Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Биектау” сәүдә-күңел ачу комплексы тагын ябылды

    Биектау районы прокуратурасы таләбе буенча 5 катлы "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдалану тыелды. Чираттагы тикшерү нәтиҗәсе буенча менә шундый карар кабул ителде. 2015 нче елның апрелендә әлеге сәүдә үзәге ябылган иде инде. Бу юлы ябылуның да сәбәпләре шул ук. Ул чакта янгын куркынычсызлыгы һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләрен бозулар күп...

    Биектау районы прокуратурасы таләбе буенча 5 катлы "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдалану тыелды.

    Чираттагы тикшерү нәтиҗәсе буенча менә шундый карар кабул ителде. 2015 нче елның апрелендә әлеге сәүдә үзәге ябылган иде инде. Бу юлы ябылуның да сәбәпләре шул ук. Ул чакта янгын куркынычсызлыгы һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләрен бозулар күп булган иде. Кимчелекләрне бетергәннән соң сәүдә үзәге 2016 нчы елда тагын ачылды, әмма алар бөтенесе дә бетерелмәгән булып чыкты.

    Прокуратура таләбе буенча суд сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдалануны тыйды, бина пломба салып, бикләп куелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: