Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Өбрәдәге Салих Сәйдәшев музеен яңарту 10 млн сумга төшәчәк

    Композиторның Биектау районы Өбрә авылындагы музей бинасы Яңа елга әзер булыр дип көтелә Татарның бөек композиторы Салих Сәйдәшевнең Биектау районы Өбрә авылында урнашкан музееның яңа бинасы быел Яңа елга кадәр әзер булачак. Бу хакта Биектау районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Салих Сәйдәшевның...

    Композиторның Биектау районы Өбрә авылындагы музей бинасы Яңа елга әзер булыр дип көтелә
    Татарның бөек композиторы Салих Сәйдәшевнең Биектау районы Өбрә авылында урнашкан музееның яңа бинасы быел Яңа елга кадәр әзер булачак. Бу хакта Биектау районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов хәбәр итте.
    Аның сүзләренчә, Салих Сәйдәшевның элеккеге музее 1989 елдан алып иске бинада урнашкан булган. Ул җимерек хәлгә килү сәбәпле, район җитәкчелеге карары нигезендә, музей өчен яңа бина төзелгән. Хәзер аның түбәсен ябу белән шөгыльләнәләр. "Яңа музейны төзү район бюджеты хисабына башкарыла. Музейның бинасы 25 декабрьгә төзеп бетерү максаты куелды. Элеккеге бина бик начар хәлдә иде. Музейны төзү районга 10 млн сумга төшәчәк. Без бинаны гына түгел, экспозицияләрне дә яңартачакбыз. Моның өчен белгечләрне җәлеп итү күздә тотыла. Без музейны тагын да тулыландырып, җәй айларына ачарга ниятлибез", - диде Ринат Сабирҗанов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: