Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

«Дингә булган мөнәсәбәтегезне Кадер кичәсендә беләчәксез!»

Кадер кичәсе ни өчен мең айдан да хәерлерәк? Гыйбадәттә уздырган әлеге кичә нинди әҗер-саваплар бирәчәк? Мөселманнар Кадер кичәсен ни өчен зурлый? Рамил хәзрәт Юнысның Кадер кичәсенә багышланган вәгазендә әлеге сорауларга җавап табарсыз.

Әлһәмдүлилләһ, Рамазан-Шәриф аен төгәлләп киләбез. Бу айның соңгы ун көне иң кадерле көннәр һәм иң мөбарәк төннәрдән хисаплана. Һәрберебез дә шуның кадерен белеп, тиешле рәвештә үткәрергә Аллаһ Раббым насыйп әйләсә иде.

Кем белә, без киләсе Рамазанны әллә күрә алабыз, әллә юк. Беребез дә мин әле тагын егерме мәртәбә, кырык мәртәбә Кадер кичәсен күрә алам, дип. Шуңа күрә бүгенге Рамазанның форсатын бушка үткәрә күрмәгез. Бигрәк тә менә хәзер Кадер кичәсе якынайган көннәрдә.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә бу төн турында Коръәни-Кәримдә «Кадер» дигән бер сүрә багышлаган. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Иннә әңзәлнәһү фи ләйләтил Кадр». — «Без Коръәнне Кадер кичәсендә иңдердек». Ягъни Рәсүлебезгә (с.г.в.) нәкъ кырык яшь тулгач, Нур тавында Рамазанның 27 нче кичәсендә, Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримнең беренче җүзе — биш аятен Рәсүлебезгә (с.г.в.) иңдереп, ул (с.г.в.) бу кичәдә Пәйгамбәр була.

Шуннан соң дәвам итеп, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Вә мә әдракә мә ләйләтил Кадр». Кадер кичәсе — («Ләйләтүл Кадери хайрум мин әлфи шәһр») мең айдан да хәерлерәк.

Мең дигән «әлф» сүзе — һәм хәзерге, һәм исламга кадәр булган гарәп телендә дә төгәл меңне аңлатмый. Русча әйткәндә, бу «условное обозначение». Ягъни, хисапсыз. Шуңа күрә хәдис-шәрифләрдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Бер галим мең гыйбадәт кенә кылса, гыйлем алмаган мөселманга караганда мең мәртәбә шайтанга куркынычрак», — ди. Ягъни, бик күпкә куркыныч, мең, дип кенә хисаплап булмый. Шулай ук менә бу мөселман поэзиясендәге «Мең дә бер кичә» дигән әкиятләр җыентыгы да мәңгелек кичә, гомер буе сөйли торган әкиятләр турында.

Мең ай — 83 ел да дүрт айга туры килә. Әмма ләкин Кадер кичәсе — 83 ел гына да түгел, меңәрләгән еллар гына да түгел, хисапсыз дәрәҗәдә кадерле. Коръәни-Кәрим иңгән кичә бу! Гайсә пәйгамбәрдән соң 600 ел үткәч, Аллаһ тагын бер китабын — Коръәнне җибәрә. Шушы 600 елда кешеләр адашып, саташып, гөнаһларга батып беттеләр. Алар үзләренең кешелеклек дәрәҗәсен югалта төшкәннәр иде. Шуннан соң караңгылыктан нурга алып чыгучы, адәм балаларының әшәкелекләреннән, әдәпсезлекләреннән әхлаклылыкка, кешелеклелек дәрәҗәсенә күтәрүче Коръән иңде. Коръәндә килгән аятьләрнең хикмәтен мең елдан соң гына ача башладылар.

Кечкенә генә мисал. XVII гасырга кадәр галимнәр, фәлсәфәчеләр, шул ук Аристотель, Птолемей, Франслар, Кояш та, Җир дә йөрми, бер урында тора дип әйттеләр. Моның чыннан да шулай икәне унҗиденче гасыр башында гына билгеле булды. Ә Коръәни-Кәрим VII гасырда ук: «Кояш үзенең юлы белән бер вакытына кадәр йөри, шул вакыты узгач, Кояш сүнә. Кояш кына түгел, Җир дә, башка планеталар да үзләренең юлларында орбита булып йөзәләр», — ди. Мең ай гына да түгел, мең ел узгач ачтылар моны галимнәр.

Инде, җәмәгать, Коръәни-Кәримдә әйтелгән космос белән генә дә түгел, кешелек дөньясында, гаиләдәге ир белән хатын арасында булган мөнәсәбәткә, балалар белән ата-ана арасында булган мөнәсәбәткә, җәмгыятьтәге булган икътисад, сәясәт, дәвалану чаралары, әдәп-әхлак нормалары турында сөйләсәк, монда йөз вәгазь кирәк булыр иде. Без — имамнар, галимнәр мең еллардан бирле вәгазьләр, лекцияләр сөйлибез, дәресләр бирәбез, һаман шушы Коръәннең хикмәтен ачып бетерә алмыйбыз.

Ләкин адәм балалары еш кына Кадер кичәсенең кадерен югалта. Без күп вакытта Коръәннең дә, ислам динебезнең дә кадерен югалтабыз. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә үзебезнең дә дәрәҗәне төшерә.

Без күп вакытта Коръәннең дә, ислам динебезнең дә кадерен югалтабыз. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә үзебезнең дә дәрәҗәне төшерә.
«Ләйләтүл Кадери хайрум мин әлфи шәһр». Кайбер риваятьләрдә бар ки, Сөләйман пәйгамбәр җир йөзендә 500 ай хөкем иткән (ягъни 41 ел), Зөлкарнәйн (ул мәгъриб белән мәшрикъка сәяхәт иткән кеше) 500 ай хөкем иткән; Сөләйман патшалыгы белән Зөлкарнәйннең бергә патшалыгы — 91 ай. Бер кичтә иман белән, дога белән, истигъфар белән үткәргән бер мескен яисә әби-бабайлар Аллаһы Тәгалә Сөләйман белән Зөлкарнәйннең патшалыгы вакыты әҗер-савабын да бирә. Сөләйман (г.в.) никадәр идарә иткән, нихәтле изгелек кылган. Аллаһы Тәгалә бер кичтә шуларның савабы кадәр безгә савап бирә ала.

Сөләйман (г.в.) вакытында да яңгыр яумаган. Яңгыр яумагач, җәмәгать, Сөләйман (г.в.) үзенең кавеме белән: «Әйдәгез чыгыйк, истиска намазы укыйк», — дип, халыкны алып чыккан. Кырга чыксалар, Сөләйман (г.в.) белән бергә утырып, кырмыска да, кулларын өскә күтәреп, дога кыла икән: «Йа, Раббым, без дә синең колларың. Безгә бик авыр, безгә бер тамчы суыңны гына иңдер инде», — дип, кырмыска аның артына ятып, әйткән: «Кайтабыз. Сезнең өчен дога кылдылар инде». Хәтта кошлар да, хайваннар да дога кыла.

Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Адәм балаларының гөнаһлары шуның кадәр күбәйгән, әгәр дә бөҗәкләр, кошлар һәм изге юлда йөргән картлар булмаса, Аллаһы бер тамчы да яңгыр яудырмас иде», — ди. Бу кичәне дөрес үткәрсәк, Сөләйман белән Зөлкарнәйннең — икесенең патшалыгыннан да хәерлерәк әҗер алачакбыз.

Бу кичәне дөрес үткәрсәк, Сөләйман белән Зөлкарнәйннең — икесенең патшалыгыннан да хәерлерәк әҗер алачакбыз.
Әмма ләкин белегез, шайтан бу төндә адәм балаларына һәм мөселманнарга бер зыян китерә алмый торган булачак. Көннәрдән беркөнне Бәни Исраил кавемендә дүрт кеше — Әюб пәйгамбәр, Зәкәрия, Яхъя һәм тагын бер изге зат — дүрт кеше барысы бергә 80 ел бер гөнаһ кылмыйча яшәгәннәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шушы хәбәрне ишеткәннән соң күңелсезләнгән. Ул кавемнәрнең заманнары озак булды, безнең заман бик кыска, чөнки без соңгы кавем. Кыямәт көне кавеменең мондый гыйбадәтләрне кылырга, мондый изгелеккә ирешергә безнең вакытыбыз җитәрме, дип сораганда, Аллаһы Тәгалә шушы сүрәне иңдерде. «Ләйләтүл Кадери хайрум мин әлфи шәһр». Шушы кичәдә чын ихлас күңел, ният белән, Аллаһыга ялварып-сорап, кичәбезне үткәрсәк, Әюб, Зәкәрия, Яхъя пәйгамбәрләрнең изгелегеннән дә арттырып алачакбыз.

Шушы кичәдә чын ихлас күңел, ният белән, Аллаһыга ялварып-сорап, кичәбезне үткәрсәк, Әюб, Зәкәрия, Яхъя пәйгамбәрләрнең изгелегеннән дә арттырып алачакбыз.
Бу, җәмәгать, акылга сыя алмый торган әйбер. Моны аңлатып булмый.

Шушы кичәдә безнең язмышларыбыз да карала. «Кадер» — «тәкъдир» дигән сүз. Бу төндә безнең язмышларыбызны Аллаһы Тәгалә карый һәм әмер кыла: безнең гомеребезне йә озынайта, йә кыскарта, ризыгыбызны яки киңәйтә, яки тарайта. Адәм баласының калебенә, аның догасына караячак ул. Шуңа күрә бу кичәдә Аллаһның олуг рәхмәтенә ия булырга мөмкин.

Реклама

Шуннан соң Аллаһы Тәгалә әйтә: «Тәнәззәлүл мәләикәтү вәр-руху фиихә бизни». «Бу кичтә бөтен фәрештәләр җиргә төшә», — ди. Хәтта Җәбраил, Микаил, Исрафил — бөтен фәрештәләр җир йөзенә төшә. «Раббиһим миң күлли әмр». «Алар Аллаһының рөхсәте белән җиргә төшәләр».

Риваятьләрдә әйтелә: фәрешләр җир йөзенә шулкадәр күп төшәрләр, берсенә-берсе урын табу аларга авыр булыр. Бөтен җир йөзе тулыр. Нинди аларның максатлары? «Сәләмүн һия». Һәрбер мөселман янына килеп, фәрештәләр әйтә: «Сиңа Аллаһның сәламе булсын». Әгәр дә сез дога кылып утырасыз икән, сез дога кылган саен, җир йөзендәге фәрештәләр — Җәбраил, Микаил, Исрафилләр сезнең догага «Әмин» дип торачаклар. Бер минут кыласың икән, бер минут кылалар синең белән. Аннан соң икенче тарафка китәләр. Ике минут кылсаң, ике минутка киләләр. Таң атканчыга кадәр җир йөзендәге бөтен мөселманнарның догасына барча фәрештәләр «Әмин» дип тора.

Мондый мәҗлес дөньяда юк. Нәрсә сорасаң, «Әмин» дип, сиңа Аллаһның сәламе булсын, Аллаһы Тәгалә сине гафу итсен, дип, бөтен фәрештәләр мөселман кешесенә әйтәләр. Хәтта Җәбраил дә әйтә: «Бу мөселман кешесен гафу ит, йа Раббым, моны рәхимлегең астына ал».

Әмма ләкин адәм баласының бер кимчелеге бар (берәү генә булса икән!) — ул нәфес. Менә бу кичәдә сезнең нәфесегез иң зур дошманыгыз булачак. Шайтан килә алмый монда. «Сәләмүн һия» дигән сүзнең тәрҗемәсе — мөселман кешесенә бер шайтан да вәсвәсә кыла алмаячак. Белегез, Кадер кичәсендә, сез, шайтан булмау сәбәпле, үзегезгә үзегез анализ ясаячаксыз. Бу кичәдә башыгызга нинди генә бозык фикерләр керсә дә, белегез, бу — сезнең фикерегез, сезнең кимчелегегез. Шайтанның Кадер кичәсендә катнашы юк.

Бу кичәдә башыгызга нинди генә бозык фикерләр керсә дә, белегез, бу — сезнең фикерегез, сезнең кимчелегегез. Шайтанның Кадер кичәсендә катнашы юк.
Әгәр дә син доганы озак кыла алмыйм, «Мин лучше футбол карыйм», дип, яисә ятып йоклыйсың икән, димәк, син үзең шушылай. Дингә булган мөнәсәбәтегезне Кадер кичәсендә беләчәксез. Һәм икенче көнне иртә белән торгач, үзегезгә үзегез анализ ясагыз, дингә карашыгыз нинди? Шуннан беләсез сез үзегезнең нинди мөселман икәнлегегезне.

Шуңа күрә Кадер кичәсендә Аллаһы Тәгалә тәкъдирне билгели. Сезнең нинди икәнлегегез, йөзегез ачыла. Менә шушы төндә, җәмәгать, Аллаһы Тәгалә адәм баласының бөтен гөнаһларын кичерә.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ихлас күңелдән тәүбә кылып, иманын яңарткан кеше, шуннан соң изге гамәлләрен арттырган кешеләрнең шушы Кадер кичәсенә кадәр кылган гөнаһларын сөртелми, ә нишли? Изге гамәлгә әйләндерелә. Бөтен гөнаһ изге булып языла. Бу Кадер кичәсендә мөселманнарга Аллаһы Тәгаләнең бүләге була, әгәр дә, ихлас күңелдән без тәүбә итеп, үзебезнең тормышыбызны хәерле юлда үткәрергә дигән максат куйсак. Һәм дә, җәмәгать, безнең тагын бер кимчелегебез бар, Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «Кемнәр минем Раббым Аллаһ, дип әйтә икән, әйткән сүзләрен үтәсен». Ягъни, инану белән бергә, гыйбадәт тә кирәк. Менә шуннан фәрештәләр бу кешегә төшә. Моның күңеленнән курку һәм борчу дигән хисне йолып ала.

Шуңа күрә, чын мөселман кешесе Аллаһының рәхмәтенә ирешергә теләсә, сүз белән генә түгел, хәтта төнлә торып, Кадер кичәсендә дога кылып, икенче көнне үк Аллаһның кушуын үтәми торган юлга күчә икән, Кадер кичәсенең әһәмияте калмаячак. Без Кадер кичәсеннән соң бер башка күтәрелергә тиеш.

Без Кадер кичәсеннән соң бер башка күтәрелергә тиеш.
Шунда без киләсе Рамазанга кадәр җитәрлек көч алырга тиешбез. Менә бу безнең тормыш рәвеше. Дөнья белән генә түгел, ахирәткә дә ышану — олуг бер нигъмәт.

Мөселманнар — күрмәгән нәрсәгә ышанучылар. Аллаһ әйткән һәрбер нәрсә үтәлә. Ул VII гасырда әйткән аятьләр, мең елдан соң, XVII гасырда ачылгач, Аллаһы Тәгалә безгә вәгъдә иткән җәннәт, күп тә үтмәс, ачылыр.

Әмма, Аллаһы Тәгалә Коръәннең тәфсирендә әйтә: «Җәннәткә кергән иң соңгы кешенең йортын карап чыгу өчен ике мең ел кирәк булачак». Шуны җәяү чыккан кеше әйтер икән: «Моннан да хәерле тагын нәрсә бар?» — дип. Моның йорты җәннәтнең беренче катында, әле аның өстендә тагын йөз этаж. Безнең дөньяның нигъмәте белән чагыштырырлык та түгел. Әмма ләкин шунда үзенең бакчасында, сарайда иптәшен көтеп торганнан соң, иптәше кергәч, аңа әйтер икән: «Кара, нинди зур нигъмәттә утырабыз. Минем дә дустым бар иде, миңа әйтә иде, син Кыямәт көненнән соң кубарылуга ышанасыңмы, дип. Шуның хәтле сүзләренә инандырды, мин авырлык белән генә калдым иманымда».

Бу әйткән сүзләрне Аллаһ ишетә дә: «Күрсәтимме дустыңны җәһәннәмдә?» — ди. «Әйе». Алып бара җәһәннәмнең кырыена, якын дусты утыра җәһәннәмнең уртасында. «Саффәт» сүрәсендә табасыз сез бу аятьне. Ул дустына әйтә: «Менә мин синең сүзеңне тыңлаган булсам, синең янда була идем, ә мин шушында», — ди. Шуннан соң болай дип әйтә: «Без моннан башка чыкмабызмы? Башка үлем һәм газап булмас микән?» — дигәч, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Юк, бер мәртәбә үлдегез, башка үлем юк, сез монда мәңге каласыз». Шуннан Аллаһы Тәгалә әйтә: «Менә шуның өчен генә булса да, тырышыгыз дөньяда изге гамәл кылырга».

Күңелләребезгә игелек бирә торган, күңелләребезне йомшарта торган, гөнаһларыбызны кичерә торган, күңелләребезгә өмет бирә торган Кадер кичәләре мөбарәк булсын! Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул әйләсен! Амин!

Рамил хәзрәт Юныс

Подробнее: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев