Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Элвин Грей турында: «Аны бит ир-ат дип тә әйтеп булмый!»

Шушы көннәрдә Элвин Грейның Уфада ачылачак Әр-Рәхим мәчете ачылышында азан әйтәчәге билгеле булды. Танылган көрәшче Ринат Фәхретдинов моңа каршы чыкты.

ММА сугышчысы үз фикерен видеога яздырып, инстаграм битендә урнаштырган. Фәхретдинов Элвин Грейны ир-атка санамавын әйтте: «Хурлык бу! Башкортстанда азан әйтерлек мөфтиләр җитәрлек. Һәрбер кеше үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Мәчеткә кагылмасын!

Әгәр дә намуслы кеше булса – бер хәл. Ләкин сез аның прическасын, киемен күрдегезме соң? Аны бит ир-ат дип санап та булмый! Бу бары тик минем фикерем генә, әйтәсе сүзләрегез булса – языгыз. Әмма мин аны ир-ат буларак кабул итмим».

Реклама

Көрәшче ачыктан-ачык моны болай гына калдырырга җыенмавын билгеләп үтте. «Андый кешеләргә азан әйтүгә юл куярга ярамый. Бәлки ул дин юлына шулай кереп китәр, дип әйтерсез. Сүз дә юк, киләчәктә, бәлки, шулай булыр да. Ләкин хәзер аңа адәп-әхләккә өйрәнергә кирәк», – ди ул.

Тулырак: http://www.sahne.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев