Биектау спортчылары яхшы нәтиҗә күрсәттеләр

«Биектау» спорт комплексында Татарстан Республикасы сётокан федерациясенең 30 еллыгына багышланган республика Беренчелеге һәм чемпионаты буенча ачык ярышлар узды.
Ике көн дәвамында барган ярышларда республикадан һәм якын тирәдәге өлкәләрдән килгән 300 дән артык спортчы катнашты. Мондый мәртәбәле чаралар тантаналы шартларда башланып китә. Ачу тантанасына Татарстан Республикасы Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов килгән иде. Спортчыларны Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тәбрикләде. Ул юбилей чарасын уздыру өчен нәкъ менә Биектау районын сайлаган оештыручыларга тирән рәхмәтен белдерде. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки Биектау районы сётокан спортын үстерү буенча республикада бердәнбер база булып тора. Район Башлыгы спортчыларга имин ярышлар һәм уңышлар теләде.
“Соңгы 7 елда гына да Биектау районында туып үскән спортчылар районга халыкара ярышларда яуланган 5 медаль алып кайтты”, - диде Татарстан Республикасы сётокан федерациясе президенты Айдар Зыятдинов.
Айдар Зыятдинов 7 ел инде әлеге спорт төре буенча Федерация президенты булып тора. Шул еллар дәвамында Биектау районында көнчыгышның каракаршы көрәш спорт төре буенча секциясе эшләп килә. Секциядә бүген 6 дистәдән артык кеше шөгыльләнә. Аларның күбесе халыкара ярышларда катнашып, районга төрле дәрәҗәдәге медальләр алып кайта. “Биектау” спорт комплексында барган ярышларда спортчылар яшь буенча төрле төркемнәргә бүленде. Иң беренчеләрдән булып келәмгә яшь спортчылар чыкты. Мондый ярышларда беренче генә тапкыр катнашуларына да карамастан, алар үз медальләренә тешләре-тырнаклары белән ябыштылар. Ярышлар ике көн дәвам итте. Биектаулылар шәхси беренчелектә 8 һәм команда беренчелегендә 3 медаль яуладылар.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 12:17Район үзәк хастаханәсе гадәти режимга күчте Биектау районында ковидлы пациентлар өчен ачылган госпиталь ябылды. Үзәк хастаханә гадәти эш режимына күчте. Мондый карар пандемия кимү сәбәпле кабул итеде.2300
-
26 февраль 2021 - 12:15Туган телне ярату хисе гаиләдә тәрбияләнә Шушы көннәрдә Чернышевка авылындагы китапханәдә ”Җәлил укулары” бәйгесенә йомгак ясалды.2300
-
26 февраль 2021 - 12:13“Биектау” хоккейчылары призерлар өчлегенә керделәр “Биектау” Боз сараенда беренче тапкыр 2008- 2009 нчы елгы спортчылар командалары арасында Анатолий Владимирович Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының Республика этабы финалы узды.2100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!7100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.7500
-
19 февраль 2021 - 10:54Булгач, ир-егет шундый булсын! Туган көн һәрбер кешенең гомерендә истәлекле вакыйга, ә инде 9 дистәне тутыру ул аеруча күңелле мизгел. 18 февраль көнне Кече Битаман авылында яшәүче хөрмәтле якташыбыз Мәгъсүмҗан Галимҗан улы Галимҗанов та үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Күркәм бәйрәм хөрмәтенә Мәгъсүмҗан абый туган-тумачасыннан, якыннарыннан гына түгел, Биектау районы, авыл җирлеге җитәкчелегеннән дә котлау һәм рәхмәт сүзләрен ишетте. Шушы көннәрдә пар канаты Нурания апа белән бергә матур, тигез гомер итүләренә дә 65 ел тулган. Россия Президенты Владимир Путин кул куйган Рәхмәт хатын, истәлекле бүләкләрне юбилярга район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тапшырды.6600
-
19 февраль 2021 - 10:28Узган ел катлаулы, әмма бик нәтиҗәле булды 2020 нче ел гаять катлаулы, шул ук вакытта кызыклы да булды. Биектау районында ул юбилей даталарын билгеләп үтү, үзгәрешләр һәм ныклы адымнар белән алга таба үсеш билгесе белән узды. Сайлаулар, үзара салым буенча референдумнар, инфраструктураның актив үсүе - вакыйгалар бер-берсен алыштырып кына тордылар.7000
-
19 февраль 2021 - 10:25Йомгак ясалды. Планнар билгеләнде Шәпше мәдәният йортында 2020 елга йомгак ясауга багышланган очрашу булып узды. Биредә Биектау районы Советының 6 нчы утырышы үткәрелде. Гадәттәгечә ел йомгаклары белән район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин таныштырды. Ул 2021 елга планнар турында сөйләде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТРның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.6100
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.25500
-
17 февраль 2021 - 15:40Әллә каян күренеп тора - алар хәрби хезмәткә әзер! Биектау районы мәктәп укучылары хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиадада катнашты. Спартакиада укучыларны хәрби хезмәткә әзерләү, хәрби-гамәли, техник спорт төрләрен популярлаштыру, балалар һәм үсмерләрне Россия дәүләтенең героик тарихына җәлеп итү максаты белән оештырыла. Хәрби-патриотик ярышларда белем бирү учреждениеләре командалары, шул исәптән, кадет мәктәпләре, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнаша.17900
-
17 февраль 2021 - 15:39Ветераннар картлыкка бирешмиләр Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәзерге вакытта Биектау районының Бөреле авыл җирлегендә яшәүче ветеран Минһаҗетдин Ибраһимов әле шушы көннәрдә генә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.18500
-
17 февраль 2021 - 15:37Кемгә - нәрсә, ә Инешкә автобус кирәк Гыйнвар, февраль айлары - районда халык җыеннары уздыру чоры. Елдагыча, авыл җирлеге башлыклары халык алдында хисап тота. Җыенда хакимият вәкилләре дә катнаша. Ә халык үзен борчыган сорауларны җитәкчеләргә бирә ала. Бу атнада Биектау авыл җирлегендә дә халык җыены булып узды. Инеш бистәсе халкын борчыган зур проблемаларның берсе - транспорт мәсьәләсе.18300
-
17 февраль 2021 - 15:35Әфганстан утын узганнарга – хөрмәтнең иң олысы 15 нче февральдә илебез кайгылы көн - Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 32 еллыгын билгеләп үтте. Биектау районының Усад авыл җирлегендә әлеге вакыйга хөрмәтенә берничә чара уздырылды: Әфганстан сугышында катнашучылар Юрий Федотов һәм Дмитрий Лукоянов истәлегенә ике мемориаль такта ачылды, ә Җиңү паркында гадәтләнгәнчә әфган сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.6200
-
16 март 2018 - 08:212018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир төзеләчәк
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!7100
-
26 февраль 2021 - 12:15Туган телне ярату хисе гаиләдә тәрбияләнә Шушы көннәрдә Чернышевка авылындагы китапханәдә ”Җәлил укулары” бәйгесенә йомгак ясалды.2300
-
26 февраль 2021 - 12:17Район үзәк хастаханәсе гадәти режимга күчте Биектау районында ковидлы пациентлар өчен ачылган госпиталь ябылды. Үзәк хастаханә гадәти эш режимына күчте. Мондый карар пандемия кимү сәбәпле кабул итеде.2300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Высокогорские вести
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47612 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мустафина Эльвира Анваровна
Адрес редакции: 422700, пос. ж.д.ст. Высокая Гора, ул. Школьная, д. 16
Телефон редакции: (84365) 2-36-48
Для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика