Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Чулпан Хәбибрахманова «Биектау FM йолдызы» булды

    Бүген чираттагы тапкыр «Биектау FM йолдызы» тапшыруы эфирга чыкты. Әлеге программа дүшәмбедән шимбәгә кадәр көн саен 100,2 fm ешлыгында 12.45 сәгатьтә эфирга чыга. Алып баручы, кагыйдә буларак, очраклы рәвештә "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Биектау хәбәрләре" группасының бер катнашучысын сайлап ала һәм аның турында радио тыңлаучыларга хәбәр итә. Бүгенге тапшыруыбызның каһарманы -...

    Бүген чираттагы тапкыр «Биектау FM йолдызы» тапшыруы эфирга чыкты. Әлеге программа дүшәмбедән шимбәгә кадәр көн саен 100,2 fm ешлыгында 12.45 сәгатьтә эфирга чыга.

    Алып баручы, кагыйдә буларак, очраклы рәвештә "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Биектау хәбәрләре" группасының бер катнашучысын сайлап ала һәм аның турында радио тыңлаучыларга хәбәр итә. Бүгенге тапшыруыбызның каһарманы - Чулпан Хәбибрахманова булды.

    Сөйкемле, яхшы күңелле ул. Чулпан һәрвакытта да үзенең янәшәдәгеләрен кайгырту һәм мәхәббәт белән урап алырга тели. Әйләнә-тирәсендә үзләренә карата игътибар таләп итүче кешеләр дә байтак. Үз гаиләсендә Чулпан яраткан хатын һәм әни, ә хезмәт куя торган балалар бакчасында һәрбер баланы үзенең җылы мөнәсәбәте белән шатландыручы хезмәткәр. Һәр көн ул балалар бакчасындагы балалар өчен "әни"гә әверелә.

    Чулпан, сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч эш көннәре телибез.

    P.S. тапшыруның тулы язмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: