Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Дарумы, акчамы?

    1 октябрьгә кадәр санаулы көннәр калды. Димәк, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту яисә аннан файдалана башлау турында гариза язарга да бик аз вакыт калды дигән сүз. Дарулар өчен бүгенге көндә 766 сум 55 тиен акча каралган. Дәвалануга - 118 сум 59 тиен, ә юл өчен 110 сум 09 тиен түләнә....

    1 октябрьгә кадәр санаулы көннәр калды. Димәк, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту яисә аннан файдалана башлау турында гариза язарга да бик аз вакыт калды дигән сүз.
    Дарулар өчен бүгенге көндә 766 сум 55 тиен акча каралган. Дәвалануга - 118 сум 59 тиен, ә юл өчен 110 сум 09 тиен түләнә.

    Социаль пакет дип йөртелүче әлеге хезмәтләр җыелмасына нәрсәләр керүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Болар - табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар белән тәэмин итү, медицина күрсәтмәләре булган очракта - шифаханә-курортларда дәвалану, шәһәр янындагы тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук дәвалану урынына бушлай барып кайту. Әлеге ташламаларга ия булган кешеләр бу хезмәтләрдән тулысынча да, аерым-аерым да файдалана ала.

    Тиешле нәтиҗәне һәркем үзе ясасын иде. Акча булгач, барысын да алып була, дип уйлаучылар ялгышалар. Акча тиз бетә, ул бүген бар, иртәгә юк. Ә дару алырга карар итсәң, күпкә отышлырак.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: