Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Узган шимбәдә Биектау районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкә, гадәттәгечә, спорт комплексы янындагы мәйданда оештырылды.  Анда авыл хуҗалыгы, күмәк фермер хуҗалыклары үзләре җитештергән продукция белән сату иттеләр. Килгән халыкны, бигрәк тә, ит, сөт эшләнмәләре, суган, бәрәңге, ярма, шикәр комы  бәяләре кызыксындырды. Ә район товар җитештерүчеләре аларны арзан бәядән сатты.

 “Халык ярминкәгә иртә таңнан йөрергә ярата, - дип билгеләп үтте сатып алучы Наталья Вәлиуллина. – Халык яшелчә, шикор комы сатып ала. Шикәр комы бәясе артык югары түгел. Кибетләрдә ул күпкә кыйммәтрәк. Безгә ул  варенье өчен кирәк. Көз көне аның бәясе дә күтәрелеп китә. Чөнки ихтыяҗ зурая. Мин үзем товарны ярминкәләрдән генә алырга яратам. Бәяләре арзанрак була”.

Биектау фермерлары бу юлы барлыгы 8 тонна арыш, бодай солы һәм башка төр ярмалар, 1 тонна ит, балык, бал, сөт эшләнмәләре алып чыккан иде. Элегрәк халык иткә чират торса, язгы ярминкәдә башкачарак күренешне күзәтергә туры килде: халык күбрәк яшелчә алырга чират торды.

Ярминкәдә тонналап яхшы сортлы симәнә бәрәңгесе дә бар иде.

“Мин ярминкәгә махсус киләм. Бәрәңге алам. Яз көне салкын баздан  чыккан бәрәңгенең үз тәме бар аның. Шул бәрәңгене яратам мин”, - дип сүзгә кушылды сатып алучы Раниль Ишморатов.

Реклама

Язгы ярминкәләрдә бакчачылар өчен җиләк-җимеш агачлары, куаклар да бар иде. Кыскасы, язгы ярминкәләр дә, көзгеләре кебек, мул продукция белән уза. Җаның теләгән товарны арзан гына бәягә алып була.

“Бәйрәмнәр алдыннан халыкка кулай булган менә шундый ярминкәләр оештырган җитәкчеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Безнең Биектау районында авыл хуҗалыгы товарлары сатыла торган базар юк. Шуңа күрә ярминкәләрне көтеп алабыз”, - ди Әминә Вәлишина.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев