Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районыннан яшь гаиләгә социаль түләүләр алуга сертификат тапшырылды

Логиновлар гаиләсенә фатир сатып алуга яки йорт салуга сарыф итәргә мөмкин булган социаль түләүләр алуга сертификат тапшырылды. Яшьләргә субсидияне Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов тапшырды.

- Бу сертификат күңел түрендә йөрткән хыялыбызны тормышка ашырырга тотылыр - безнең үз йортыбызны салабыз килә. Гаиләдәге һәр кешенең үз бүлмәсе, шулай ук яшелчәләр, җиләк-җимеш агачлары утыртырлык бакчабыз, мунчабыз булсын дип хыялланабыз. Без, әлбәттә, Биектау районында яшәячәкбез. Миңа хәтта бу төбәкнең атамасы - Биектау дип йөртелүе дә ошый. Бу сүзне әйтүгә үк үзеңдә ниндидер рухи күтәренкелек сизәсең. Авылы да, гомумән алганда районы да ошый, - диде Оксана.

Логиновлар Татарстан Республикасына моннан дүрт ел элек күченеп килгәннәр. Сергей тумышы белән Ленинград өлкәсеннән, ә Оксана - Марий Эл Республикасыннан. Матди ярдәм алу мөмкинлеге турында телевизордан караган тапшырудан белгәннәр.

- Тапшыруны карауга ук катнашырга кирәк дигән карарга килдек. Яхшылап уйлаштык - сөйләштек тә: “Бәлки безгә барысы да уңай туры килер”, - дип өметләндек. Һәм өметебез акланды, - диделәр ирле-хатынлы Логиновлар.

Иң кыены кирәкле документларны туплау булган. Моңа өч еллап вакыт киткән. Гариза биргәндә ярдәмгә мохтаҗ булуыңны раслау бик мөһим. Мәсәлән, закон нигезендә гаиләнең торак бинада пропискада булган һәр кешесенә кимендә 18 кв.метр торак мәйдан туры килергә тиеш. Логиновлар гариза белән Биектау районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать иткәннәр. Аннары, субсидиягә сертификат алу өчен, кирәкле документларны җыйганнар. Менә хәзер тиздән алар хыялларында йөрткән йортны сала башлаячаклар. “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы торак бәясенең 35 проценты күләмендә кире кайтарып бирергә кирәк булмаган финанс ярдәме алырга булыша. Бу Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2006 нчы елдан бирле тормышка ашырыла торган федераль программасы. Ул бөтен ил күләмендә, шулай ук Татарстан Республикасында да гамәлгә ашырыла. Россиядә субсидияне 8 мең кеше алган инде.

Реклама

Сертификатны 28 нче февральгә кадәр тапшыру һәр муниципалитет өчен мәҗбүри шарт булып тора. Шулай булгач, Татарстанның 22 районыннан 50 яшь гаилә озак көтелгән сертификатны алу шатлыгына иреште, дип әйтсәк тә була. Балалары Максим һәм Милана белән бергә Оксана һәм Сергей Логиновлар да шушындый бәхеткә ирешүчеләр арасында.

Яшь гаиләләр сертификатны нәрсәгә сарыф итәчәген үзләре хәл итә алалар. Әйтик, бу икенчел торак булырмы, әллә беренчелме. Алар йорт сала башларлармы, әллә фатир сатып алырлармы. Сертификат ярдәмендә алар ипотеканы да каплый алалар. Әмма биредә моңа кадәр түгел, ә бәлки программада катнашучы сыйфатында исәпкә кертелгәннән соң алынганын истә тотарга кирәк. Ә инде гамәлдә булганын каплап булмаячак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев