Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Чыршы авылында Каз өмәсе узды (ФОТО)

    «Каз өмәсе» - салкыннар җиткәч һәрбер татар авылында үткәрелә торган матур йола. Авылларда әле хәзер дә күпләп каз асраучылар бар. Каз мамыгыннан түшәкләр, мендәрләр ясыйлар. Аларны бүләк итеп туган-тумачага өләшәләр яки кәләш бирнәсенә әзерләп куялар. Каз канатларын исә тәмле камыр ризыклары пешергәндә майлау өчен файдаланалар. Каз итеннән тәмле-тәмле ризыклар пешерәләр,...

    «Каз өмәсе» - салкыннар җиткәч һәрбер татар авылында үткәрелә торган матур йола.
    Авылларда әле хәзер дә күпләп каз асраучылар бар. Каз мамыгыннан түшәкләр, мендәрләр ясыйлар. Аларны бүләк итеп туган-тумачага өләшәләр яки кәләш бирнәсенә әзерләп куялар. Каз канатларын исә тәмле камыр ризыклары пешергәндә майлау өчен файдаланалар. Каз итеннән тәмле-тәмле ризыклар пешерәләр, якын кешеләрне сыйлыйлар. Туйларда да еш кына яңа кавышканнарга бүләккә пар казлар алып киләләр.
    Бүген Чыршы авылында да Каз өмәсе уздырдылар. Казларны күңелле хәбәрләр генә сөйләшеп йолкыдылар. Өмә белән башкарылган эш уен-көлке, баян моңы белән үрелеп барды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: