Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Дөбъяз авыл җирлегенә – “бишле”!

Тәҗрибәгә чикләр юк программасында катнашучылар тагын бергә җыелдылар. Бу юлы алар Дөбъяз авыл җирлегендәге уңай тәҗрибәне өйрәнделәр. Элекке район үзәге кунакларны җылы каршылады. Ә биредә исә күрсәтерлек тә, мактанырлык та урыннар бар. Дөбъяз авыл җирлегенең үзәге - Дөбъяз авылы. Аңа моннан 500 елдан күбрәк вакыт элек нигез салынган. Җирлек составына...

Тәҗрибәгә чикләр юк программасында катнашучылар тагын бергә җыелдылар. Бу юлы алар Дөбъяз авыл җирлегендәге уңай тәҗрибәне өйрәнделәр. Элекке район үзәге кунакларны җылы каршылады. Ә биредә исә күрсәтерлек тә, мактанырлык та урыннар бар.

Дөбъяз авыл җирлегенең үзәге - Дөбъяз авылы. Аңа моннан 500 елдан күбрәк вакыт элек нигез салынган. Җирлек составына шулай ук Олы һәм Кече Солабаш, Таршна, Торнаяз, Шыпшыйк авыллары да керә. Халкы - 2 меңнән күбрәк кеше.

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең аерым посты - җирлекнең зур горурлыгы. Хезмәт күрсәтү зонасының радиусы 12 километрга сузыла, ә бу исә 18 авыл дигән сүз. Җирлек башлыгы Әсхәт Низамов әйтүенчә, әлеге постның булуы авыл халкына җан тынычлыгы бирә.

Социаль объектларга җирлектә үзенчәлекле мөнәсәбәт. "Гөлчәчәк" балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Биредә үзләренең милли музейлары бар. Аны оештыруда әти-әниләрнең роле зур булган. Бакчада балаларны физкультура белән актив шөгыльләндерәләр.

Реклама

Мәктәпләре дә үрнәк итеп куярлык. Үзләренең хоккей тартмасы, ремонт ясалган спорт залы, ашханәсе, кыскасы, кешеләргә лаеклы тормыш алып бару өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Вокаль-инструменталь ансамбльләре исә ямь өстенә ямь өстәп тора.

Авыл кешеләренең сәламәтлеге Дөбъяз участок хастаханәсе табибларының игътибар үзәгендә. Алар 8 меңләп кешегә хезмәт күрсәтәләр. 14 койкага исәпләнгән үз стационарлары да бар.

Ә ветеринарлар исә мал-туар турында кайгырталар. 2015 елда биредә модульле яңа ветеринария пункты ачылды. Терлекләргә вакциналар ясау да, хәтта диспансерлаштыру да шушында ук уздырыла. Бу бик кирәкле хезмәт - җирлектә яшәүчеләрнең күбесенең шәхси фермер хуҗалыклары бар. Мәсәлән, Латыйповларның гаилә фермасы. Бүгенге көндә аларда 250ләп мөгезле эре терлек асрала, шуларның 130 дан артыгы - сыерлар.

Менә шулай бер-бер артлы объектларны карый-карый, "Тәҗрибәгә чикләр юк" программасының чираттагысы да азагына якынлашты. Авыл Советы бинасында аңа йомгак ясалды һәм "отлично" дигән бәя бирелде. Программада катнашучылар нәкъ бер айдан тагын очрашырлар. Анысында инде - Суыксу авыл җирлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев