Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Бигрәк матур итеп алдый беләләр

    Кулланучылар базарында катнашучылар, ягъни сатучылар кешеләр кибетләрдә акчаларын мөмкин кадәр күбрәк калдырып чыксын өчен күптөрле хәйләләр коралар. Аларның гамәлләре законга каршы килмәсә дә, гади гражданнарга бик үк аңлаешлы түгел. Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына әйбәтләп уйламыйча, тиешле мәгълүматны өйрәнмичә яки "бер кергәч, буш чыкмыйм инде" дип алган...

    Кулланучылар базарында катнашучылар, ягъни сатучылар кешеләр кибетләрдә акчаларын мөмкин кадәр күбрәк калдырып чыксын өчен күптөрле хәйләләр коралар.

    Аларның гамәлләре законга каршы килмәсә дә, гади гражданнарга бик үк аңлаешлы түгел. Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына әйбәтләп уйламыйча, тиешле мәгълүматны өйрәнмичә яки "бер кергәч, буш чыкмыйм инде" дип алган товарга карата ризасызлык белдереп мөрәҗәгать итүчеләр бар.

    Товар турында тиешле барлык мәгълүмат булса һәм сатучы аны ирексезләп бирмәсә (ягъни бер товар сатып алганда икенчесен дә алу шарты куелмаса), кулланучылар хокукларын яклау өлкә-сендәге закон ярдәм итмәячәк. Без сатучыларның реклама хәйләләре турында сөйли һәм аларның кешеләрнең психологиясен әйбәт белүенә соклана гына алабыз. Кулланучылар элегрәк супер һәм гипермаркетларда көндәлек кулланыла торган азык-төлекнең (сөт, ипи) сәүдә залының иң ерак почмагына куелуыннан зарланалар иде. Ә бу исә сатып алучылар сәүдә залында күбрәк йөрсен, күзләре төшеп, тагын нәрсә дә булса алсын өчен эшләнә. Шул ук вакытта кибеттә кәр-зиннәр я булмый, я бик аз була, аның каравы товарны күп сыйдыра торган арбалар өелеп тора. Кәрзиндә урын аз булганлыктан, сатып алучы аласы товарын да алмый китәр дип куркалар, ахрысы.

    Мерчендайзер дигән чит ил сүзе белән атала торган һөнәрләр бар. Аның төп эше - шүрлекләргә товарны сатып алучыны кызыктырырлык итеп урнаштыру. Аларның хәйләләре бик күп.

    Күпчелек очракта кешеләр уң якта урнашкан әйберләрне күзәтә. Музейларда, картина галереяларында һәм, әлбәттә, кибетләрдә дә шулай. Сәүдә залында йөргәндә без беренче чиратта уң яктагы шүрлекләргә "текәләбез". Сатучының тизрәк һәм отышлы итеп сатасы килгән товарлары нәкъ менә шунда куела да. Тагын "паровоз" дип атала торган алым да бар. Бу башка товарлар янына көнкүрештә кирәкле әйберләр - әйтик, үтүк янында үтүкләү сыеклыгы, кер юу машинасы янына кер порошоклары, микродулкынлы мич янында савыт-саба куюны аңлата.

    Еш кына кыйммәтле товар кырыена игътибарны җәлеп итә торган "кызыл" бәялесе куела. Касса янында чират торганда барлык кеше дә диярлек андагы вак-төяктән кәрзиненә ни дә булса ыргыта, кемдер шоколад, сагыз алса, кемдер өйдә батарейка, лезвие булмауны исенә төшерә. Монысы да мерчендайзерның ниләр аласын баштан ук уйлап кермәгән сатып алучыга исәп тотылган хәйләсе. Тагын шунысын да онытмаска кирәк: без ачык төсләрне тиз күреп алабыз. Игътибарны җәлеп итәселәре килгәндә сатучылар бәя язуын матур төсләргә буйыйлар.

    Әгәр товар белән бергә бүләк бирелсә, артык сөенергә кирәкми - презентның бәясе, барыннан да бигрәк, төп продукциядә "утыра". Маркетинг йөрешләренең берсе - бәя масштабының үз-гәрүе, ягъни товар бәясен килограмм өчен түгел, ә 100 грамм өчен күрсәтү. Бу кыйммәтле тортларга, ит һәм казылык эшләнмәләренә һәм төрле деликатесларга кагыла. Монда гамәлдәге законны бозу юк. Соңгы вакытта азык-төлек продуктлары төргәкләренең авырлыгын киметү тенденциясе күзәтелә. Бу чәчелә торган продуктларга, сөт, ит продукциясенә, атланмайга һәм үсемлек майларына һәм башкаларга кагыла. Шуның белән бергә еш кына без гадәтләнгән товарның авырлыгы һәм күләме чагыштырмасыннан да түбән түгел. Ләкин җитештерүчеләр законны бозмыйлар, яңа авырлык төргәкләрдә күрсәтелгән, ә кулланучы бирелә торган мәгълү-матны игътибар белән өйрәнергә генә тиеш.

    Базарларда сатучыларның ысуллары гадирәк, әмма күпкә нәтиҗәлерәк. Кайсыбыз гына "Бу соңгы данә, башка китерелми", "Бездә иң түбән бәяләр", "Бәяләр артачак, яңа килгән товар кыйммәтрәк булачак", "Мин үзем бу әйберне сатып алдым (киям)", "Бу әйбер сезгә тап-таман гына" дигән сүзләрне ишетми икән? Бу сүзләр уенына корылган хәйлә.

    Хәтта теләсә нинди хәйләләр турында белә торып та, һәрберебез аларга алдана, шуңа күрә үзеңне контрольдә тоту мөһим. Күбебез йогынты ясау психологиясе дигән хәйләне беләдер, ә сатучылар аны профессиональ дәрәҗәдә өй-рәнәләр.

    Артык әйбер сатып алмау һәм акчаларны янга калдыру өчен иң кулай ысул - кибеткә барыр алдыннан сатып аласы әйберләрнең исемлеген төзү, үзеңне кулда тоту һәм үзең белән зур суммалар алмау.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: