Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауга иң көчлеләр җыелды (ФОТО)

Бүген районның "Биектау" спорткомплексында Гер спорты буенча СССР һәм РСФСРның спорт мастеры Таһир Биккениев истәлегенә багышланган республика ярышлары узды. Ярышларны ачу танатансында ТРның гер спорты федерациясе президенты Салават Фәтхетдинов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, данлыклы спортчының улы Илшат Биккениев катнаштылар. Ярышларны ачу танатанасында Таһир Биккениевның бюстына чәчәкләр салу да булды....

Бүген районның "Биектау" спорткомплексында Гер спорты буенча СССР һәм РСФСРның спорт мастеры Таһир Биккениев истәлегенә багышланган республика ярышлары узды.
Ярышларны ачу танатансында ТРның гер спорты федерациясе президенты Салават Фәтхетдинов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, данлыклы спортчының улы Илшат Биккениев катнаштылар. Ярышларны ачу танатанасында Таһир Биккениевның бюстына чәчәкләр салу да булды.
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин данлыклы якташыбыз истәлегәнә ел саен ярышлар уздыруның мөһимлеген әйтеп китте. Илшат Биккениев исә, турнирны ел саен көтеп алуын ассызыклады.
Салават Фәтхетдинов исә, гер спортының аз чыгымнар һәм аз җәрәхәтләр ала торган спорт төре икәнен, тик шулай да республикада әлеге спорт төре белән аз кызыксынуларын әйтеп китте. Гер спортын популярлаштыру өчен күп эш эшлисе барын әйтте.
Ярышлар берничә үлчәү категориясендә, ирләр һәм хатын-кызлар арасында узды.
Ярышларда 13 команда, барлыгы 140 кеше катнашты. Спортчылар Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан, Самара һәм Чебоксар шәһәрләреннән килгән иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев