Реклама
Халыкара өлкәннәр көне биектаулыларның кайберләре өчен 27 сентябрьдә Казанга - "Биектау" якташлар җәмгыяте оештырган бәйрәмгә барудан башланды. Мондый очрашу икенче тапкыр уздырылды. Район ветераннары узган ел да Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының якташыбыз, полиция генерал-майоры, якташлар җәмгыятенең вице-президенты Фоат Зиннуров җитәкчелек итә торган Казан юридик институтында кунакта булганнар иде. Ветераннарыбыз...
Халыкара өлкәннәр көне биектаулыларның кайберләре өчен 27 сентябрьдә Казанга - "Биектау" якташлар җәмгыяте оештырган бәйрәмгә барудан башланды.
Мондый очрашу икенче тапкыр уздырылды. Район ветераннары узган ел да Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының якташыбыз, полиция генерал-майоры, якташлар җәмгыятенең вице-президенты Фоат Зиннуров җитәкчелек итә торган Казан юридик институтында кунакта булганнар иде. Ветераннарыбыз быел да, уңайлы автобусларга утырып, башкалага килделәр, биредә алар өчен кызыклы экскурсия оештырылды. Болай уйлаганда һәркайсыбызның да Казанда булганы бар, андагы уңай үзгәрешләрне дә күреп-белеп торабыз. Узган елгы Универсиададан соңгылары бигрәк тә күзгә ташлана. Әмма күпләр бу көнне Казанны бөтенләй башкача итеп күрүләренә гаҗәпләнделәр. Шәһәр буйлап сәяхәт иткәннән соң, ветераннарны Казанның юридик институтына алып киттеләр. Биредә югары уку йортындагы музей экспонатлары белән танышырга мөмкин булды. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре кулланган коралларны, 1833 нче елдан башлап, алар кигән махсус киемнәрне күрдек. Институт коллективының төрле конкурслар һәм ярышларда яулаган Кубоклар, Дипломнар, Мактау грамоталарының күплегенә гаҗәпләндек.
Очрашуның рәсми өлеше уку йортының актлар залында дәвам итте. Биектаудан килгән кунакларны якташлар җәмгыятенең президенты, Татарстан Республикасының ягулык-энергетика ресурсларыннан рациональ файдалануны тәэмин итү һәм аларның сыйфаты Идарәсе начальнигы Роберт Гыйлаҗиев чын күңеленнән матур итеп котлады.
Фоат Зиннуров якташлары турында бик күп җылы, ихлас сүзләр әйтте. Ул Ямаширмә авылында Гөлфизә белән Канәфи Зиннуровларның ишле гаиләсендә туып-үскән кеше.
Якташларын әлеге очрашуны оештыручыларның берсе - Казанның энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов та котлады.
Роберт Закиров изге гамәлләрдән беркайчан да читтә калмый. Ул үзенең кече туган иле - Дөбъяз авыл җирлеге территориясендә уздырыла торган күп чараларның матди нигезен тәшкил итүче. Әлеге очрашуны оештыруга да үзеннән өлеш керткән.
Илнар Мөхлисов район хакимияте исеменнән очрашуны оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Кунаклар өчен юридик институт хезмәткәрләре һәм курсантлары көче белән әйбәт концерт оештырганнар иде. Игорь Горчаков, Искәндәр Закиров, Регина Хәйбрахманова, Энҗе Исхакова, Алмаз Мөбәрәкшин һәм башкалар тамашачыларга рус һәм татар телләрендә күңелле җырларын бүләк иттеләр.
Аннары ветераннарны институтның бәйрәм табыны әзерләнгән ашханәсенә чакырдылар. Кунаклар һәм очрашуны оештыручыларның кызыклы әңгәмәсе табын янында да дәвам итте.
Кунакка килгән биектаулылар исеменнән ветераннар советы рәисе Билал Шиһабетдинов чыгыш ясады.
Мондый игътибарлылыктан, шундый матур итеп хезмәт күрсәтүдән, сый-хөрмәттән район ветераннарының күңелләре булды, кәефләре күзгә күренеп яхшырды. Шул ук уңайлы автобуслар аларны туган йортларына - Биектауга кайтарып куйды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз