мин. Ә үземне журналистикада таптым. Шулай урау-урау юллар аша килмәсәм, бәлки, бу кадәр үк яратмаган да булыр идем язу-сөйләү хезмәтен. Беләсеңме, үз тормышымда булган һәрбер вакыйгага нәтиҗә ясап барам мин. Әле янәшә-тирәдә яшәүчеләрнекен дә күзәтәм. Һәм яшәгән саен шуңа төшенә барам, бу дөньяда безгә бөтенләй чүп кенә булып тоелган вакыйгалар да очраклы түгел. Безнең тормышыбыз, һәрбер адымыбыз белән Хак Тәгалә Үзе идарә итә. Шушы очракны гына кара инде, мин әниемнең карынында яралганда ук язылмаган бу язмыш дип кем әйтә ала.
    - Сезнең ягымлы тавышыгызны радио дулкыннарында гына түгел, бәйрәм чараларында да ишетеп хозурланабыз...
    - Сүз дә юк, яттан сөйләргә яратам. Тик 20 ел радио микрофоны алдында эшләү үз эзен салмый калмагандыр, сәхнә микрофонын яратам дип әйтә алмыйм. Үземне миллионлаган тыңлаучының ишетүен тоеп, тик аларга күренмичә сөйләү якын миңа. Радио студиясенә, туры эфир микрофоны алдына кереп утыру белән «яши» башлыйм мин. Авыруларым булса - тереләм, күңел төшенкелеге булса тарала. Ә тыңлаучылар, беренче ноталардан ук сизеп ала йөрәктә ниләр барын. Шалтырата, смскалар яза башлыйлар. Җан рәхәте, күңел рәхәте менә шунда минем өчен. Сәхнәдә үз-үземне тота белмәвем дә шуннандыр. Кайда карарга, ничек итеп басарга белмим сәхнәдә сөйләгәндә. Ә тыңлаучылар минем ул халәтемне сәхнә образы итеп кабул итә.
    - Эльвира, күпләр сезне яхшы тамада итеп тә белә. Әлеге кәсеп белән кайчаннан шөгыльләнәсез?
    - Кәсеп дип... Әйе, шулай буладыр инде. Минем бөтен дусларым, бергә эшли башлаган хезмәттәшләрем тамада булып эшләп арып бетте инде. Яшь чакта ук дәшүчеләр, кыстаучылар бар иде. Тик мин үз-үземне бу эшкә күндерә алмадым. Әти-әнием миңа гомерне, тәрбияне «әйдәгез әле шул хөрмәткә...» диеп, кеше сыйлап йөрер өчен бирмәгән дип фикер йөртә идем. Бу юнәлештә эшләүче дусларыма кызыгып та куя идем үзе, ни дисәң дә матди яктан да бәйсезлек бирә бит ул. Ә шулай да бер мәртәбә дә тамада хезмәтенә алынмадым. Һәр нәрсәнең үз вакыты җитәдер инде ул. Өч ел элек «Ярдәм» фондында эшли башладым. Интернетта радио, телетапшырулар эшлим. FM ешлыгында эшләүче «Тәртип» радиосына, тагын берничә район радиостаницияләренә тапшырулар әзерләп җибәрәм. Үзебездә бәйрәм чаралары оештыргалыйм. Соңгы арада никахны мәчетләрдә укытырга өйрәнеп килә бит яшьләр. Бездә дә бик матур өч банкет залы бар, никахлар уздырабыз. Банкет өлешен алып баручылар чакырып, туй кебек итеп уздыралар. Бер көнне җитәкчебез Илдар хәзрәт Баязитов үзенә чакыртып, миңа шушы эшне йөкләде. Хәзрәтнең: «Намаз укымаучы, Азанның ни икәнен дә белмәүчеләр никах алып бара бит, болай ярамый. Эльвира, үз кулыңа ал әле син бу эшне» дигән сүзләренә каршы килә алмыйча тотынган идем. Үземә дә ошап китте. Шушы җитди адымны ясаганда яшьләрнең тормышында күпмедер киңәшеңне биреп, юнәлеш күрсәтү, Аллаһы Раббыбызның ни өчен безне парлы итеп яратуын аңларга ярдәм итү җанга рәхәтлек бирә. Байтак никахлар уздырдык инде. Шунысы сөендерә, хәзер кешеләр юбилейларын да безгә килеп, Коръән мәҗлесе итеп үткәрергә ияләнеп бара. Харамнан ерагаябыз әкренләп.
    Тагын уйлыйм, кара әле, Хак Тәгалә минем тамада булуымны теләмәде бит. Башкалар яшьлегендә башлаган кәсепне, кырык яшемә җиткәч, нәкъ менә хәләл биеклеккә менгәч кенә бирде.
    Эзләмәдем, сорамадым... Кызык бит. Аның һәр адымыбыз белән идарә итүенә тагын бер дәлил дияр идем.
    - Шигырьләрне сәхнәдә бары яттан сөйләгәндә генә укучыга барып җитә ул, дип әйтә торган иде укытучым. Бу минем шәхсән зур хыялым. Ә сез сөйләгәндә аларны нәкъ менә үзегез турында сөйләгән кебек кабул итә тыңлаучы. Бу тәэсирне тудыру өчен махсус нидер эшлисезме?
    - Аны мин күңел халәте дияр идем. Әнием шигырь укуымны бик ярата иде. Без үскәндә өйдә шигырь китаплары, татар һәм рус классиклары әсәрләре бик күп иде. Кечкенәдән үк алар бер кат укылып чыкты инде. һәрбер әсәрнең баш герое урынында үземне хис итеп укый идем мин. Аннары үсә төшкәч шул ук китапларны тагын бер кат укып чыктым. Соңрак инде тагын берничә кабат укылды алар. Яраткан китапларым күп һәм аларны кабат кабат укырга яратам мин. Шунысы кызык, укыган саен яңа яклары белән ачыла бара алар. Әни кушкан эштән качып ялды караватында китап укып ятулар, каз бибие саклаганда әсәрдәге геройларың белән онытылып бибиләрне тилгәнгә алдырулар, көтүгә яраткан китапны алып чыгып, тугайга төшке ялга тукталган җирдән бөтен көтүне таратып бетерүләр - алар барысы да шул укырга яратудандыр дип үземне аклыйсым килә.
    - Эльвира, тормыш кешене үзгәртә, диләр. Сез ничек уйлыйсыз, еллар сезне үзгәрттеме?
    - Үзгәртте, еламаска өйрәтте. Карап торышка йомшак, нәфис кенә, кеше ярдәменә мохтаҗ бер кызга охшаганмын, әйе бит. Ә эчтән әти белән әни салган нигезем ныклы минем. Шушы нигез булмаса, сыгылып төшәр чаклар бик күп була тормышта...
    - Тормыш китабын яңадан язарга мөмкинлек туса, анда ниләр үзгәртер идегез?
    - Бервакыт Казаннан Биектауга кайтып барам. Компрессорныйда бер кыз кул күтәреп тора. Шуны күрдем дә: «Ии, Аллам, дим. Әнисе янына авылга кайта бит инде бу бала. Менә шушы кыз урынында булыр өчен ниләр генә бирмәс идем мин...Их, бер генә тапкыр, шулай кул күтәреп машина туктата-туктата булса да, мең газаплар белән булса да... әнием көтеп торган өйгә кайтыр идем дим. Шундый уйлар белән узып кайтып барам, үземнең ике күземнән яшь ага. Әни исән чакта үз машинам да юк иде, әле рульгә утырмаган идем. Менә шул вакытта бөтен булган нәрсәмне бирердәй булган идем. Ә болай, беләсеңме, Хак Тәгалә биргән язмышымнан канәгать мин. Ул мине шулкадәр ярата. Чирен дә биреп тора, авырлыгын да. Әз генә бер ярамаган эш эшләп куйсам, шундук башыма суга. Бик тиз аңлап алам ни өчен икәнлеген. Берәр нәрсәне үзем булдырдым дип борынымны күтәреп кенә куям кайчак, шул арада борыным белән җир сөрдерә, шөкер.
    Тормышны күзәтеп, нәтиҗә ясап барырга өйрәнүем дә шуңардандыр. Коръәннең берничә аятендә Аллаһы Тәгаләнең: «Аңлый белгәннәргә һәр адымда билге бирермен» дигән вәгъдәсе дә бар бит әле. Аның могҗизаларын аңлый, күрә белергә тырышырга кирәк.
    - Иң зур хыялыгыз?
    - Аллаһы Тәгаләнең үземнән канәгать булуына ирешә алсам иде...

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: