Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектауда Мәүлид бәйрәме узачак

    Иртәгә Биектауның Үзәк мәчетендә Мәүлид бәйрәме үткәреләчәк. Мәгълүм булганча, һиҗри ай календаре буенча җиһанда 30 ноябрьдән мәртәбәле айларның берсе - Рабигүл әүвәл ае бара. Бу айның 11 нче киче аеруча изге санала. Бу төнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләм дөньяга килгән. Аллаһы Тәгалә аңа Коръән иңдергән, Җир йөзендә ислам...

    Иртәгә Биектауның Үзәк мәчетендә Мәүлид бәйрәме үткәреләчәк.
    Мәгълүм булганча, һиҗри ай календаре буенча җиһанда 30 ноябрьдән мәртәбәле айларның берсе - Рабигүл әүвәл ае бара. Бу айның 11 нче киче аеруча изге санала. Бу төнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләм дөньяга килгән. Аллаһы Тәгалә аңа Коръән иңдергән, Җир йөзендә ислам динен җәелдерергә, бәндәләрне шул дингә өндәргә боерган. Һәм бу көн Мәүлид бәйрәме, Мәүлид кичәсе дип йөртелә. Быел ул милади ай календаре буенча 11 декабрь киченә туры килә.
    Шул уңайдан, иртәгә 11 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә Биетауның Үзәк мәчетендә Мәүлид бәйрәменең тарихы һәм вәгазьләр сөйләнеләчәк. Шулай ук салаватлар әйтеләчәк.
    Район Үзәгеннән тыш, Мәүлид бәйрәме районыбызның башка мәчетләрендә узар дип көтелә. Мәсәлән, Юртыш авылында Мәүлид бәйрәмен иртәнге 9.00 сәгатьтә вәгазь сөйләп башлаячаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: