Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чәчүгә әзер

    Тиздән аграрийларның язгы кыр эшләре башланырга тора. Ә әлегә аңа актив әзерлек бара. Биектау районы хуҗалыкларында алдагы эшләргә багышланган махсус семинар-киңәшмәләр уза. Чират “Серп и молот” хуҗалыгына да җитте.

    Язгы кыр эшлəре башланырга күп вакыт калмады, ə Биектау районы хуҗалыклары язгы чəчүгə, уҗым культураларын эшкəртүгə керешергə инде тулысынча əзерлəр. “Серп и молот” хуҗалыгы базасында үзара җанлы сөйлəшү формасында семинар булып узды. Анда техника паркның басуга чыгарга əзерлеге, профессиональ кадрлар белəн тəэмин ителгəнлек, орлыкның җитəрлек булуы һəм минераль ашламалар алу кебек аграрийларны дулкынландырган мəсьəлəлəр турында уртага салып сөйлəштелəр. Семинарны уздыру урыны итеп нəкъ менə əлеге хуҗалыкны сайлаулары бер дə очраклы түгел. “Серп и молот” - Биектау районының иң нык хуҗалыкларыннан берсе һəм ул елның елында кыр эшлəре чорында əйдəп бара. Көчле җитəкчелек һəм хезмəткəрлəрнең зур тəҗрибəгə ия булуы н ə т и җ ə с е н д ə б и р ед ə күрсəткечлəрне югары дəрəҗəгə җиткерə алдылар. Шəпшелелəр б а рл ы к э ш л ə р г ə д ə зур җаваплылык белəн к а р ы й л а р . Я з г ы к ы р эшлəренə əзерлек тə игътибар үзəгендə булган. Чөнки хуҗалыкта ə л е г е ч о р н ы ң к ы р хезмəтчəннəре өчен иң мөһимнəрнең берсе булуын белəлəр.

    - Техника тулысынча əзер, орлык та əзерлəнгəн, калибрланган, кондициягə җ и т к е р ел г ə н . Х ə з е р кирəкле орлыкларны - кукуруз белəн рапсны гына кайтарасы калды, тиздəн алар кайтарылачак, - дип сөйлəде “Серп и молот” авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Газинур Сафин.

    Я з г ы к ы р э ш л ə р е н ə əзерлəнүгə багышланган семинар-киңəшмəлəр күптəннəн инде гадəткə керде. Аның максатлары да үзгəрми: əзерлек турында җитəкчелəр алдында исəп тоту, шулай ук хезмəттəшлəр белəн тəҗрибə урта к л а ш у. К и ң ə ш м ə г ə җыелган авыл хуҗалыгы п р е д п р и я т и е л ə р е җитəкчелəре, агрономнар, белгечлəр җанлы əңгəмəгə кушылдылар, ч ə ч ү к а м п а н и я с е н ə əзерлəнү буенча алдынгы тəҗрибə үрнəклəре белəн уртаклаштылар. Быел язгы кыр эшлəрен 57069 гектар мəйданда уздырырга кирəк булачак. Болар - иртə яздагы тукландыру да, 13100 гектарда уҗым культураларын тырмалау да, 14250 г е к т а р д а к ү п ь ел л ы к үлəннəрне тырмалау да һəм 25285 гектар мəйданда язгы чəчү дə. Алдан исəплəүлəрдəн күренгəнчə, язгы кыр эшлəренең бөтен комплексын уздыруга 370 948 500 сум акча талəп ителəчəк, шул исəптəн минераль ашламаларга 230 млн сум кирəк булачак. Шулай ук 1 гектар сөрү җиренə 20 кг исəбеннəн 1309 тонна ташламалы дизель ягулыгы бирелгəн.

    Р о с с и я а в ы л хуҗалыгы Үзəге уҗым культураларының нинди хəлдə булуын даими күзəтеп тора һəм бүгенге көнгə аларның торышы бер дə начар түгел. Басуларда карлар эреп бетеп, уҗымнарның ничек кышлавына бəя бирелгəннəн соң иртə язда əлеге культураларны азот ашламалары белəн эшкəртү зарури.

    Бүгенге көндə Биектау районы хуҗалыклары а л д ы н д а 1 ге к т а р га 70 кг йогынты ясаучы матдə туплау бурычы тора. Авыл хуҗалыгы п р ед п р и я т и ел ə р е н д ə орлык, техника, кеше ресурслары бар һəм болар барысы да һава шартлары уңай торганда барлык эшлəрне 2 атна дəвамында төгəллəү мөмкинлеге бирə.

    Б и е к т а у р а й о н ы н ы ң 1 3 а в ы л х у җ а л ы г ы бе рл ə ш м ə с е н д ə һ ə м фермер хуҗалыкларында 305 трактор, шул исəптəн 26 энергокуəтле трактор, 12 чəчү комплексы, 68 чəчү агрегаты, 132 культиватор, 78 тырмалау агрегаты катнашачак. Эш хəзер һава торышына гына бəйле.

    Табигать битарафлыкны яратмый. Язгы авыл хуҗалыгы кампаниясенең булачак уңышның нигезе икəнлеген авыл халкы бик яхшы белə. Барлык заманнарда да бу киеренке чор булды, ə быел яз да иртəрəк башланырга тора. Монысы исə кыр эшлəрен башлап җибəрү срокларын үзгəртергə мөмкин. Авыл хуҗалыгы хезмəтчəннəре алдында язгы чəчүне тиешле срогында уздыру гына түгел, эшлəрнең югары сыйфатын да тəэмин итү бурычы да тора.

    Б и е к т а у р а й о н ы н д а ашлык җитештерүгə, б ə р ə ң г е ү с т е р ү г ə өстенлек бирелə, чөнки терлекчелеккə үзебездə җитештерелгəн ашлык кирəк. Хəзер иң мөһиме - техниканы, транспорт чараларын һəм минераль ашламаларны əйбəтлəп əзерлəү. Чөнки булачак уңыш нəкъ менə шушы факторлардан тора.

    Гүзəл ГАЗИЗУЛЛИНА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: