Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Чистарту корылмаларында хәзер тиеннәр дә яшәячәк

    Чистарту корылмасы базасында Биектау коммуналь челтәре ясап куйган яңа кечкенә фермада шушы көннәрдә сөйкемле өч нәни йомгак - шук-шаян тиеннәр яши башлаган. Шушындый җитди җитештерү объектында урман кунакларына да урын табылыр дип кем уйлаган? Әмма коммуналь челтәр өчен бу район куллана торган суларны чистарту гына түгел, яңалык уйлап чыгару мөмкинлеге дә. Нәни җәнлекләр яшәячәк мохит тудыру. Шундый кечкенә ферма Чернышевкада да барлыкка килгән.

    Рамил Гыйльметдинов үзенең киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын мәктәптә укыганда ук белгән. Ул торак-коммуналь хуҗалык тармагында 30 елдан артык эшләүче әтисе эзеннән киткән. Бүгенге көндә Рамил Фаилович Биектау коммуналь челтәре җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы. Үз эшеңдә файдаланырга кирәге чыгачак инновацияләрне белеп тору өчен квалификацияне күтәрү өстендә даими эшләргә кирәк, ди ул.

    - Без ел саен предприятиебездә нинди дә булса яңалык кертәбез. Узган ел механик калдыкларны сусызландыру цехы төзелеп, файдалануга тапшырылды. Бу чистарту корылмаларындагы эшнең яңа технологиясе, - дип сөйләде “Биектау коммуналь челтәре” җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гыйльметдинов.

    Биектау тимер юл станциясе поселогындагы чистарту корылмаларының тарихы узган гасырның 70 нче елларыннан башлана. Моннан ике ел элек реконструкция эшләре уздырылган, шунлыктан бу урын хәзер модернизацияләнгән һәм заман таләпләренә җавап бирерлек. Хәзерге вакытта тәүлегенә 1 мең кубометр күләме белән чистартуның өченче дәрәҗәсе төзелә. Бу эшкә республика бюджетыннан 50 миллион сум акча бирелгән.

    Киләсе елда икенче этап итеп федераль бюджеттан “Оздоровление Волги” программасы буенча тәүлегенә 2 мең кубометр күләме белән чистартуның тагын 2 дәрәҗәсен төзү планлаштырыла.

    Чистарту корылмаларында эш бер дә тукталып тормый. Берәрегезнең “Кая китә бу су?” дип уйланганы бармы икән? Ул чистарту корылмаларына төшә, анда этаплы чистарту уза, шул исәптән микроорганизмнар белән дә чистартыла. Шунысы гаҗәп, территориядә бернинди ис тә юк. Шуңа күрә биредә бер күзәнәклеләр генә түгел, башка җан ияләре дә яши ала. Үзләренең умарталары бар, янәшәдә генә теплица. Киләсе елда тавислар китерергә уйлыйлар. Әле менә шушы көннәрдә генә өч тиен алып килгәннәр. Алтайның үзеннән. Әлегә бу йомшаккайлар ияләнеп җитмәгәннәр, шуңа күрә безне каршыларга бары тик берсе генә чыкты. Аның каравы тавыклар төркемнәре белән “аралашырга” әзер булуларын белдерделәр. Алар биредә 50ләп икән. Тагын бер тапкыр ашаталар ахры, дип уйлаганнардыр инде, чөнки алар янына кешеләр башка максат белән еш килеп йөрмиләр бит. Биредә әлегә экскурсияләр уздырылмый, очраклы узып-баручылар да юк.

    - Тик барыбер безнең чистарту корылмалары - куркыныч җитештерү объекты. Шуңа күрә, ни кызганыч, балаларның әлегә безнең янга килгәннәре юк. Әмма шулай да тиздән без район җитәкчеләре, мәктәпкәчә белем бирү учрежениеләре мөдирләре белән сөйләшербез, дип уйлыйм. Барлык тиешле куркынычсызлык таләпләрен үтәгәндә мондый мөмкинлек бар, - диде “Биектау коммуналь челтәре” җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гыйльметдинов.

    Ә ул арада тиеннәр дә кулга ияләшерләр. Кайчандыр Чернышевкадагы куяннар кебек. Биектау коммуналь челтәре чистарту корылмаларын төзекләндерү турындагы идеяләрен анда да күчергәннәр. Аны республиканың Газлаштыру фонды һәм район җитәкчеләре хуплап каршы алганнар. Чөнки биологик чистарту корылмалары җыелып килгән суларны нормада күздә тотылган таләпләргә туры китереп чистартып кына калмаска, тормыш тукталып тормый торган әйләнә-тирә мохиткә зыян да китермәскә тиешләр.

    Энҗе ГАРӘФИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: