Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектауның берьюлы өч хоккей командасы җанатарларын шатландырды (ФОТО)

    Бүген "Биектау" Боз сараенда Биектау районының берьюлы өч хоккей командасы үзләренең очрашуларын уздырдылар. Регионара спорт ярышлары "Идел буе регионнары МКЦ беренчелеге" кысаларында 2005 нче елгы үсмерләрдән торган "Биектау" һәм Казан шәһәренең "Авиатор" командалары очрашты. Безнең үсмерләр көндәшләрен 3:1 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Чираттагы уенда ТР беренчелеге кысаларында 2006 нчы елгы...

    Бүген "Биектау" Боз сараенда Биектау районының берьюлы өч хоккей командасы үзләренең очрашуларын уздырдылар.
    Регионара спорт ярышлары "Идел буе регионнары МКЦ беренчелеге" кысаларында 2005 нче елгы үсмерләрдән торган "Биектау" һәм Казан шәһәренең "Авиатор" командалары очрашты. Безнең үсмерләр көндәшләрен 3:1 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.
    Чираттагы уенда ТР беренчелеге кысаларында 2006 нчы елгы үсмерләр арасында Биектауның "Биектау-06" һәм Питрәч районы командалары очрашты. Уен безнең хоккейчылар файдасына 3:2 исәбе белән тәмамланды.
    2004 елгы үсмерләр арасында узган "Биектау" һәм Лениногорск шәһәренең "Нефтяник" командалары очрашты. Безнең команда көндәшләрен 12:3 исәбе белән тар-мар итте.
    Командаларны уңышлы уеннары белән котлыйбыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: