Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Чирек гасыр Биектауны биек үрләргә алып менде

    Районның сиксән еллык тарихыннан егерме биш ел КПССның Биектау райкомының беренче секретаре Гаптрәхим Мортаза улы Мортазин исеме белән бәйле. Мүлмә дигән зур татар авылында туып-үскән егет язмышын туган районында тапты һәм, көчен кызганмыйча, гомере буена аңа хезмәт итте. Вакыт һәр буын алдына да үзенең бурычларын куя. 60-80 нче елларда күп...

    Районның сиксән еллык тарихыннан егерме биш ел КПССның Биектау райкомының беренче секретаре Гаптрәхим Мортаза улы Мортазин исеме белән бәйле. Мүлмә дигән зур татар авылында туып-үскән егет язмышын туган районында тапты һәм, көчен кызганмыйча, гомере буена аңа хезмәт итте.

    Вакыт һәр буын алдына да үзенең бурычларын куя. 60-80 нче елларда күп төзергә туры килде: фермалар, мәктәпләр, торак йортлар, склад биналары, гаражлар. Гаделлек хакына шунысын да әйтеп китәргә кирәк: авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җитештерү объектларын төзүгә күб-рәк игътибар бирелде. Һәм бу аңлашыла да, чөнки район авыл хуҗалыгы юнәлешендә үсте һәм ул республика башкаласына терәлеп тора. Биектауны юкка гына "Казанның яшелчә бакчасы" дип әйтмиләр иде. Күп колхоз-совхозларда терлекчелек комплекслары, механика мастерскойлары, печән саклагычлар, ябык ындыр табаклары, терлекче һәм механизаторлар йортлары барлыкка килде. Казан авторемонт заводы, Биектау "Сельхозтехника"сы, "Элита", "Татметалл", Киндерле районара базасы, "Сельхозхимия", "Татсельхозкомплект" кебек предприятиеләр эшли башлады. Аларны санап кына бетерерлек түгел. Социаль объектлар да игътибар үзәгеннән читтә калмады. Безнең районда Шәпшедә озак еллар буена Татарстанга килгән кунакларны кабул итү төбәгенә әверелгән беренче агрошәһәрчек төзелде. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китәргә кирәк: Шәпшенең популярлыгы бүген дә югалмады. Димәк, иң башта салынган нигез төптән уйланган һәм нык булып чыккан. Вакыт авылның СССРның Дәү-ләт премиясенә лаек булуын күрсәтте.

    Район үзәгендә хәзерге вакытта гамәлдә булган барлык объектлар да диярлек Мортазин җитәкчелек иткән чорда төзелде. Тик аларның күбесендә, кырыгар-иллешәр ел файдаланганнан соң, капиталь ремонт ясалды һәм, заманча материаллар ярдәмендә тышлагач, алар хәзер бик матур булып күренәләр.

    Биектау авылында Казан авторемонт заводы белән бер үк вакытта биш катлы йортлардан, урта мәктәп, ике балалар бакчасыннан торган Юбилейный дип аталган торак поселок барлыкка килде. "Дружба", "Семиозерский", "Чернышевский", "Беркутовский" совхозлары оештырылу белән эшчеләргә йортлар сала башладылар. Бер-бер артлы 14 урта мәктәпнең яңа типовой биналары калкып чыкты, типовой мәдәният йортлары төзелде. Объектларны салганда еш кына хуҗалык алымы кулланылды.

    Г.М.Мортазин эшләгән чорда Биектау районы эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча республикада алдынгы тәҗрибә тарату базасына әверелде. Районда һәр яңалык игътибар үзәген-дә булды һәм производствога кертелде. Кайвакыт алдынгы позицияләргә чыгу аларны кулдан ычкындырмыйча тотуга караганда җиңелрәк бу-ла. Биектау исә алдынгылыкны бирмәде.

    Терлекчелектә, төгәлрәк итеп әйткәндә, сөт җитештерүдә иң тотрыклы уңышка ирешелде. Продукция җитештерүне арттыру, Союз, Россия һәм республика дәрәҗәсендәге Күчмә һәм Истәлекле байраклар, Дипломнар, Мактау грамоталары тапшырылу, Биектауның ел саен диярлек районнарның республика күләмендәге хезмәт ярышында җиңүче дип танылуы - намуслы һәм максатка юнәлешле эшнең шатлыклы нәтиҗәләре. Гаптрәхим Мортаза улы мактанырга яратучылардан түгел, әмма аңа һәрвакытта да эшлекле амбиция, алга бару өчен кирәкле бер дәрәҗәдә шөһрәткә омтылу һәм куйган максатларга ирешүдә үҗәтлек хас булды. Югары үрләрне яулауда һәм үз буйсынуындагыларны җаваплы бурычларны хәл итүгә юнәлдерүдә аңа нәкъ менә шушы сыйфатлары ярдәм итте дә. Аның шәхсән үз өлеше дә игътибар үзәгеннән читтә калмады. Ул үзенең төрле дәрәҗәдәге унсигез бүләген кадерләп саклый. Алар арасында ике Хезмәт Кызыл Байрагы, "Почет билгесе", "Халыклар дуслыгы" орденнары бар.

    Гаптрәхим Мортаза улының төп казанышы - теләсә нинди шартларда да нәтиҗәле итеп, тулы көчләренә эшләгән һәм эшли ала торган җитәкче кадрлардан торган тырыш команда оештыруы. Мортазин кулы астында эшләгәннәр - аның үзе кебек үк ышанычлы, тугрылыклы, хезмәт сөючән кешеләр. Аңа карата әйтелгән мактау сүзләре төрле елларда аның янәшәсендә хезмәт куйган, катлаулы бурычларны тормышка ашырганда җаваплылык йөген бергә тарткан кешеләргә дә кагыла. Ул районда социаль-икътисади бурычларны хәл итү буенча үзе белән бергә озын юл узганнарның барысын да хәтерли. Район авыл хуҗалыгы юнәлешендә булганга, ул фикердәшләренең зур исемлегеннән беренче чиратта колхоз-совхоз җитәкчеләрен телгә ала.

    - "Серп и молот"тан Александр Петрович Орлов, "Алга"дан - Рәшит Бари улы Зәбиров, "Новая жизнь"нән - Александр Федорович Гаврилов, "Татарстан"нан - Нури Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов, "Правда"дан - Илгизәр Галәү улы Шәрә-фетдинов, Ульянов исемендәге колхоздан - Рафаэль Кашап улы Заһидуллин, Ленин исемендәге колхоздан - Хәким Абдулла улы Зәйниев, Киров исемендәге колхоздан - Рәфкать Әсхәт улы Сәмигуллин, "Беркутовский" совхозыннан - Иван Кузьмич Захаров, "Дружба"дан - Степан Владимирович Алексеев, "Дөбъяз"дан - Николай Васильевич Малов, - дип сөйләде Гаптрәхим Мортаза улы. Аннан өстәп куйды:
    - Аларның эшен Анна Андреевна Захарова, Шәүкәт Җәүдәт улы Вахитов, Газиз Зөфәр улы Сабиров, Нәҗип Исмәгыйль улы Хәбибуллин уңышлы дәвам иттеләр һәм кайберләре хәзер дә дәвам итәләр.

    Реклама

    - Район звеносында эшләүчеләрдән Алексей Николаевич Казаков, Хәсән Хәбри улы Шәйдуллин, Виктор Никифорович Егоров, Михаил Николаевич Осипов, Рәфикъ Җамалетдин улы Гыйльметдинов һәм башкалар зур абруйга ирештеләр, - диде ул.

    Мортазин сүзе җитәкчеләр өчен генә түгел, районда яшәүчеләрнең бөтенесе өчен дә закон иде. Хәл ителмәслек проблемалар килеп чыкканда кешеләр аларны нәкъ менә Гаптрәхим Мортаза улы хәл итәчәгенә тулысынча ышанып, аның янына килделәр. Торак-коммуналь, көнкүреш һәм тормыш-яшәешкә кагылышлы проблемалар бер дә бетеп тормый. Беренче секретарь кабинеты күпләр өчен соңгы инстанция, иң мөһим мәсьәләләрне хәл ит-кәндә соңгы өмет булып торды. Һәм ул, чынлап та, булышты, хәл итте.

    Гаптрәхим Мортаза улы республиканың югарыда торучы оешмалары җитәк-челәре алдында беркайчан да каушап төшмәде, кемгәдер ошарга тырышып, ялагайланмады, үзен һәрчак горур тотты. Район ирешкән уңышлар бәрабәренә аны КПСС-ның XXIV съездына делегат итеп сайладылар, егерме биш ел буена ул ТАССР Югары Советы депутаты булды. Ул Биектау районының абруен шундый дәрәҗәгә күтәрде ки, аның фикеренә министрлар да, республикадагы партия-совет органнарының җаваплы хезмәткәрләре дә колак салды.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан аның шушы сугышта катнашканын әйтми китү һич мөмкин түгел. Ул 1944 елның октябрендә армиягә алына һәм Төньяк флотка җибәрелә. Анда 1950 елның апреленә кадәр хезмәт итә. Сугыш елларында аларның сак корабле союзник Англия белән Американың безнең илгә хәрби техника, корал, азык-төлек ташучы хәрби диңгез караваннарын озата бара һәм аларның Баренц диңгезеннән имин үтүен тәэмин итә.

    - Сугыш җиңү белән тәмамлануга якынайса да, бик киеренке көннәр булды. Дошманның бер дә биреләсе килмәде, союзниклар корабльләренең безнең ярларга якынаюын гел контрольдә тотты. Артиллерист булганлыктан, миңа өчәр тәүлек буена пушка яныннан китмәскә һәм теләсә кайсы мизгелдә дошманга һөҗүм итәргә әзер булырга туры килде, - дип исенә төшерде Гаптрәхим Мортазинович.

    Сугышчан казанышлары өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. 1941-1944 еллардагы хезмәт фронтында катнашучы буларак, аңа "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен" дигән медаль тапшырылган.

    Гаптрәхим Мортаза улы туган районы Биектауның эшчән, ачык күңелле һәм сизгер йөрәкле кешеләре белән һәрчак горурланды һәм горурлана. Үзенең рәхмәт сүзләрен ул үзе җитәкчелек иткән елларда эшләгән сыер савучыларга, бозау караучыларга, механизаторларга, эшчеләргә, белгечләргә, җи-тәкчеләргә, башка һөнәр ияләренә юллый. Барысына да сәламәтлек, иминлек, тынычлык тели. Районны бәхетле, шатлыклы кешеләр яши торган алдынгы, икътисадый яктан нык, чәчәк аткан төбәк итеп күрәсе килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: