Биектаулыларны концертка чакырабыз
Татарстанда республиканың иң мәдәни башкаласын ачыклыйлар.
«Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында концерт оештырыла. Мәдәни чара 9 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә башлана. Агымдагы елның 31нче мартыннан башлап 24ноябренә кадәр Казанның төрле мәдәният мәйданчыкларында Татарстанның һәр муниципаль районы мәдәни программа тәкъдим итә. Билгеле булганча, 2023 нче ел- милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, дип игълан ителгән иде. Бәйгедә һәр район үзенең рухи кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм ныгытуга керткән өлешен күрсәтәчәк. Программада туристлык маршрутларын презентацияләү, тарихи-мәдәни, милли ризык, кул эшләнмәләре күргәзмәләре оештыру каралган. Концертта районның үзешчән сәнгать әһелләре чыгышы да көтелә. Мәдәни чарага керү ирекле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев