Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Чыпчык мәктәбе укучылары “Яшь армиячеләр” составына кушылды (ФОТО)

    Бүген Биектау районының Чыпчык мәктәбендә "Яшь армия" отрядының присяга кабул итү танатанасы булды. "Яшь армия" хәрәкәте үзенең сафларында Ватаннарын яратучы һәм аның алга китүенә битараф булмаган меңнән артык егет-кызларын үзендә берләштергән оешма. Тантаналы чарада "Яшь армия"нең Татарстандагы хәрәкәте җитәкчесе, генераллар советы башлыгы, запастагы генерал-майор Александр Бородин, Биектау районы хәрби комиссариаты...

    Бүген Биектау районының Чыпчык мәктәбендә "Яшь армия" отрядының присяга кабул итү танатанасы булды. "Яшь армия" хәрәкәте үзенең сафларында Ватаннарын яратучы һәм аның алга китүенә битараф булмаган меңнән артык егет-кызларын үзендә берләштергән оешма.

    Тантаналы чарада "Яшь армия"нең Татарстандагы хәрәкәте җитәкчесе, генераллар советы башлыгы, запастагы генерал-майор Александр Бородин, Биектау районы хәрби комиссариаты җитәкчесе Александр Найденов, Биектау районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов лар катнашты.

    "Яшь армия"челәргә киләчәктә дә уңышлар һәм сәламәтлек, Ватанны саклау һәм яклауның зур җаваплылык икәнен дә ассызыклап, генерал-майор укучыларга әлеге җитди адым ясаулары белән котлады.

    Чарада яңгыраган тантаналы сүзләрдән соң, укучылар тантаналы рәвештә ант бирде. "Туган илгә, Туган җиргә тугрылыклы хезмәт итәрбез, "Яшь армия"че исемен лаеклы рәвештә йөртербез", - дип ант иттеләр укучылар.

    Белешмә.

    Бөтенроссия "Яшь армия" балалар һәм үсмерләр җәмгыяте 2015 нче елда Сергей Шойгу тарафыннан оештырылган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: