Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Бушап калган авыллар тарихы: Татарстанда алар ничек ташландык хәлгә килә

    Авыл юкка чыга бара һәм моның белән бәхәсләшеп булмый. Бөтен ил күләмендә ел саен авыллардан дистә меңләгән кеше шәһәргә юл тота. Безнең районда исә еш кабатлана торган күренеш - күршедәге зуррак авылларга күченү. Һәм шәһәрнең якында булуы да үзенекен итә. Сәбәпләр күп төрле - авылларның ташландык хәлгә килүендә андагы тормыш-көнкүрешнең сыйфаты да, кешеләр үзләре дә зур роль уйный.

    Һичшиксез, тиздән мондый вазгыятьнең башка юнәлеш алуы да мөмкин - чөнки кеше тормышына пандемия дә зур үзгәрешләр кертте. Шәһәр халкы хәзер авылларга һәм бистәләргә - табигать кочагына, әти-әниләре янына, саф һавага әйләнеп кайту ягын карый. Бүген без Алан-Шипшиек дип аталган кечкенә генә авыл тарихына тукталабыз. Биредә нибары бер гаилә яши.

    Гаҗәеп матур табигать, саф һава һәм тынлык. Зур шәһәрләрне яратмаучылар өчен оҗмахка тиң урын. Кайчандыр Алан-Шипшиек зур бер авыл булган. Хәзер биредә нибары 30 йорт. Аларның һәммәсе дә диярлек - бакчачылар. Тик Бикбаевлар гаиләсе генә биредә менә 13 ел инде ел әйләнәсендә яши.

    - Мондагы бөтен җир сатылган дип әйтәләр, әмма биредә юл да юк, газ да юк. Бәлки кешеләр йортлар салырлар да иде, тик иң мөһиме юллар бит. Газсыз әле ничек тә яшәргә була, ә юлсыз - юк, - диде әлеге авылда яшәүче Илсия Бикбаева.

    Берничә дистә ел элек биредә ферма, ат абзары, тавык кетәклеге булган. Клуб та эшләгән, Җәмил Бикбаев әйтүенчә, кичләрен анда бөтен авыл белән җыела торган булганнар. Хәзерге вакытта ул кечкенә генә урман утраучыгы. Үз вакытында мәктәп тә булган, тик аны япканнар. Шунлыктан балалы гаиләләр Дөбьязга яки Солабашка күчеп китәргә мәҗбүр булганнар.

    Авылда кибет тә эшләп торган. Тик ул тора-бара башка максатта файдаланыла башлаган.

    - Безгә күп нәрсәләр, шул исәптән чүп-чар мәйданчыгы ясап куярга да вәгъдә иткәннәр иде. Әмма берни дә эшләнмәде. Юл да саласылар иде - анысы да юк. Кешеләргә хәзер элекке кибет бинасын чүп-чар полигоны итеп файдаланырга туры килә. Әнә күрәсезме - анда сукмак та салынган инде, - дип, үзен борчыган проблемалар белән уртаклашты Җәмил Бикбаев.

    Бакчачылар камерага сөйләргә теләмәделәр. Әмма авылдагы төп проблеманың коммуникацияләр булуын аңлаттылар. Суны һәр кеше үзе уздырган. Шипшиекта юллар кебек газ да юк. Төп мәшәкать - кызыл балчык. Әз генә яңгыр сибәләп узу белән үк ул аяк басмаслык сазлыкка әверелә һәм аннан хәтта машина белән дә узып булмый. Юлга кадәр барып җитү өчен авыл кешеләренә басулар аша 4 километр араны тәпиләргә туры килә. Кышын алар чаңгыга басалар.

    Җәмил Бикбаев бирегә бер тапкыр авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамовның килүе турында әйтте. Юл салдырырга вәгъдә иткән, әмма бер елдан артык инде бу турыда сүз кузгатучы юк икән.

    Без Әсхәт Сөннәтуллович белән телефон аша элемтәгә кердек. Аның әйтүенчә, Алан-Шипшиек бер генә программага да керә алмый. Биредә хәтта үзара салым программасы буенча да юл салып булмаячак. Чөнки рәсми мәгълүматларга караганда, биредә ел әйләнәсендә нибары бер генә гаилә яши. Гражданнардан җыела торган акчага, ә ул 300 сум тәшкил итә, асфальт җәеп булмый. 4 километр арага миллионнар кирәк.

    Менә шулай - мәсьәләне кайсы яктан карасаң да, бернишләп тә булмый. Бирегә гаиләләр юллар булмау һәм барып җитү авыр булганлыктан кайтмыйлар. Ә юлны исә даими яшәүчеләр булмаганлыктан салмыйлар.

    Энҗе ГАРӘФИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: