Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Чәчү эшләре кызганнан-кыза бара

    Биектау районы җитәкчеләре аеруча зур игътибар бирә торган тармакларның берсе - авыл хуҗалыгы.

    Хəзерге вакытта чəчү кампаниясенең иң кызган чоры. Авыл хуҗалыгы хезмəтчəннəре басуларда барлык көчлəренə тырышып эшлилəр. Районда язгы чəчүне 30 мең гектарда уздыру планлаштырыла. Шуларның 6 меңлəбе - Бөреле авыл хуҗалыгы предприятиесендə.

    Районның авыл хуҗалыгы предприятиелəре ирешелгəндə тукталып калмыйлар, заман белəн бергə атларга тырышалар. Гамəлдəге техникадан файдалануны оптимальлəштерү авыл хуҗалыгын үстерүнең зарури шарты булып тора. Баштагы барлык мəгълүматлар компьютер программасына кертелə һəм басуларга техника шушы программа нигезендə билгелəнə. Заман технологиялəре 1 гектар сөрү җиренə күпме орлык һəм ашлама кирəклеген исəплəп чыгарып кына калмыйлар, алар чəчү тирəнлеген дə, машиналарның хəрəкəт итү тизлеген дə билгелилəр. Белгечлəргə инде чəчелгəн мəйданнарны игътибар үзəгендə тотарга һəм онлайн-режимда басуларда механизаторларның ничек эшлəгəннəрен күзəтергə генə кала. Бөреле авыл хуҗалыгы предприятиесендə əлеге хезмəткə тəҗрибəле белгечлəрне, яңа технологиялəрне тормышка ашыру буенча беренче генə ел эшлəмəүчелəрне дə җəлеп итəргə булганнар. Бөтен технологик процессның дөрес уздырылуын Литвадан килгəн ике агроном тикшереп-күзəтеп тора. Аларның һөнəри осталыгы ел саен уңышның сыйфатын яхшыртырга һəм күлəмен арттырырга мөмкинлек бирə. Əлеге факторлар хуҗалыкка дөрес юнəлештə үсəргə шартлар да тудыра. Хəзерге вакытта Бөреледə тулы көчкə сабан ашлыклары чəчү һəм яшелчə культуралары утырту эшлəре бара.

    - Сабан ашлыклары турында əйтсəк, мəсəлəн, сыра кайнатуда кулланыла торган арпа чəчү планы бездə 100 процентка үтəлде, ə сабан бодае буенча - 50 процентка. Сабан рапсын чəчүгə керештек. Бездə рапс орлыклары гибрид орлыклар, немец сортларын утыртабыз, аларның икесе - уңышны бик мулдан бирə торган. Бəрəңге утырту да дəвам итə, - диде “Бөреле” бүлекчəсе управляющие Искəндəр Хəкимуллин.

    Бəрəңге утыртып үстерүнең беренче карашка бернинди катлаулылыгы да юк сыман. Аерым бакчаларда бəлки шулайдыр да. Ə менə авыл хуҗалыгы предприятиелəрендə бөтен эшне фəнни кулланмалар нигезендə башкаралар. Орлыкны лабораториялəрдə шыттыралар, аннары теплицаларда тиешле дəрəҗəгə җиткəнче үстерəлəр, бары шуннан соң гына туфракка күчереп утырталар. Əлеге цикл башыннан азагына кадəр 4 елга сузыла. Уңыш сыйфатлы һəм мул булып үссен өчен əйбəт ашлама һəм үсемлеклəрне тукландырып тору кирəк. Ə моның өчен махсус сыешлыкларда туклыклы эремəлəр əзерлəнə. Башкача аларны ашламалар өчен джакузи дисəң дə була. Уңышны арттыруга җитəкчелəрнең барлык эшлəрне тиешенчə оештыра белүе һəм тəртипнең нык булуы да ярдəм итə. Бөреле авыл хуҗалыгы предприятиесендəге бүлекчəлəрнең берсендə əлеге факторларның һəммəсе дə бар.

    Эрнест АБДУЛАЕВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: