Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Бөреле мәдәният йортында "йолдызлар" кабынды!

    Октябрь азагында Бөреле мәдәният йортында балалар һәм үсмерләр өчен "Бөреле йолдызчыгы" дип аталган иҗади конкурс уздырылды. Аның максаты - актив һәм иҗади балаларны бистәнең мәдәни тормышына күбрәк җәлеп итү. Бәйге хореография, вокал һәм сәнгатьле уку номинацияләре буенча узды. Балалар үзләренең осталыкларын, музыканы аңлауларын һәм талантларын күрсәттеләр. Ярдәм итеп, көч биреп...

    Октябрь азагында Бөреле мәдәният йортында балалар һәм үсмерләр өчен "Бөреле йолдызчыгы" дип аталган иҗади конкурс уздырылды. Аның максаты - актив һәм иҗади балаларны бистәнең мәдәни тормышына күбрәк җәлеп итү.

    Бәйге хореография, вокал һәм сәнгатьле уку номинацияләре буенча узды. Балалар үзләренең осталыкларын, музыканы аңлауларын һәм талантларын күрсәттеләр. Ярдәм итеп, көч биреп торырга килгән дуслары һәм әти-әниләре дә яшь "йолдызчыклар"ны көчле алкышларга күмделәр.

    Өлкәннәр төркемендә җыр номинациясендә Арина Данилова белән Сабина Надиенко җиңде, кечкенәләр арасында - Арсений Гайткулов, Дарья Гайсина һәм Әскәр Сәфәров составындагы үзенчәлекле трио. "Хореография" номинациясендә хөкемдарларны гүзәл кызлар - Камилә Әхмәдуллина белән Елизавета Редькина сокландырды. Алар дәртле испан халык биюен башкардылар. Өлкәннәр төркемендә җиңүче - кызларның "Импульс" бию коллективы. Ул заманча биюе белән шаккатырды. Залина Яруллина сәнгатьле уку номинациясендә җиңде.

    Иң соңыннан тамашачыларны безнең алмаштыргысыз һәм яраткан коллективыбыз - "Яңа көн" вокаль-инструменталь ансамбле сөендерде.

    Конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тараттылар, ә җиңүчеләргә тантаналы рәвештә Казандагы театрларның берсенә спектакльгә билетлар тапшырдылар.

    Без "Бөреле йолдызчыклары" сүнмәс, һаман яктырак янарлар, ә инде берничә елдан зур "йолдызларга" әверелерләр дип өметләнәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: