Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Боз тамашасы

    28 һәм 30 нчы декабрь көннәрендә "Биектау" Боз сараенда сәхнәләштерелгән тамаша узачак. Район алдынгыларын һәм сәләтле балаларны Яңа ел белән котларга "Бременские музыканты" һәм дөнья халыкларының башка әкиятләре геройлары киләчәк. Башка еллардагы кебек, боз тамашасындагы барлык рольләрне дә Биектау районы кешеләре башкарачак. Беренче шоу 28 декабрьдә 10.00 сәгатьтә булачак. Анда...

    Реклама

    28 һәм 30 нчы декабрь көннәрендә "Биектау" Боз сараенда сәхнәләштерелгән тамаша узачак. Район алдынгыларын һәм сәләтле балаларны Яңа ел белән котларга "Бременские музыканты" һәм дөнья халыкларының башка әкиятләре геройлары киләчәк. Башка еллардагы кебек, боз тамашасындагы барлык рольләрне дә Биектау районы кешеләре башкарачак. Беренче шоу 28 декабрьдә 10.00 сәгатьтә булачак. Анда районның иң яхшы укучыларын район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлаячак. Билет алучылар шушы ук көнне 13.00 сәгатьтә икенче тамашаны карый алачаклар. Район алдынгылары өчен 30 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә өченче тамаша оештырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: