Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Эльнар Сабирҗанов: “Сатып алырга әзер булган җырларны да бүләк кенә итәм” (Интервью)

    Эльнар Сабирҗанов җилкендереп татар эстрадасына шаян җырлары һәм елмаюлы карашы белән кереп китсә дә, музыкаль мәктәпне дә, Казан дәүләт гуманитар-педагогик университетының (хәзерге Казан федераль университеты) музыка факультетын тәмамлаган белгеч. Ул үзе Биектау егете. Иҗатка тартылуын яшьтән үк күреп үстергән әтисе Ринат әфәнде һәм әнисе Галия ханым гаиләдә нәселдән күчеп килә...

    Эльнар Сабирҗанов җилкендереп татар эстрадасына шаян җырлары һәм елмаюлы карашы белән кереп китсә дә, музыкаль мәктәпне дә, Казан дәүләт гуманитар-педагогик университетының (хәзерге Казан федераль университеты) музыка факультетын тәмамлаган белгеч. Ул үзе Биектау егете.

    Иҗатка тартылуын яшьтән үк күреп үстергән әтисе Ринат әфәнде һәм әнисе Галия ханым гаиләдә нәселдән күчеп килә торган җырга сәләтне Эльнарга балачактан үк сеңдергән. Шуңа да бүгенге көндә Эльнар Сабирҗанов популяр җырлардан тыш, милли моңнарны, халык җырларын да аһәңле һәм кабатланмас итеп башкара.

    - Борынгы татар халык җырларын еш башкарасыңмы? Хәзерге эстрада бары күңелле, җиңел җырлар гына таләп итә дип уйлыйсыңмы?
    - Борынгы татар халык җырларын яратмасаң, гомумән милли әсәрләрне башкарып булмый. Аларның да төрлесе бар, күңелгә хуш килгәне, килмәгәне. Ул җырлар белән музыка өлкәсендә ниндидер яңалык өйрәнергә, үзеңнең вокаль мөмкинлекләреңне сынап карарга була. Шулай ук мондый сыйфатлар 60 нчы, 70 нче еллар җырларына да хас. Хәзерге чор кешеләрен кызыксындырырга җиңел түгел, шуңа да халык җырлары бары тирән уйлы кешеләргә генә якын дип саныйм. Бүгенге эстрада белән чагыштырганда, халык җырларына салынган уй-фикерләрне, анда булган халәтне тоемлау хисе бөтенләй дә үзгә. Дөрес, хәзер сәхнәдә чыннан да күңелле җырлар еш очрый. Бер карашка бу бик әйбәт, димәк, кунелле яшибез.
    - "Елмай әле" клибында чын авыл егете образында төшкәнсең. Күңел халәтең дә шундыймы?
    - Бүген тамашачы җиңел, тиз истә кала торган җырларны алгы планга чыгара. Алар ничек тиз сәхнәгә килеп керәләр, шулай ук тиз онытылалар да, бик сирәк җырлар гына эз калдыра. «Елмай әле» җыры да шундыйлар рәтенә керә дисәм, ялгыш булмас, ул күңелле һәм җиңел истә кала. Дөресен генә әйткәндә, әлеге җырны мин «молдавская» дип тә әйтәм, чөнки җырның төп формасы башка милләт мотивларын чагылдыра. Күпләр моны "плагиат" дияргә мөмкин, ләкин мин андый фикердә түгел, чөнки бүтән халык көйләренә язылган җырлар татар сәхнәсендә дә шактый. Клипка килгәндә, авыл егете образы үземә хас. Авылда үскәнгә кечкендән эштән курыкмадым, әле дә җиргә якынрак йөрергә тырышам.
    - "Уйладыңмы? Эшлә!" дигән девиз астында яшисең. Барлык максатларыңа да ирешәсеңме?
    - Чыннан да шундый девиз белән яшим. Аллага шөкер, куелган барлык максатларны да җиренә җиткерәбез. Булган сорауларның чишелешен, максатларыма ирешүнең алдан ук берничә ысулын уйлап куярга тырышам, ә инде калганы үз җае белән бара. Наполеон әйткән бит: "Иң мөһиме - сугышка керүе, ә аннары карарбыз".
    - Төрле чараларны алып барганда һәркемгә дә тиешле сүз табып бетереп буламы? Бу хезмәтнең нинди авырлыклары бар?
    - Төрле чаралар, мәҗлесләр оештыруны мин авыр эш дип санамыйм. Яраткан хезмәтеңне башкару, аннан ләззәт алу үзе бер рәхәт. Иң мөһиме - кеше белән аралаша белү. Мин кунаклар биргән сорауларга һәрвакытта да әзер, аларга матур гына, үпкәләми торган итеп, шаян формада җавап бирергә тырышам. Ә мондый алымнар барысы да тәҗрибә белән килә. Быел шушы өлкәдә эшли башлаганыма 10 ел булды. Шул ун ел эчендә кемнәрне генә күрмәдем, кемнәр белән генә эшләмәдем. Иң авыры мәҗлеснең башлану вакытын көтү: халык борчыла, чабыша, нәрсәләрендер оныта. Менә шул вакытта "психолог" булып, аларны тынычландыру, ял итү өчен уңайлы атмосфера тудыру мәҗлес дәвамында эшләгәннән дә күбрәк энергиямне ала. Башланганнан соң мин барысын да үз кулыма алам һәм кунакларның күңелен күреп, алар белән ләззәтләнеп эшлим дә, ял да итәм.
    - Төп хезмәтең иҗаттан читтәге юнәлеш буенча. Җырлау белән генә кесә калынайтып булмаганга күрә ике эшне алып барырга туры киләме?
    - Әйе, мин җырлап кына йөрмим, берсе икенчесенә комачауламый дигәндәй бүгенге көндә төзелеш оешмасында хезмәт куям. Вакытны дөрес итеп бүлә белсәң, эшкә дә, иҗатка һәм гаиләгә дә игътибар бирергә өлгереп була.
    - Әти-әниең, гаиләң бүгенге көндә дә иҗатыңа карата киңәшләр бирәме? Тәнкыйтьлиләрме?
    - Иҗатыма карата иң беренче киңәшләрне, әлбәттә, гаиләм ирештерә. Әтиемнең сүзләрен профессиональ киңәшләр итеп кабул итәм, чөнки ул сәнгать өлкәсендә зур көч куйган кеше, ә калган якыннарым тыңлаучы буларак бәялиләр. Мин бит зур артистлар кебек чит жирләрдән кайтып кермичә гастрольләрдә йөрмим, үземне күбрәк гаиләмә, балама багышлыйм, чөнки минем киләчәгем шунда. Гаиләдә дөрес тәрбияне әти белән әни бергә генә бирә ала. Күп кенә артист дусларыма "Балалар кем белән кала соң?" дип сорау биргәнем бар. Кемнәрдер "нянечка", кайсылары әби-бабай белән калдырабыз диләр. Минемчә, алай дөрес түгел, тик һәр кеше үз тормышын үзе төзи, үзе сайлый.
    - Җырларны университет чорыннан иҗат итәсеңме? Бүген дә сорап мөрәҗәгать итәләрме?
    - Мин яшүсмер чагымда ук гитарада уйнап, хыялланып, русча һәм татарча җырлар яза идем. Ә чын мәгънәсендә җыр иҗат итә башлаган вакыт дип нәкъ менә студент чорын атый алам. Иң беренче җырларны курсташларым Азат Фазлыев, Артур Хафизов, Илсур Мостафин белән бергә башкара идек. Ул вакытта Азатка апасы Рүзия Камаева сүзләренә "Минем сөю кайда йөри икән?" җырын яздым, шуннан Илсурга "Юкәләрем"не бүләк иттем. Әлеге җырлар белән иҗат юлы ачылып китте инде. Бүгенге көндә дә җырлар сорап мөрәҗәгать итүчеләр, "Сат әле, шул җырыңны миңа" дип сораучылар бар. Ә мин сатмыйм, кирәк икән, бүләк итәм.

    чыганак: Gong-TV

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: