Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Чыпчык балалар бакчасында балалар чыныгып үсә

    Без Чыпчыктагы "Ромашка" балалар бакчасында чыныктыра торган чараларны нәниләр бик кечкенә чакта ук башлыйбыз. Организмны чыныктыру - сәламәтлекне ныгытуның һәм авыруларга бирешмәүнең иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе. Чыныктыруның максаты - баланың үсеш чорындагы организмын әйләнә-тирә мохиттәге температура тирбәлешләренә ияләндерү. Нәниләрне чыныктыруның төп чаралары - һава, су, кояш. Аларны кулланганда төп принцип...

    Без Чыпчыктагы "Ромашка" балалар бакчасында чыныктыра торган чараларны нәниләр бик кечкенә чакта ук башлыйбыз. Организмны чыныктыру - сәламәтлекне ныгытуның һәм авыруларга бирешмәүнең иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе.

    Чыныктыруның максаты - баланың үсеш чорындагы организмын әйләнә-тирә мохиттәге температура тирбәлешләренә ияләндерү.

    Нәниләрне чыныктыруның төп чаралары - һава, су, кояш. Аларны кулланганда төп принцип - йогынты киңлекләрен һәм процедураларны уздыру вакытын акрынлап арттыра бару.

    1 нче кварталда игътибар юынуга, яланаяк йөрүгә, йокыдан уянганнан соң һәм көндәлек физкультура шөгыльләре вакытында гәүдәгә "һава сулату".

    Һава белән чыныктыру - аеруча кулае. Чөнки ул - кешенең яшәү мохите, ул даими. Ул сулыш юлларына керә, турыдан-туры яки кием тукымалары аша тирегә тия. Шунлыктан бүлмәне гел җилләтеп, чистартып торабыз. Балалар килгәнче иртән һәм алар саф һавада йөргәндә үтәли җил ясыйбыз.

    Физкультура белән шөгыльләнгәндә дә, иртәнге гимнастика вакытында да чыныктырабыз. Иртәнге сәгатьләрдә организмны "уята" торган, шулай ук артикуляция гимнастикасы ясыйбыз.

    Кечкенә чакта чыныктыруның үзенчәлекле алымнарыннан берсе - бармаклар гимнастикасы. Ул дөрес хәрәкәт итүгә уңай йогынты ясый, кулларны ныгыта, аларның көчен арттыра. Гимнастиканың уен формасында узуы нәниләрнең кәефләрен яхшыртып кына калмый, ул аларга әйләнә-тирә мохит турында мөстәкыйль күзалларга да ярдәм итә.

    Балаларны кояш ярдәмендә сәламәтләндерү һәм чыныктыру өчен җәйге айларда киң мөмкинлекләр ачыла. Кояш нурлары бала организмын ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, алар үзләрен яхшырак хис итә башлыйлар, әйбәт йоклыйлар. Кояш нурларында "коену" нормаларын һәм моны кайсы урында эшләгәндә яхшырак булачагын бакчаның медицина хезмәткәре билгели.

    Йокыдан уянганнан соң балалар "сәламәтлек сукмакларыннан" йөгереп узарга яраталар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: