Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Дөбьяз авылында гомер кичерүче Тайфә Галәветдинова 90 яшьлеген билгеләп үтә

    Бүген 15 февраль көнне Дөбьяз авылында гомер кичерүче Галәветдинова Тайфә Галәветдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тайфә Галәветдин кызын олуг бәйрәме белән котларга Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, Биектау Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Сабирҗанов, Дөбьяз авыл җирлеге башлыгы Әcгать Низамов, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге...

    Бүген 15 февраль көнне Дөбьяз авылында гомер кичерүче Галәветдинова Тайфә Галәветдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
    Тайфә Галәветдин кызын олуг бәйрәме белән котларга Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, Биектау Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Сабирҗанов, Дөбьяз авыл җирлеге башлыгы Әcгать Низамов, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Рафис Газизовлар килгән иде.
    Тайфә Галәветдинова Әсән авылында туа.
    1966 елда Ташкент шәһәренә, җир тетрәүдән соң булган җимереклекләрне торгызу өчен эшкә җибәрелә. Пенсиягә чыкканчыга кадәр ул Ташкент шәһәрендә төзүче оешмада штукатур-маляр булып эшли.
    Хәзерге вакытта Дөбьяз авылында яши.
    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: